Газетага язылу

Ашказаны асты бизе таркала: табиб ашаганнан соң пәйда булган хәтәр билгене атап үткән

Мәгълүм булганча, ашказаны асты бизе, аксым, май һәм углеводларны эшкәртү өчен ферментлар, шулай ук инсулин эшләп чыгара. Зыян килсә, биз үзен-үзе «эшкәртә» башлый.

Гастроэнтеролог һәм эндокринолог Диләрә Лебедева үзенең телеграм-каналында аңлатып үткәнчә, ферментлар кайвакыт (мәсәлән, бик майлы ашаганда, үт бүленеп чыгудан көйсезлекләр барлыкка килгәндә) вакытыннан алда – эчәклеккә эләккәнче үк эшен башлый.

«Ашказаны асты бизенең ферментлары бик көчле. Аларны вакытында туктатмасаң, бизнең тукымалары үлә, таркала башлый», – дип кисәткән табиб.

Белгеч мондый очракта организмда пәйда булган хәтәр билгеләрне аңлатып үткән. Гадәттә ашказаны асты бизе нык ялкынсынганда, кабыргалар астында, җилкәдә, корсакның өске өлешендә берьюлы бик нык авырту барлыкка килә. Авырту ашаганнан соң берәр сәгать узгач башлана. Башка билгеләре дә бар. Болар – нык укшыту, ризыкны күралмау дәрәҗәсенә җитү, эч күперү, хәлсезлек, калтырату, тән температурасы күтәрелү, кан басымы төшү.

«Үзеннән-үзе уза торган авыру түгел бу. Мондый билгеләр пәйда булса, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип язган гастроэнтеролог.

Белгеч искәртеп үткәнчә, ашказаны асты бизенә зыян килгәндә, бөтен организмда көйсезлекләр башлана. Шикәр чире, йөрәк-кан тамыры авырулары, инфаркт, хроник алҗу барлыкка килә.
Табиб аңлатып үткәнчә, туклану ритмын сакларга (вакытында ашарга, күп ашамаска, кабаланып ашамаска), ашказаны асты бизен саклау (майлы авыр ризыкларны азрак ашарга), вакытында ял итү, хроник стрессны булдырмау турында кайгыртырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре