Газетага язылу

Хөсиләр ыргылышы

Үткән атна ахырында Якын Көнчыгышта вазгыять шулкадәр кискенләште: ул глобаль икътисадка түнтәрелеш белән яный.

Йәмәндә хөсиләр халыкара танылган хөкүмәт контролендәге төбәкләргә масштаблы һөҗүм оештырды һәм зур уңышларга ирештеләр. Берничә көн эчендә 5400 квадрат километр җир яуланды, диләр. Сан төгәл була алмый, чөнки фронт сызыгы гел үзгәреп тора. Исегезгә төшерәбез: илдә төп ике көч бар: башкаласы Санада булган хөсиләр (Ансар Аллаһ) хөкүмәте һәм башкаласы Аденда булган халыкара танылган хөкүмәт (Президентлык җитәкчелек советы). Хөсиләр Иран белән аркадашлык итә, Президентлык җитәкчелек советы Согуд Гарәбстаны яклавында. Тармакланган башка бик күп көчләр дә бар әле. Хәрби конфликт югарыда әйтелгән көчләр арасында бара. Башка хәрәкәт итә торган төркемнәр нигездә нейтралитет саклый. Согуд Гарәбстаны үз тарафдарларын һавадан һөҗүмнәр ярдәмендә яклый.

 

Соңгы көннәрдә хөсиләр стратегик әһәмиятле шәһәрләрне һәм утрауларны кулга төшерде. Әл-Моха порты алар кулында, Перим (Майюн), Зукар һәм Ханиш утраулары алар контролендә, диләр. Иң соңгы килеп ирешкән хәбәрләр гыйсъянчы көчләрнең Мәриб провинциясен кулга төшерү алдында булуларын сөйли. Бу – Йәмәннең «икътисадый йөрәге» дип аталган нефтьле төбәк.

 

Бер үк вакытта Гыйракның Иран һәм хөсиләр яклы фетнәче төркемнәре Согуд Гарәбстанындагы төп нефть үткәргече булган «Көнчыгыш–Көнбатыш» үткәргеченә пилотсыз очкычлар һөҗүме ясап, аны сафтан чыгарды. Reuters: «Көнчыгыш–Көнбатыш» нефть үткәргечен яңадан эшләтеп җибәрмәсә, Согуд Гарәбстаны экспорт өчен нефть запасларыннан мәхрүм калырга мөмкин», – дип хәбәр итә. Дөнья нефть базары тәэмин ителешнең 4 процентына кадәр югалтырга мөмкин.

 

Хөсиләрнең хәрби уңышлары Бәб-әл-Мәндәб бугазын тулы контрольгә алуга бәйле. Кызыл диңгез ярындагы порт шәһәрләре һәм утраулар алар кулына күчте. Бу глобаль нефть сәүдәсенең 7 проценты, һәм башка төр товарлар ташуның 12 проценты. Аңлашыла инде: нефтькә бәя күтәрелә, мотор ягулыгы кыйммәтләнә. Моның беренче кайтавазы Сүриядә яңгырады инде: бензин бәясе күтәрелүне сәбәп итеп халык урамнарга чыкты. Хәтта Сүрия революциясенең төп ныгытмасы булган Идлибтә ярсу дулкыны күзәтелә. Якын Көнчыгыштагы нефть державаларының хәлен күз алдына китерә аласыз: аларның бюджеты углеводород акчасыннан тора. Зур гарәп фетнәсенә санаулы вакытлар гына кала шикелле.

 

Хәл АКШта һәм Европада да катлаулы. Кытай икътисады егылу стадиясенә якын. Америка облигацияләренең табышлылыгы рекордлы дәрәҗәдә үсте. Дәүләт бурыч кәгазьләреннән котылырга теләүчеләр арта, «распродажа» бара.

                                     

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре