Әрдоганнан ярдәм көтеп

Шәрм-әл-Шәйх саммитында Трамп Әрдоган адресына мул комплиментлар яудырды, төрек армиясен мактады. Кара һәм Урта диңгезләр арасында урнашкан держава лидерын ул Вашинтонга очканда самолет бортында да искә алды әле: Украина конфликтын көйләүдә дә булышыр, дигән өмет белдерде.

Әнкараның дөньякүләм державалар рәтенә басу омтылышы көчле, билгеле. Куәте Кытай һәм АКШныкы кадәр үк булмаса да, геосәясәттә тоткан урыны, бер чиктән икенчесенә ташланмыйча тотрыклы уртачыл сәясәт алып баруы белән, чынлап та, Әрдоган Төркиясе хәлиткеч әһәмияткә ия булган уенчы урынын дәгъвалый. Россия өчен дә бу дәүләт – мөһим патнер. Кремль Әнкара белән мөнәсәбәтләрне кискенләштерүдән һәрвакыт саклана, чөнки, бердән, Мәскәү өчен әһәмиятле Якын Көнчыгыш мәйданында төрек йогынтысы көчле, икенчедән, Төркия – Россия өчен мөһим сәүдә партнеры. Төрекләрнең хәрби техника өлкәсендә инновацияләр лидерына әверелеп баруын да онытырга ярамый. Килеп туган вазгыятьтә болар барысы да хәлиткеч әһәмияткә ия.

Төркия бүген Россия газын сатып алу буенча – икенче урында, нефтен импортлауда – өченче-дүртенче урыннарда, нефть продуктларын куллануда беренче урында тора. Вашинтонның Төркиягә бәйле үз мәнфәгатьләре бар һәм ул мәнфәгатьләр Россиянеке белән кисешә. Трамп төрек углеводородлар базарын Мәскәүдән тартып алырга тели. Әнкарага санкцияләр белән тышауланган Мәскәүдән кара алтынны зур дисконт белән сатып алу, арзан нефть продуктларын файдалану отышлы. Соңгысын ул төньяк күршесеннән сатып алып кына калмый, бәя өстәп, Евросоюз базарына да озата. Шуңа күрә төрекләр беркайчан да Мәскәү инициативаларына кискен каршы чыкмады: Кремль сумнарга сәүдә итәргә тели икән, «рәхим ит» дип кенә торды. Бер уңайдан үзләре өчен мул ташламалар таләп итәргә дә онытмадылар, билгеле.

Төрек базарын Вашингтон кулына бирү Россия өчен бик начар нәтиҗәләргә китерер иде. Бу экспортның кимүе белән генә түгел, башка базарларга чималны зуррак дисконт белән, ягъни бәяне тагын да төшереп сатарга туры килү белән дә яный. «Томагавк»ларга караганда да зуррак зыян салырга ихтимал. Россия белгечләре фикеренчә, Төркия Россия углеводородларыннан баш тартмас, әмма 2026 ел ахырына сатып алуны нык киметер.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре