Арттыру түгел. Төп ставканың үзгәрүеннән нәрсә көтәргә?

Кредит алырга теләүчеләр оттырса, банк кертеме ачарга теләүчеләр отачак. Белгечләр Үзәк банк тарафыннан төп ставканы 18 процентка кадәр күтәрүнең гади халыкка тәэсирен шулай дип бәяли. Таякның ике башы булган кебек, ставка артуның да ике очы бар, ди алар. Автомобиль сатучылар исә хафада: быел көзгә машина бәяләре 200 мең сумга кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Алда безне ни көтә?

Көтелмәгән хәл түгел: узган атна ахырында Россия Үзәк банкы төп ставканы 18 процентка кадәр күтәрде. Финанс базарының төп күрсәткече соңгы тапкыр узган елның декабрендә арткан иде һәм ярты елдан да күбрәк вакыт 16 процент дәрәҗәсендә сакланды. Тик бәяләр үсеше генә бер урында тормый. Әйтүләренә караганда, июль аенда еллык инфляция 8,6 проценттан 9 процентка кадәр җиткән (ул 6,5–7 процент дәрәҗәсендә фаразлана. – Ред.). Шуңа күрә Үзәк банк, вазгыятьне үзгәртү өчен, ставканы күтәрә дә инде. Гади тел белән әйтсәк, төп ставка ул – кредит оешмаларының Үзәк банктан бурычка акча алып торырга мөмкинлек бирә торган процент ставкасы. Бу очракта ул 18не тәшкил итә. Кредит оешмасы исә аны оешмалар һәм гади халыкка үз проценты, аңлашыла ки, зуррак процент белән бирә. Мондый «акча уены» нәтиҗәсендә, ил эчендә икътисадый үсеш күрсәткечләре кимесә дә, инфляция акрыная. «Әгәр таләп ителсә, төп ставканы тагын да арттыру ихтималы бар», – дип тә кисәткән Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина. Алга китеп булса да әйтик, чираттагы утырыш сентябрьгә билгеләнгән.

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин сүзләренә караганда, төп ставка артуның уңай  да, тискәре яклары да бар.

– Үзәк банкның төп ставканы күтәрүе депозитлар буенча шартларны яхшыртачак, ягъни кертемнәрнең процентлары үсәчәк, – ди белгеч. – Хәзерге шартларда кыска вакытка, мәсәлән, өч, алты айга салынган банк кертемнәре отышлы. Халык кулдагы акчасын туздырмасын, исәп-хисап счетына салып куйсын өчен эшләнә бу.

Илдус Сафиуллин фикеренчә, әле кайчан гына илдә яшәүчеләр арасында кулдагы акчасын тиененә кадәр туздырып баручылар күп булса, алга таба мая туплаучылар саны артачак.

– Бәяләр төшмәячәк. Үзәк банкның максаты да ул түгел. Алар бары тик бәяләр үсешен тоткарларга тели. Шуңа күрә хәзер зур сатып-алуларны кичектереп торырга киңәш ителә. Бу очракта акчаны банкка салып кую күбрәк табыш китерәчәк, – ди икътисад белгече.

Кредит оешмалары тәкъдимнәрен «ВТ» хәбәрчесе дә белеште. Банкларның берсендә, мәсәлән, өч айлык кертем өчен 17,6 процент табыш вәгъдә итәләр. Күбрәк акча салган саен, процент та арта.

Иминият суммасы турында да искә төшерде Илдус Сафиуллин. «Гадәттән тыш хәл чыккан очракта, 1,4 миллион сум акча гына кире кайта. Күбрәк акча була торып, аны кретем буларак сакларга телисез икән, төрле банкларга бүлеп салырга кирәк», – диде белгеч.

Башкаладагы милек агентлыкларының берсендә милеккә инвестицияләр буенча киңәшче Татьяна Козодерова сүзләренә караганда, төп ставканың артуы торак базарына әллә ни тәэсир итмәячәк.

– Ипотека буенча кредит ставкалары болай да югары. Безгә Үзәк банк керткән үзгәрешләрдән бигрәк, ташламалы программаның шартлары үзгәрү күбрәк тәэсир итте. Шуңа күрә кредит оешмалары төп ставка артканчы ук алдан аяк киенде. Бүген икенчел торак базарында ипотека ставкасы 22 проценттан да артып китә, – ди ул.

Яңа кредитлар да кыйммәтләнәчәк, әлбәттә. «Тик элек алган кредитлар өчен борчыласы юк, – ди Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов. – Алар закон белән якланган. Үзгәрешләр булган очракта, физик затларның гамәлдәге кредитлары ставкасын үзгәртмәсәк дигән закон бар. Хәзерге үзгәрешләр исә кредиттан файдалану мөмкинлеген, гомумән дә, халыкның сатып алу сәләтен киметәчәк».

Машина сатып алуны да кичектереп торырга туры килер, ахры. Белгечләр, бу көздә автомобиль бәяләре 200 мең сумга кадәр кыйммәтләнергә мөмкин, дип кисәтә. Башкаладагы автомобиль салоннарының берсендә эшләүче Ринат Гыйниятуллин сүзләренә караганда, бүген күпчелек машинаны кредитка сатып ала. «Автокредит та арта икән, димәк, сатып алучылар саны кимеячәк», – дип борчыла ул. Хезмәткәрләрне кисәтеп тә куйганнар: гадәттә, машина бәяләре көз көне сизелерлек арта, соңгы үзгәрешләр аркасында быел ул кесәгә тагын да ныграк сугарга мөмкин.

Соңгы ун елда төп ставка ничек үзгәргән?

2014 ел, декабрь – 17%

2018 ел, март – 7,75%

2020 ел, июль – 4,25%

2022 ел, февраль – 20%

2023 ел, сентябрь – 7,5%

2024 ел, июль – 18%

Үзәк банк мәгълүматлары

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре