Депутат документта салым бурычы турында физик затларга һәм хосусый эшмәкәрләргә даими рәвештә хәбәр биреп тору мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән.
Моннан тыш ул аена ким дигәндә бер тапкыр смс белән. электрон почта. банк кушымталары аша, шулай ук Россиянең социаль челтәрләре һәм мессенджерлары аша, («ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрен, MAX мессенджерын кертеп) бурыч турында ай саен искә төшереп тору тәкъдиме белән чыккан.
Делягин әйтүенчә, күпләр бурычларының җыелып ятуы турныда белмәскә дә мөмкиннәр. Нәтиҗәдә бурычлыларга еллар буе пеня исәпләүләре, штраф салулары, ахыр килеп, кинәт кенә банк счетларын ябулары ихтимал.
Хәзерге вакытта салым бурычы турында Федераль салым хезмәте сайты, Дәүләт хезмәтләре порталы, кайбер банк кушымталары аша яки салым инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать итеп белергә мөмкин. Ләкин, депутат басым ясап әйткәнчә, әлегә телефон һәм электрон почта аша бурыч турында хәбәрләр бары тик ихтыяри тәртиптә генә юллана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез