Апрель җәе: һава торышындагы үзгәрешләргә ничек әзер булырга?

Җәйге киемнәрегезне әзерләгез – урамда июньдәге кебек һава торышы көтелә. Синоптиклар әйтүенчә, безгә Төркиядән җылы килә. Атна ахырында урыны белән хәтта 25 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр. Тик суыклар майда әйләнеп кайтырга мөмкин. Һава үзгәрешләренә ничек әзер булырга?

Табигать шаккатыруын дәвам итә. Апрель җәйне дә күрсәтмәкче әнә. Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә караганда, Россия төбәкләренә, шул исәптән Татарстанга да, Урта диңгез буеннан җылы һава торышы килә башлады. Атна уртасында термометр баганасы +20 градус җылы күрсәтсә, атна ахырында ул +25 градуска кадәр менеп җитәргә мөмкин, дип фаразлаганнар. «Бу – уртача нормадан 6–8 градуска югарырак, – дип белдергән Роман Вильфанд. – Җылытуга ике күренеш сәбәпче: беренчедән, җылы һава массалары килсә, икенчедән, болытлар аз булганлыктан, кояш энергиясе тагын да тизрәк үтеп керә».

Татарстан Гидрометеоүзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, атна уртасында республикада +19...+20 градуска кадәр җылытачак, явым-төшемнәр көтелми. Яңгыр җомга көнне яварга мөмкин. Ә ялларда коры, эссе һава торышы көтелә, дип фаразлаганнар. Априюнь, кыскасы.

Көннәр җылына икән – торбалар суыначак. Республикада ягу сезоны тәмамлана. Казан мэриясе хәбәр итүенчә, башкала халкы дүшәмбе – 21 апрельдә җиңел сулап куячак. Югыйсә соңгы арада социаль челтәрләрдә «фатирда бик эссе, урамны җылытабыз» ише хәбәрләр күбәйде. Казан башкарма комитетының ТКХ комитеты җитәкчесе Василий Лысачкин искә төшергәнчә, җылы бирүне уртача һава температурасы биш көн дәвамында 8 градустан югары булганда туктаталар. «Былтыр башкалада ягу сезоны 20 апрельдә төгәлләнде. Быел ул 21 апрельгә билгеләнгән. Аннары җылылык челтәрләрен тикшерергә тотынабыз, соңгысы гадәттәгечә кайнар суны сүндерүгә бәйле», – дигән ул. Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов әйтүенчә, автокалада җылылык сезонын төгәлләү эшенә якынча 21–22 апрельдә керешәчәкләр. Тик халыкка барыбер ярап булмый. Казан халкыннан: «Былтыр җылыны иртә сүндерделәр дә, майда кар яугач, таш дивар эчендә катып утырдык. Бәлки, бераз көтәргәдер», – дигән тәкъдимнәр яңгырый башлады инде.

Ә менә машина йөртүчеләргә көтүдән файда юк. Рульдәгеләргә бу атнада ук кышкы тәгәрмәчне җәйгесенә алмаштырырга киңәш иткәннәр. «Куркынычсызлык таләпләре нигезендә, кышкы тәгәрмәчне җәйгесенә һава температурасы төнлә биш көн дәвамында +5..+7 градустан югары булганда алмаштырырга кирәк. Урамда көндез дә, төнлә дә җылы. Төнлә бераз суытып җибәрсә дә, кояш үзенекен итә. Шуңа күрә рульдәгеләргә яз җитте», – дигән Роман Вильфанд.

Бакчачыларга гына ашыкмаска киңәш итәләр.

– Без суган-сарымсакны көздән утыртып калдырабыз, кишер чәчмәгән әле, иртәрәк, – ди Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә яшәүче Гөлфинә Хәйруллина. – Күршеләр мәш килеп түтәлдә казына инде. Кеше куян куа диеп, редиска, петрушка төрттем. Алар кыска вакытлы –4 градуска кадәр салкыннарга чыдам. Былтыргы кебек майда кар яварга да мөмкин бит. Хәтерләсәгез, узган ел җимеш агачлары бик зур зыян күрде. Мин бакчадагы алмагач-чияләрне су сибеп кенә саклап калдым. Күпчелек аларны болай саклап калырга мөмкин булуын белми дә әле. Кырау төшәр алдыннан һәр агачка – 5–7, һәр куакка 1–2 чиләк су сибәргә кирәк. Чөнки дымлы туфрак акрынрак суына.

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, май быел да үсемлекләрне өшетергә мөмкин. «Бик күп еллар дәвамында күзәтүләр алып барам, мондый хәлне күргәнем юк иде. Болай булырга тиеш тә түгел. Апрельдә мондый җылы һава торышы – гайре табигый хәл, – ди ул. – Быел җылы көннәр мартта ук башланды. Март җылы булгач, апрель бераз салкынча булыр дигән идем. Ай башында бераз суытты, әмма апрельнең икенче яртысы җәйгечә булачак, диләр. Шуңа күрә майда кырау төшү куркынычы зур. Минем күзәтүләр буенча, язның соңгы ае коры булырга тиеш.  Быел кар да күп яумады, яңгырлар да аз. Май коры булса, авыл хуҗалыгы өчен бик начар. Июньнең беренче яртысында яңгырлар яварга тиеш үзе. Тик иң кирәкле чагы майда бит аның. Моңарчы җәй – көзгә, көз кышка кереп бара иде. Быел киресенчә: яз кышка керде, җәй – язга. Ә туфрак өлгермәгән әле. Бүген бакчага чыккан идек. Дым юклыктанмы, туфрак таралып тора, тик җылы кермәгән».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре