Ашаган белми, эшләгән белә

Берәүләр өйдә токмач баса, икенчеләр исә таксист булып йөри. Быел илдә төп эшләреннән кала, өстәмә акча эшләүчеләр саны 30 процентка арткан. Белгечләр әйтүенчә, халык шул рәвешле матди хәлен азмы-күпме кайгыртырга тырыша. «ВТ» хәбәрчесе буш вакытларында акча эшләүчеләрнең хәлен белеште.

Ләйсән Хәкимова башкаладагы мәктәпләрнең берсендә математика һәм информатика укытучысы булып эшли. Балаларга белем бирүдән тыш, ялларда чүпрәсез ипи пешереп сата ул.

– Фатирыбыз да, мин йөри торган машина да – кредитта. Ике балабыз бар. Гаиләдә акчаның җитәсе юк. Шуңа күрә буш вакытымда бөртекле оннан чүпрәсез ипи пешереп сатам. Хуҗабикәләр өчен моның әллә ни кыенлыгы юк. Хәзер күпчелек сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Шуңа күрә мин пешергән ризыкка ихтыяҗ зур. Бер түгәрәк ипи 350–400 сум тора. Атнасына сигез-унны пешергән чаклар да бар. Икмәк өчен иң элек оеткы әзерлим. Аны алты көн дәвамында көн саен берүк вакытта «ашатырга», ягъни он һәм су өстәп торырга кирәк. Оеткыны җылы, караңгы урында саклыйм. Ул анда үсә, кабара. Җиденче көндә шул оеткыдан ипи басам. Аның исе бөтен фатирга тарала. Камыр ризыгын җылы килеш алып бетерәләр. Икмәкне багет кебек юка, озынча итеп тә пешерәм, анысының бәясе 250 сумнан башлана, – ди Ләйсән Хәкимова.

SuperJob порталы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, илдә яшәүчеләрнең 30 процентының өстәмә эш урыны бар. «Бер генә урында эшләү белән чикләнмим», – дип җавап бирүчеләрнең 22 проценты өчен бу өстәмә керем чыганагы булып тора. Ә калганнар өстәмә эш урынына тагын да зуррак өметләр баглап, киләчәктә әнә шул хезмәт юлыннан китмәкче. Болай фикер йөртүчеләр арасында хәзерге эш урыныннан риза булмаучылар да, өйдә эшләү яки үз вакытыңа үзең хуҗа булып йөрү күбрәк ошый, дип әйтүчеләр дә җитәрлек. Өстәмә эш башкаручылар төзелеш, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү һәм белем бирү тармакларында күбрәк икән. Мондый эшкә атнасына уртача ун сәгать вакыт китә. Ул гаилә кеременең 30 процентына кадәр табыш китерә. Өстәмә эшне 40 яшькә кадәргеләр һәм хатын-кызлар күбрәк эзли. Чагыштыру өчен: узган ел башында берьюлы берничә эштә тир түгүчеләр 20 процентка да тулмаган.

Өстәмә эш эзләүчеләр арасында хатын-кызлар күбрәк булуына гаҗәпләнәсе юк, ди психолог Венера Касыймова.

– Пешерү, тегү, бала карау дисеңме, өстәмә керем чыганагы була алырлык эшләрнең күбесе нәкъ менә гүзәл затларга туры килә. Хатын-кызларга даими эш урыны табу да кыенрак. Ирләр белән чагыштырганда, алар азрак хезмәт хакы алып эшли. Шуңа күрә өстәмә эшкә тизрәк ризалашалар, – ди белгеч.

Белдерүләр сайтларының берсенә кереп, өйдә баскан токмач эзләп карадык. Казанда гына да утыздан артык игълан чыкты. Токмачны авыл йомыркасы һәм югары сортлы оннан гына басалар әнә. Бер кило токмач бәясе уртача 500 сумнан башлана. Гүзәл затлар бер-берсен уздырып эшли. Мәсәлән, балаларга укроп суы кушылган яшел токмач яки аллергиядән интегүчеләргә бүдәнә йомыркасыннан әзерләнгән токмач та сайлап алырга мөмкин.

Лаешта яшәүче Динар Сафин буш вакытларында такси хезмәтендә эшли. Яңа машина да сатып алырга туры килгән хәтта.

– Хатыным кечкенә бала белән өйдә утыра, – ди ул. – Өч кеше өчен берүзем эшлим. Төп эш урыным документ эшенә бәйле. Рульдә йөргәндә башны да ял иттерәм бераз. Таксида ял көннәрендә һәм кичләрен йөрим. Акчасы күпме эшләүгә бәйле, әлбәттә. Ял көннәрендә, мәсәлән, ярты көн эшләсәм, кесәгә 4–5 мең сум акча керә. Заказларны кесә телефонындагы кушымта аша кабул итәм. Әле былтыр гына эш өчен үзебездә җитештерелгән яңа машина сатып алдым. Кушымтада яңа автомобильләрнең рейтингы зуррак, ягъни сиңа кыйммәтлерәк заказлар күбрәк килә. Атнага 120 заказ үтәргә кирәк. Планны тутырсаң, ике мең сум тирәсе акча өстәп түлиләр. Такси хуҗалары үзмәшгуль буларак теркәлергә дә тәкъдим итә. Таксида йөрүчеләр арасында андыйлар күп. Тик бу хакта ныклап уйлаганым юк әле.

«Работа.ру» сервисы генераль директоры урынбасары Александр Ветерков фикеренчә, үзмәшгульлек гамәлгә керү өстәмә эшкә бәйле кызыксынуны арттырды. Өстәвенә һөнәри керемгә салым түләүчеләр хәзер берьюлы берничә хезмәт башкарулары турында курыкмыйча әйтә ала. Билгеле булганча, үзмәшгульләргә махсус кагыйдәләр илнең берничә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда 2019 елдан бирле гамәлдә. Керемгә салым күләме 4 яки 6 процент тәшкил итә. 2022 ел азагына алынган мәгълүматларга караганда, республикада 230 мең үзмәшгуль теркәлгән. Программа эшли башлаганнан бирле алар 73 миллиард сумга якын керем алган.

Ирекле баштан беркем дә салым йөген тартырга керешми, билгеле. Икътисад белгече Илдус Сафиуллин сүзләренә караганда, халыкның кесә ягы такырая. Шуңа күрә халык матди хәлен азмы-күпме яхшыртырга тырыша.

– Узган ел ахырында илнең 70тән артык төбәгендә халыкның реаль керем дәрәҗәсе кимү күзәтелде. Хәзер әлеге күрсәткеч уртача 3 процент чамасы тәшкил итә. Моңа аптырыйсы да юк, былтыр яз көне бәяләр, шул исәптән азык-төлекнеке дә кискен кыйммәтләнде. Ә хезмәт хаклары шул ук. Илдә эшсезлек дәрәҗәсе дә кимеми. Шуңа күрә илдә яшәүчеләр, бигрәк тә яшьләр һәм яшь гаиләләр берничә урында эшләргә мәҗбүр.

Эльвира Вәлиева

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре