«Кадерле динамовчылар! Сезне бер гасырлык юбилеегыз белән эчкерсез котлыйм! – диелгән котлауда. – Спорт җәмгыятенең данлыклы традицияләренә нигез салган һәм аларны саклаган ветераннарга аерым зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Күренекле төрле буын спортчыларыбыз белән, иң югары дәрәҗәдәге ярышларда якташларыбызның искитмәле җиңүләре белән һәрвакыт горурланабыз. Намуслы, тырыш хезмәтегез һәм үз җәмгыятегезгә иксез-чиксез тугрылыгыгыз өчен һәркайсыгызга чын күңелдән рәхмәт! «Динамо»ның данлыклы елъязмасына бик матур сәхифәләр өстәүне дәвам итүчеләргә һәм безгә җиңүләр яуларга ярдәм итүчеләргә дә зур рәхмәтләребезне ирештерәбез.
«Динамо» җәмгыяте – спортның төрле төрләре вәкилләрен берләштереп, илебездә чын мәгънәсендә массакүләм, бөтен халык спорт хәрәкәтен башлап җибәргән тәүге спорт җәмгыяте. Россиядә әлегәчә бердәм коллектив буларак сакланып килә ул. «Динамо» бүген илебезнең төрле төбәкләрендә эшләп килүче иң зур спорт оешмаларының берсе булып тора. Ә инде 1926 елда, күп кенә автоном республикалардан алданрак оештырылган Татарстанның «Динамо» җәмгыяте – аның алыштыргысыз флагманы.
СССР таркалган чорда «Динамо» тотрыклылык гарантына әйләнмәгән очракта, илебездә спортның ничегрәк үсеш алачагын хәзер күз алдына да китереп булмый. Кыенлыкларга карамастан, нәкъ менә «Динамо» туксанынчы елларда спорт инфраструктурасын саклап калуга, спортчылар һәм тренерларга ярдәм итүгә иреште. Нәтиҗәдә Татарстан спортчылары, уңышлары белән сөендереп, иң зур халыкара ярышларда катнашуларын дәвам иттерде.
Айно Вялима, Нина Савощенко, Исаак Брен, Николай Тетеркин, Николай Моришичев, Владимир Житлов, Наилә Гыйлаҗева, Валентина Никонова, Ольга Князева, Николай Колесников, Светлана Демина, Василий Мосин, Ольга Данилова, Евгений Дементьев, Максим Вылегжанин, Андрей Ларьков, Гөлнара Галкина-Сәмитова, Егор Мехонцев, Таһир Хәйбулаев, Александр Красных, Максим Михайлов, Сергей Тетюхин, Екатерина Гамова, Марта Мартьянова кебек Татарстан динамовчылары “Динамо” хәрәкәтен данлауга үзләреннән гаять зур өлеш кертте.
Республика “Динамо”сының аерым бер горурлыгы – спортның уен төрләре коллективлары. Алар – илебез спортының бәһасез лидерлары. Ир-атлар һәм хатын-кызларның волейбол командалары күп тапкырлар Россия чемпионнары исемен яулады, Суперкубокка һәм Россия кубогына лаек булды, Европа һәм дөнья күләмендә клуб чемпионатларында җиңде, илебезнең җыелма командалары составында Олимпия пьедесталына кадәр күтәрелде. Туплы хоккей буенча командабыз Дөнья кубогын һәм Европа чемпионнары кубогын отты. Казанның “Динамо-Ак Барс” командасы тиңдәшсез уңышларга иреште: чирәм хоккее буенча ир-атлар командалары арасында 23 тапкыр ил чемпионатының алтын медальләренә лаек булды! Чирәм хоккее буенча хатын-кызларның “Ак Барс-Динамо” клубы инде менә бишенче тапкыр илебездә иң яхшысы буларак танылды. “Динамо-Татарстан” ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары пляж волейболы, кар волейболы буенча Россия Кубоклары, ил чемпионатлары этапларында, финалларында берничә тапкыр җиңүгә иреште.
“Динамо” спортчылары гаять зур дәрәҗәдә спорт осталыгын күрсәтеп килә. Татарстанның – Россиядә иң спорт сөючән төбәк буларак, Казанның – илебездә иң спорт сөючән башкала буларак хаклы рәвештә танылуында республиканың “Динамо” җәмгыяте өлеше гаять зур.
Татарстан “Динамо”сы һәрвакыт җәмгыятьнең Бөтенроссия спартакиадасы лидерлары сафында. Татарстанлылар 13 спартакиададан 7 сендә җиңү яулады. Шул ук вакытта безнең “Динамо” Россиянең зур төбәкләре белән киеренке көндәшлектә төп ярышларда беренчелекне яулауга иреште.
Республика “Динамо”сы 2023 елда “Динамо” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте оештырылуга 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия смотр-конкурсы”нда искитмәле җиңү яулады. Бик күп юнәлешләрне: югары казанышлар спортын, балалар, ветераннар спортын, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, хәйрия һәм мәдәни чаралар, медиакиңлек кебек бик күп юнәлешләрне колачлаган гаять зур эшләр башкарылды. Барлык шушы юнәлешләр буенча безнең “Динамо” илебезнең “Динамо” җәмгыятенең 100 еллык тарихында иң яхшы оешма буларак танылды. Эшчәнлегебезне шулай югары бәяләү яңа проектлар һәм казанышларга, гомумән, бөтен эшебезгә этәргеч биреп, “Динамо” байрагы белән алга таба да горур атлау теләге уята.
Бөтенроссия җәмгыятенә 100 ел тулган елда “Динамо” спорт уеннарын үткәрүне Татарстан башкаласына ышанып тапшыру символик мәгънәгә ия булды. 2023 елның җәендә уздырылган гаҗәеп дәрәҗәдә киң колачлы ярышларның “Динамо”да моңарчы үткәрелгәне юк иде әле. Казанның иң яхшы спорт мәйданчыкларында Россиянең 76 төбәгеннән 2 меңнән артыграк спортчы, шулай ук якындагы 5 чит илдән килгән егет-кызлар көч сынашты. “Динамо”ның иң көчле спортчылары спортның 13 төрендә ярышты. Татарстан динамовчылары бу ярышларда командалар арасында җиңү яулап, бик күп медальләр алуга иреште.
Татарстан “Динамо”сы – чемпионнар җәмгыяте генә түгел, бәлки илебезнең спорттагы традицияләрен кадерләп саклаучы, яшьләрне рухи-әхлакый һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүче оешма да. Хәрәкәтнең барлык мөһим юнәлешләрендә – югары казанышлар спортын, спортның хезмәт-гамәли төрләрен үстерү, массакүләм, ветераннар һәм балалар-яшьләр спортына ярдәм итү юнәлешләрендә актив төстә эш алып барыла. Ятимнәргә, аз керемле гаиләләрнең балаларына, хезмәт бурычын һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук тәртибе һәм иминлек органнары хезмәткәрләре балаларына ярдәм ителә.
100 еллык юбилеебыз – спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, бөтен “Динамо” хәрәкәте өчен генә түгел, бәлки илебезнең югары казанышлар спорты һәм массакүләм физкультура хәрәкәте өчен дә бик зур һәм мөһим вакыйга. Динамовчыларның бүгенге буыны традицияләрне кадерләп саклап һәм үстереп, намуслы көрәштә бик зур әзерлек, ныклык күрсәтеп, яшьләрне спортка, сәламәт тормыш рәвешенә илһамландырып, спорт мәйданчыкларында лаеклы төстә җиңүләрен дәвам итә”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез