Рәшит Фәтхрахманов
-
Рәшит Фәтхрахманов
Акча бәясе
Россиялеләр банк хисапларындагы акчаларын чыгару темпларын көчәйтә. Августның беренче ике атнасында банк кассаларыннан 286,4 миллиард сум акча алынган.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Дөреслек үзгәргәндә
Якын Көнчыгыш факторы дөнья сәясәтендә мөһим роль уйнавын дәвам иттерә. Төбәктә төп киеренкелек чыганагы булган Израиль мәгълүмат сугышын оттыра. ЦАХАЛның (Израиль армиясе) элекке сугышчылары кайсы гына илгә бармасын, үзләренә нәфрәтле караш тоя. Израиль сәясәтен кире кагу, Фәләстыйнны яклау дөньякүләм күренешкә әверелә.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Социализмны сагынганда
Зур бер авылның кибете янында СССР гербы төшерелгән футболка кигән яшь бер егеткә тап булдым. Туган елын сорадым. 1988 елгы икән. Күренеп тора: үзе туган социалистик ватанны ярата. «Син бит, энем, СССРны белмисең бер дә, ничек үзең белмәгән нәрсәне яратып була?» – дип сорыйм егеттән. «Ул чакта гаделлек булган», – ди яшь танышым.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Иран ультиматум куя
Глобаль финанс кризисы белән Якын Көнчыгыш кризисы бер-берсенә үрелеп бара. Гади күзгә алар арасындагы бәйләнеш күренми, әлбәттә. Кешеләр әлегә үз тормышларына Фарсы култыгы һәм Кызыл диңгез тирәсендәге конфликт нинди бөек фаҗигаләр алып киләсен белми.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Чиновниклар бер төсле, белгечләр башкача күрә
2025 ел ахырында икътисадый үсеш темплары акрынаю турында рәсми хәбәрләр ешайгач, Владимир Путин быелның 5 гыйнварында хөкүмәт белән Үзәк банкка үсеш темпларын торгызырга һәм күрсәткечләрне яхшыртырга кушты. Түрәләр бу әмергә җитди карады. Беренче кварталда берникадәр түбәнәюле саннар игълан ителсә дә, икенче квартал нәтиҗәләре сөенечле саннар белән бизәлде.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Җир тетри, елгалар саега
-
МӨҺИМ
Ялгызакларга кәрзин генә булышырмы? Россиядә гаилә кормый яшәүчеләр саны арта
Соңгы вакытта дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, гаилә кормый, ялгыз яшәүчеләр саны арта. Гаҗәп бит инде: бүгенге җәмгыятьләр барлык чикләүләрне алып ташладылар, гүзәл җенесләр белән көчле затлар аралашуда һичбер кыенлык кичермиләр. Онлайн танышу мөмкинлеге пәйда булды.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Кытай киметкәннән без интегәбез
-
Рәшит Фәтхрахманов
Үзләре ялвара, үзләре кире кага
Фарсы култыгындагы конфликт дөнья сәясәтенең иң нечкә урыннарыннан берсе булып калуын дәвам итә. Трампның виртуаль дөньясында Иран сугышы әллә ничә тапкыр инде җиңү белән төгәлләнсә дә, реаль дөньядагы вазгыять күпкә катлаулы.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Суперкиләчәк көткәндә
Соңгы көннәрдә Дмитрий Песков Россия икътисадына һәм аның киләчәгенә бәйле кызыклы белдерүләр ясады. Илдәге вазгыятьне ул «идеаль кризис» дип атады һәм моның суверенитетны ныгытуын, бердәмлекне арттыруын әйтте.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Чыгып булмый торган уен
Федераль Финанс министрлыгы соңгы көннәрдә кискен бер йөреш ясады: федераль заем облигацияләрен (ОФЗ) сату буенча аукционнарны туктатты. Гади укучыга аңлаешлырак булсын өчен облигация сүзен ачыклап үтик.
-
МӨҺИМ
Шәхси йортлар ник төзелми?
-
Рәшит Фәтхрахманов
Футболдан зур сәясәт ясаганда
Бездә дүшәмбегә каршы төн булганда (Мәскәү вакыты белән 00:40 сәгатьтә) Нью-Джерси штатындагы Ист-Ратерфордта футбол буенча дөнья чемпионатының төп уены төгәлләнде. Дөнья чемпионын ачыклый торган бу уенга игътибар зур булды.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Яшәешнең котылгысыз бер кануны
Укучылар хәтерли торгандыр: соңгы язмаларымның берсен: «Игелек эшләгез. Котылуның бердәнбер юлы шул, чөнки, ни кылсаң, шул үзеңә әйләнеп кайта. Бу – үзгәрми торган закон», – дип тәмамлаган идем.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Люцерн килешүе: буламы, юкмы?
Үткән тәүлекләрдә Швейцариянең мөһим туристик һәм мәдәни үзәге булган Люцерн шәһәрендә чын мәгънәсендә драматик вакыйгалар булды. Эш шунда: кешелек дөньясының якындагы киләчәгенә куәтле йогынты ясаячак АКШ – Иран килешүе 80 меңләп кеше яшәгән шәһәрдә имзаланырга тиеш иде.