Бу авылда яшьләр кала, йортлар салалар. Урам тутырып бала-чага чабыша. Халкы бердәм һәм тырыш. Кайчандыр бик кечкенә генә булган авылда бүген 40 хуҗалык бар. Соңгы биш елда җиде йорт салып чыкканнар. Арча районындагы Алан авылының өметле киләчәгенең сере нидә?
Өметле авыл
Авылга кергәндә үк матур гына бер күл бар, ярларын ап-ак казлар сырып алган. Аланда каз асрамаган кеше юк икән. Шунда ук бала-чагалар балык тота. Хәзер авыл баласының авызыннан да русча сүз ишетелә. Рәвешен китереп, без дә русчалатып кына эндәшкән идек. Ә алар бик матур итеп татарча сәлам бирделәр. Сорауларны да рәхәт, тәмле итеп үзебезчә җавапладылар. Болары да күңелгә сары май булып ятты. Авылда хәзер анысы да тансык бит.
Алан – борынгы авыл түгел, өч елдан 100 еллыгын каршылый икән. 40 хуҗалыклы авылда 146 кеше яши. Мәчетләре, клублары, башлангыч мәктәбе, ФАПлары бар. Йортлары таза, төзек. Шуларның җидесен соңгы биш елда гына салып чыкканнар. Өметсез авылда кем төпләнеп калсын инде?! Күршедәге Симеткә Аланнан башлангычны тәмамлаган тугыз бала йөреп укуын һәм авылда әле мәктәп яшенә җитмәгән унбишләп бала булуын әйтсәк, киләчәге чыннан да өметле күренә.
– Алан элек бик кечкенә авыл иде. Шунда өйләр салып, яшьләр калып, авыл зурайды. Һәм ул тагын да үсәчәк әле, киләчәге бар, чөнки анда яшьләр күп кала, – ди Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Моңа кадәр юлы бик начар, кереп-чыгып йөри торган түгел иде. Шулай булса да, яшьләр чыгып китмәде. Артыннан йөри торгач, ике ел элек асфальт юллы да булды үзләре. Җирлек башлыгы булып эшли башлавыма – 20 ел. Беренче тапкыр анда клуб ачарга менгәч, балаларның күплегенә шаклар каттым. Җитмәсә, барысы да чая, кояшта кап-кара булып кызынганнар. Алан дигәч, гел шул беренче вакыттагы кичерешләр күз алдында тора. Балалар бакчасына алты авылдан 24 сабый йөри. Кызганыч, Аланнан килүчеләргә урыннар җиткерә алмыйбыз. Үзләрендә бакча кирәк. Әлегә программаларга кереп бетеп булмый.
Шунысы сөендерә: авылда яшьләр дә, яңа йортлар да шактый.
– Берара Татарстанда программалар яхшы эшләп алды. Күп йортлар шул вакытта сафка басты. Соңгы елларда «Торак арендасы» дигән программа кергән иде. Аның нигезендә Югары Курса авылында өч йорт салдык. Ул программа бүген дә эшли, шуңа эләгергә теләгән өч гаилә дә бар. Тик алар өчен генә йорт салырга дип, төзүчеләр авылга килмиләр. Бу да авылның үсешенә аяк чала, дигән сүз. Яшьләр авылда калсын өчен йортлар салырга булышырга кирәк. Авылда калган кеше малын асрый, эшен булдыра, авыл тормышында катнаша. Хәзер бөтен кешедә машина бар. Каядыр барып эшләсәләр дә, торыр урыннары – Аланда. Ә авылда торгач, барыбер авыл аңа якын була инде. Мин авыллар үсүенә бик сөенәм. Буш йортлар да бик аз. Әлегә авылга башка милләт кешеләренең дә килеп урнашканы юк, – ди Рәмзия Вафина.
Авылда яшәүчеләрнең бердәм, бер-берсенә ярдәмчел, күмәк эшләрне «эх» дип әйткәнче эшләүләрен дә мактап сөйләде җирлек башлыгы.
– Мулла абзый: «Әйдәгез, егетләр, бүген зиратны чистартып алыйк», – дип әйтә икән, бер кеше дә калмый, барысы да дәррәү кубып зиратка төшә. Минем гозерләремне дә читкә какмыйлар. Берәр эш эшләп алыйк әле, диюгә, билгеләнгән сәгатькә җыелалар. Хатын-кызлары да бик бердәм аларның, эшкә дә бик булган. Әйтәләр дә, эшлиләр дә, – диде Рәмзия ханым.
Авылның абыстае, хөрмәтле кешесе Нурфия Шакирова авылда элек-электән җирне, авылны яраткан тырыш һәм бердәм халык яшәвен әйтте.
– Бер чорда яшьләрнең барысы да авылдан китте. Шуннан үзгәрешләр башланды да, барысы да авылга кайтты. Шул вакытта авыл да тернәкләнеп китте, яшь гаиләләр, балалар күбәйде. Безнең буын ким дигәндә өчәр бала алып кайтты. 1950–1960 нчы елларда колхозларны эреләндерү чорында, безнең авылны бетереп, башка бер урынга кушмакчы булганнар. Шунда авылдашыбыз Котдус абый җитәкчелегендә бер төркем ир-атлар каршы чыгып, мәктәпне саклап калганнар. Мәктәп калгач, авыл яшәгән. Хәзер дә балаларның күп булуы сөендерә, – диде ул. – Симеткә төшкән балалар турында мәктәп директоры да: «Алан балалары икенче төрле. Аларның сулары башка, ахрысы», – дип әйтә торган иде. Безнең җир дә, табигать тә үзенә тартып торадыр, күрәсең.
Нигез җылысы
Әнә шундый тырыш, матур гаиләләрнең берничәсе белән без дә таныштык. Ләйлә һәм Миңнехәй Сафиуллиннар уллары Надыйр, киленнәре Илфира, оныклары Зәмирә, Фирүзә һәм Зәринә белән бергә яши. Төпчекләре Зөлфәт тә әлегә төп йортта яши. Йорт салсалар да, әлегә башка чыгарга ашыкмый.
– Без икебез дә шушы авылныкылар. Колхозда эшләмәгән эш калмады. Тракторын да йөрттем, терлекче дә, оператор да булдым, көтүен дә көтәргә туры килде. Яшь вакытта авылдан китеп караган идем дә, әти ялгыз калгач, кабат кайтып, йортны, нигезне карадым, – ди Миңнехәй абый.
Өлкәннәр 34 ел яшәп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Утызлап баш мал тоталар, җиде сыер асрыйлар. Җирләре, техникалары бар. Хуҗалыкны алып бару күбрәк Надыйр өстендә. «Авылда калу иң беренче чиратта иремнең теләге иде. Мин дә каршы килмәдем, – ди хатыны Илфира. – Авыл кызы бит инде мин. Авыл тормышы ят түгел. Монда тыныч, рәхәт. Кызлар башлангыч мәктәпне үзебезнең авылда тәмамлый, күрше авылларга йөреп укый».
Зөлфәтләре «Курса МТС» хуҗалыгында бригадир булып эшли. «Казан шау-шуы ошамады миңа, авылдагы тынычлыкны сагынып кайттым. Сыйныфташ кызлар башка җирләргә кияүгә чыгып, таралышып беттеләр. Ике егет авылда калдык», – ди ул.
– Балаларны үз яныбыздан җибәрәсе килмәде шул. Без мәңгелеккә килмәгән, нигезне кемгә калдырыйк? Шуңа күрә Надыйр белән килен безнең янда калды, – дип сүзгә кушылды Ләйлә апа.
Килен-каенана темасы килеп чыккач, Рәмзия апа да үз фикерен әйтми калмады.
– Мин гомер буе кеше арасында булдым. Һәркемнең тормышы – күз алдында. Аерылышучылар да күп. Бу уңайдан менә нәрсә дим. Мин 33 ел каенана белән яшәдем. Яшь гаиләләрнең барысын да каенана-каената белән яшәтер идем, – ди ул. – Яшьләр хәзер артык рәхәткә чыкты. Алар бер-берсен тыңлый, ишетә, бер-берсенә буйсынып яши белми. Менә шундый баш бирәсе килмәгән вакытта: «Балам, чү әле», – дип әйтеп, итәк-чабуыннан тартып куяр өчен я әти, я әни кирәк. Әни-каенана безне гел шулай тигезләп торды.
«Күңелле яшибез»
Элек авылда балта осталары күп булган. Хәзер дә күпчелек яшьләр төзелеш белән шөгыльләнә. Авылда ташчы, эретеп ябыштыручылар да күп. Алар халыкка йортлар сала, төзекләндерә, матурлыйлар. Гөлчәчәк һәм Рамил Галиевларның да ике уллары авылда калган. Икесе дә эретеп ябыштыручы булып эшли. Моңа кадәр өч буын бер йортта яшәгән. Ике ай элек әниләре, әбиләре Тәслимә апаны бакыйлыкка озатканнар.
– 18 яшьтә шушы авылга килен булып төшкән идем. Башта каената белән яшәдек, ул вафат булганга 10 ел булды. Әниебез киткәнгә ике ай тула. Бик сагынабыз үзен, ул безгә җитми. Түр башында гына утырса да, безгә бик зур иптәш иде әле. Хәзер эшкә дә ишеккә йозак элеп чыгып китәм. Кечкенә малайны да укудан каршы ала торган иде, – ди Гөлчәчәк апа.
Ул үзе гомер буе фермада бозаулар карый. Рамил абый исә механизатор. Без килгәндә дә урып-җыюда иде. Терлекләр тотып, бик тырышып гомер итүче гаилә. Ике улларына да үз тырышлыклары белән йорт салуларын белгәч, тагын да ныграк сокландык. Өлкәннәре күрше авылда яши икән. Икенче уллары да быел яңа нигезгә күчәргә әзерләнә.
– Олы улыбызның Казанда укуын теләгән идек. «Укыган кеше дә шул җирдән йөри, мин дә шул юлдан йөрим», – дип калды. Кечкенәсе Рәзил дә әлегә үз яныбызда. Раил белән Рәдиф бик тырыш булды. Бабай да тырыш булган, әтиләре, абыйлары да уңган-булганнар. Малайларның гел шулар янында йөрүләре дә йогынты ясагандыр. Беркемнән ярдәм сорамыйча, йортны бары тик үз тырышлыгыбыз белән салып чыктык. Башта бер йорт, аннан соң икенчесен җиткездек, – диде Гөлчәчәк апа.
Киленнәре Инзилә әлегә декрет ялында. Бер-бер артлы баһадир егетләр алып кайткан. Ул да авылда яшь әниләрнең күп булуын әйтте.
– Безнең авыл шәһәр кебек. Кичләрен яшь әниләр һәм бәбиләр белән гөр килеп тора. Урам утлары яна, яп-якты, юлларга асфальт түшәлгән. Бер тирәдә берничә әни бәби алып кайттык. Гаиләләр белән йөрешә торган дусларыбыз да бар авылда. Шуңа күрә бер дә күңелсез түгел, – диде Инзилә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез