Теге мәзәкче карт әйткәндәй, без йомыш белән барабыз, бу кешеләр шулай кая бара икән диярлек булды. Күп катлы йорт янында машина куярга урын табуы да ансат булмады. Дөресрәге, урын бар, тик аны махсус ачкыч белән үзләре генә ачып керерлек итеп әллә нечкә трос, әллә бау тарттырып куйганнар.
Шунда торучы ике ир-аттан түләүле парковкамы әллә сездә дип сораган идек. Сизелеп тора: бу сорауны бирүне яратмадылар. «Түләүле түгел, әмма һәр кешенең үз урыны бар, бөтен урынның үз иясе бар. Күп еллар шулай инде, һәрвакыт шулай булды», – дип, теләр-теләмәс кенә җавап бирделәр. Кыяфәтләреннән, һәр сүзләреннән: «Монда без хуҗа!» – дигәннәре кычкырып тора. Килүчеләр, яңа фатир сатып алучылар техникаларын читкәрәк куярга тиешләр икән. Язылмаган канун булса да, хуҗалар хаклы дигәннәрдер инде, алар күрсәткән урында да машиналар хәйран иде.
Анысына ис китмәде, әмма «мин кем»ләнеп сөйләшүләре бераз «мин-минлек»кә тиде. «Авыллык» кычкырып торганга шулай үзләрен өстен куюлары иде, ахры, дигән уй да килде күңелгә. Әй, сана, үзәге чиле-пешле калган, бүгенге авыл тормышын, авыл хәлен белмәгән кешеләр генә шулай фикер йөртә лабаса дип тынычландырдым үземне. Кем белә, бәлки кәефсез чакларына туры килгәнбездер, бәлки холыклары, гадәтләре шундыйдыр...
Әмма барыбер, аз гына мәрхәмәтлерәк булсалар да ярар иде, сатып алган җирләре түгел, канунсыз басып алган җирләре бит дип, күңелдә ризасызлык калды. Тормышлар алга барган саен күңелләр тарая бара шул. Югыйсә, машина куяр өчен тәгаенләнгән урынга, тәртип белән куйсалар, әнә шул читкә куелган машиналар да кереп утырасы... Юк, алай кемнәрнеңдер «хокук»лары, ирекләре бозыла, дип уйлаучылар бар бит...
Исең киткән икән, хәзер авылда да шул ук хәл инде ул, дисезме? Килешәм, соңгы елларда авыл үзе дә, кешеләре дә әллә никадәр үзгәрде. Чигенешләре дә бар, алга китешләре дә. Иң зур чигенеш – авылларның картаюыдыр, әле бит, кызганычка, акрынлап мәктәбе, кибете, клубы ябылган, фермалары эшләүдән туктаган кечкенә авыллар саны арта бара. Авыл урамнарына асфальт килү, заманча өйләр, каралтылар, газ, су, заманча көнкүреш техникалары булулар да әлеге чигенешне – картаюны туктата алмый. Тик бер нәрсә бәхәссез: авылда да тормыш шәһәрдәгедән кайтыш түгел! Эшле-һөнәрле авыллар әле дә “яшим” дип яши. «Без – шәһәрнеке» дип борын чөйгәннәр кайтып күрсәме, кикрикләре тиз шиңәр иде...
–Ишеттегезме әле, фәлән кешеләр каралтыларына видеокамера куйдырган, – дигән сүзләр берничә ел элек авыл өчен зур яңалык булса, бүген ул, безнеке кебек, 60лап хуҗалык булган авылда да сәер яңгырамый инде, чөнки андыйлар саны хәйран һәм арта бара. Ялгызы гына яшәүче өлкәннәр дә кызыга аңа: «Кыйммәтме икән? Безгә дә куйдырсаң, ярый торган әйбер икән»... Авылның гадәте шундый бит: берәүдән-берәү күреп дигәндәй, һәр яңалык гадәти әйбергә әйләнә. Шулай булды, авыл яшәгәндә шулай булачак та. Дөрес, видеокамералар куйдыру – бер-береңә ышаныч калмауны да аңлата кебек тоела. Тик авылдашлар гынамыни, чит-ятлардан, начар ниятлеләрдән саклану өчен заманча мөмкинлекләрдән файдалану гаеп эш түгелдер. Оешма-предприятие, хуҗалыклар күптән инде аның рәхәтен күрә, “кесәсе рөхсәт иткән” авыл халкы да кемнән ким ди...
Менә шулай. «Авыл. Авылныкылар», – дип бик әтәчләнмәгез әле, агайлар... Сез кинодан гына күреп белгән мескен, фәкыйрь, җимерек авыл да, гел мокыт, йолкыш итеп күрсәтелгән сала кешесе дә юк инде ул. Саныбыз кими барса да, шөкер, ким-хур түгелбез…
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез