Тармакның үзенчәлекләре турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Социаль эш факультеты деканы Маргарита Максимова һәм Казан дәүләт медицина университетының яшьләр сәясәте буенча проректоры вазифаларын башкаручы Артур Җәләев сөйләде.
Моннан тыш, очрашу вакытында комплекслы һәм тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләре укучыларга үзләре эштә куллана торган заманча җиһазларны күрсәттеләр. Укучылар вак моториканы үстерү җайланмалары, өлкәннәрдә фикер функцияләрен тәэмин итү өчен төрле тренажерлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вертикализаторлар һәм башка җиһазлар белән таныштылар.
Укучыларның шулай ук белгечләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бар иде. Алар сораулар бирделәр һәм социаль өлкәдә эшнең чынлыкта ничек булуын, кешеләрнең нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүен, хезмәткәрләрнең нинди бурычларны хәл итүен һәм нинди уңышларга ирешә алуын белделәр.
Болардан тыш, мәшгульлек хезмәте белгечләре укучыларга VR-күзлек ярдәмендә тиешле һөнәрләр белән танышырга тәкъдим итте.
Сессиядә җиде мәктәптән 140тан артык яшүсмер катнашты. Чара «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында оештырылды, дип билгеләделәр министрлыкта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез