Ярдәмнәре генә тисен. Замана яшьләрен шелтәләргә ашыкмыйк. Өлкән буын үзе дә моны бик теләп башкара бит. Мондый адымга аларны нәрсә этәрә? Яшьләргә хәзер бик авыр дип аклану дөрес булырмы? Шул сорауларга ачыклык керттек.
Гаеп түгел
Бүгенге вазгыять яшьләрне генә түгел, олыларны да шаккатыра. Заманча чынбарлык шундый: фатир яки машинага акча җыю көннән-көн катлаулана. Күчемсез милеккә бәяләрнең югары үрмәләвен исәптә тотсак, бер хезмәт хакына гына таянып, аны сатып алу мөмкин хәл түгел. Бигрәк тә яшьләргә. Шуңа да аларның өлкәннәр ярдәменә өметләнүе – табигый хәл.
«Тормышны иминләштерү» тикшеренүе күрсәткәнчә, яшьләрнең 44 проценты 30 яшькә кадәр үз фатирын булдыру хакында хыяллана. Күпләр өчен бу чынга ашмас хыял булып кала да, чөнки яшьләрнең 74,9 проценты күчемсез милекне ипотекага сатып алырга планлаштыра, ә бу беренчел кертем һәм 25–30 ел дәвамында айлык түләүләр таләп итә. Әле монысы да күпләрнең үз көчләреннән килми, шуңа аларның яртысы әти-әнисенең финанс ярдәменә өметләнә дә инде.
– Әзергә-бәзер яшәргә өйрәнгән ялкау яшьләр турындагы фикер уйдырма ул. Бүгенге яшьләр – балачактан ук бәяләрнең тиз үзгәрүен, акча эшләүнең җиңел булмавын күреп үскән буын. Алар эштән курка дип әйтү дә дөрес түгел. Күпләре әти-әниләреннән акча алмас өчен, студент чакта ук эшкә урнаша, – ди психолог Гүзәл Шәрифуллина. – Балалар бөтен нәрсәгә дә мөстәкыйль рәвештә ирешергә тиеш дигән традицион караш бүген актуальлеген югалта. Без социаль мобильлек авыр, ә көндәшлек югары булган чорда яшибез. Акчалы ата-ана еш кына балаларына ярдәм итә. Гаеп эшме? Түгел! Моны яшьләргә тормышка тизрәк җайлашырга һәм тотрыклы киләчәк төзергә мөмкинлек бирә торган ярдәм итеп карарга кирәк.
Ярдәм итү генә
Үскәндә, үзләре дә авырлык кичергән һәм билгеле бер уңышка ирешкән күп кенә әти-әни өчен балаларга ярдәм итү – ярату билгесе генә түгел, ә аларның киләчәгенә «кертем» дә ул. Алар хезмәт базарының ни дәрәҗәдә үзгәрүен күрә һәм үз балаларына ышанычлы башлангыч бирергә тели.
– Улым Илдус югары уку йортының соңгы курсында белем ала. Компьютерлар ремонтлау белән шөгыльләнә. Әлегә рәсми эше юк, – дип сөйләде Актанышта яшәүче Лилия Мөхәммәтгалиева. – Улыма, 18 яше тулгач ук, Казаннан фатир сатып алдык. Үзе укып бетереп, эшкә урнашканчы, мөстәкыйльлеккә ирешкәнче, шактый вакыт уза бит әле, аңарчы фатир бәяләре дә кыйммәтләнер, дидек.
Беренче курстан ук үз фатирында яши Илдус, фатир арендалау өчен акча да чыгармый. Әмма коммуналь хезмәтләр өчен үзе түли, ашарга, юлга, кирәк-яракка да акчаны үзе эшли, әти-әнисеннән сорамый ул. «Фатир алып бирүне ниндидер мактанырлык эш дип кабул итмим. Улыбыз бераз тормышка җайлашкач, ипотека түләүне үз кулына алачак бит. Бу – аңа бары тик алдан күзаллап, ярдәм итү генә», – ди Лилия.
Әти-әни булганда, яшибез!
Яшьләр яхшы аңлый: әти-әниләре ярдәменнән башка аларга финанс проблемаларын хәл итү бик авыр. Фатирны ипотекага алган очракта да, беренчел кертем торак бәясенең кимендә 25 процентын тәшкил итә. Фатир 10 миллион сум торса, бу инде – кулыңда 2,5 миллион сум булырга тиеш, дигән сүз. 23–25 яшьлек кеше мондый сумманы туплый аламы? Икеле. Хәер, ала. Тик моның өчен ничә дистә ел көтәргә туры килер икән? Шулай итеп, бер генә юл кала: өйдәгеләрдән ярдәм сорау.
Динә һәм Салават Камалиевлар узган елның көзендә Биектаудан йорт сатып алган. Аңарчы Казанда фатир арендалап торган әлеге гаилә бүген җылы куышы булуга шатланып туя алмый. Моның өчен, иң беренче чиратта, ике як әти-әниләренә зур рәхмәтләрен җиткерә алар.
– Ирем төзелеш өлкәсендә эшли, хезмәт хакы начар димәс идем. Үзем әлегә декрет ялында, улыбызга нибары бер генә яшь. Йорт турында күптән хыялландык: 2023 нче елдан, гаилә корып яши башлаганнан бирле, шуңа дип акча тупладык, – дип уртаклашты Динә. – Беренчел кертем өчен 3 млн сум акча сорадылар, 2 млн кулда бар иде. Икешәр эштә көн-төн эшләп, экономияләп җыелган акча иде ул. 1 млн сумын ике як әти-әниләр җыеп бирде. Аларга зур рәхмәт.
Бүген ипотека өчен аена 43 мең сум акча түли Камалиевлар. 25 елга алынган әлеге бурычны 10 елда ябарга планлаштыралар. Моның өчен бары тик эшләргә дә эшләргә кирәк, ди алар. Улларын балалар бакчасына биргәч, үзе дә эшкә чыгачак Динә.
– Кыен инде. Ипотека гына түләп яшисе булса, бәлки бер проблема да булмас иде. Яшәве дә кыйммәт бит. Ашау-эчү, бала кирәк-яраклары... Акчаны кысып тоткан очракта да, аена 60 мең сум әнә шул кирәк-яракларга китә. Йортыбыз шәһәр үзәгеннән шактый читтә урнашкан, балалар бакчасы да якында түгел, димәк, машинага ягулык та күбрәк китәчәк. Машинабыз берәү генә. Үзем дә «права»га укып, машина алырга планлаштырабыз. Шунсыз булмый.
Арчада яшәүче Ләйсән һәм Илфат Абдуллиннар гаиләсе бер бүлмәле фатирларын өч бүлмәлегә алыштырган. Монда да әти-әниләр ярдәмгә килгән. «Ике кечкенә бала белән бер бүлмәле кечкенә фатирда кысылып ятмагыз», – дигән алар.
– Ирем пластик тәрәзәләр кую белән шөгыльләнә, үзем даруханәдә фармацевт булып эшләдем. Хәзер инде декрет ялында булуыма дүртенче ел китте. Беренче фатирыбызны үз көчебез белән биш ел элек үк алган идек, – дип сөйләде Ләйсән. – Узган ел башында әниләр: «Болай булмый, күбрәк бүлмәлене карарга кирәк инде», – дигәч, вариантлар эзли башладык. Биш ел эчендә фатир бәяләре бик нык күтәрелгән икән. Башта ук өч бүлмәлене алып куйган булсак, дип үкенәбез хәзер. Белгечләр дә, бәя төшүне көтмәгез, диделәр. Әти-әни: «Без исән булганда, ярдәмсез калмассыз», – дигәч, өч бүлмәлене алып, ремонт ясап, шунда төпләндек.
Әти-әни ярдәменә генә ышанып утырмыйлар, әлбәттә. Декрет ялында булуга карамастан, медицина көллиятендә укучы студентларга диплом һәм курс эшләре язу белән ярдәм итә Ләйсән.
– Әти-әниләребез авылдан булгач, ит, йомырка, сөт, бәрәңге һәм башка яшелчә, җиләк-җимеш белән алар тәэмин итә. Җәен уңышны бергәләп тозлап, кайнатып, банкаларга тутырабыз да, кыш буе үзебезгә ташыйбыз, – дип көлә Ләйсән. – Әти-әниләргә рәхмәт инде. Аларын да ала башласак, түләүләр белән бергә, аена 80–90 мең сум гына акча тотылмас иде. «Йортны үз көчебез белән торгыздык. Башка чыкканда, әниләр бер сыер биреп җибәрде. Ул заман өчен зур кертем, ә хәзерге акчага әйләндерсәк, 100 мең сум инде ул. Барысы да үзгәрде. Хәзер ай саен бер сыер биреп торырга кирәк. Ит һәм сөт белән булса да ярдәм итәрбез», – дип сөйли иде гел әни. Аларның ярдәмен сизеп яшибез, шөкер. Үзебез әти-әни булсак та, үзебезгә дә әти-әни кирәк шул әле!
КИҢӘШ
Фәнис Хөсәенов, финанс белгече:
– Кешенең өч төрле чыгымы бар. Беренчесе – даими, көндәлек чыгымнар, икенчесе – билгеле бер максатка дигәннәре (мәсәлән, машина, фатир алырга җыйган акча), өченчесе – үзгәрүчән чыгымнар. Хезмәт хакы алуга, акчаны иң элек даими чыгымнарга, аннан соң максатка бүлеп куярга киңәш ителә. Гаиләнең айлык кереме 100 мең сум ди. Бу гаилә ай саен керемнең 10 процентын тотып калырга дигән кагыйдә буенча акча тупларга уйласа, елына 120 мең сум җыялар дигән сүз. Сорау шунда: алар бу акчаны ни өчен җыя? Фатирга беренчел кертем икән, бу гына җитми. Керемне арттыру хакында уйларга кирәк.
2025 ел мәгълүматлары буенча, Татарстанда өч кешелек гаиләгә ипотекага беренчел кертемгә акча туплау өчен, 3,3 ел вакыт кирәк. Ил буенча караганда, 60 квадрат метрлы торакка ипотека рәсмиләштерү өчен, беренчел кертемгә уртача 3,5 ел акча җыясы. Ханты-Манси автономияле округы – Юграда беренчел кертемне туплап бетерергә ике елдан да азрак вакыт җитә. Чукотка автономияле округында 2 ел да 1 ай кирәк. Исемлек ахырында – Чечня. Анда беренчел кертемгә дигән 750 мең сум акчаны туплау өчен 9 ел эшлисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез