Газетага язылу

Февральдән Россия Геройларына түләүләр 100 мең сумнан артык тәшкил итәчәк

Россия һәм СССР Геройларына, шулай ук Дан орденының тулы кавалерларына айлык түләүләр 1 февральдән 100 мең сумнан артык тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».

«Февраль индексациясеннән соң 5,6 процентка Россия Геройларына, СССР Геройларына һәм Дан орденының тулы кавалерларына айлык түләү 103 693 сум тәшкил итәчәк. Хезмәт Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары өчен түләү күләме 76 458 сумга җитәчәк», – диде Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов..

Парламентарий әлеге түләүләр дәүләт һәм җәмгыять алдындагы аерым казанышларны тану сыйфатында билгеләнә, дип искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, индексация әлеге мөһим социаль кызыксындыру чараларының сатып алу сәләтен саклап калырга мөмкинлек бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре