Газетага язылу

Иң куркыныч вакыт

Үткән атнада дөньякүләм сәяси атмосфера кызды, кайнау ноктасына таба хәрәкәт итте. Швейцария журналисты Роджер Кёппель: «Хәзер Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң иң куркыныч тарихи мизгел», – дип игълан итте.

Шимбә кичендә (Мәсәү вакыты белән якшәмбе иртәсе) Трамп, сәбәбен әйтеп тормыйча, бер көн алдан Кэмп-Дэвидтагы резиденциясеннән кайтып китте, диделәр. Сәбәбе Иранга бәйле дип уйлыйлар. Иран АКШка сугышны туктату шартларын игълан итте. Фарсылар, күрәсең, Вашингтоннан уңай җавап алмасалар, Якын Көнчыгыштагы вазгыятьнең астын өскә китерергә вәгъдә итәләр. Израильнең 9 нчы каналы: «Төбәктә әнә-менә дары мичкәсе шартларга тора», – дип сөйли.

Төбәктә болай да хәл кискен. Хөсиләр үз тарихларында беренче тапкыр Әр-Риядка ракета һәм пилотсыз очкычлар һөҗүме ясады. Принц Сәлмәннең Мәдинә провинциясендәге резиденциясенә дә баллистик ракета барып җитте. Резиденция Йәмән чигеннән 1200 километрдан да ераграк. Хөсиләрнең Сәяси бюросы әгъзасы Хәзем әл-Әссәд: «Моннан соңгысы тагын да җитдирәк булачак», – ди. Бер үк вакытта Мәккә альянсына кергән Төркия һәм Пакыстан адресына да янаулар ишетелде. Кызыгы шунда: хөсиләр АКШ корабларына кагылмаска биргән вәгъдәләренә тугры калачакларын белдерә.

Һүрмүз һәм Бәб әл-Мәндәб бугазларың ябылуы глобаль икътисадка үтергеч тәсир ясый. Көнбатыш Африкадан Кытайга 2 миллион баррель нефть китерү бәсе 258 процентка үсте. Һәр баррель өчен 23,59 доллар түләргә туры килә. Июль аенда гына бу бәя 6,5 доллар булган. Франциядә АЗСларның 11 процентында бензин һәм дизель ягулыгы юк. АКШ авиакомпанияләре рейсларны туктата һәм багаж өчен бәя күтәрәләр. Рентабельсез дип саналган юнәлешләргә самолетлар очмый. Иң югары ягулык бәяләре – АКШның Калифорния штатында.

Европа лидерлары соңгы көннәрдә гаугалы белдерүләр ясады. Польша премьеры Туск «алдагы катлаулы атналар һәм айлар» турында кисәтте. Нейтраль ил саналган Швейцария исә оборона стратегиясе кабул итте. Стратегия Россиягә каршы юнәлдерелгән. Финляндия Президенты Стубб ниндидер җитди нәрсәгә психологик яктан әзерләнергә кирәклеге турында сүз алып бара. Макрон французларны кризис алдында берләшергә чакыра. Нидерланд Премьер-министры Роб Йеттен мәгълүмат чараларында ясаган белдерүендә Россияне үзләренә каршы гибрид һөҗүмнәр оештыруда гаепләде. Чехия Премьер-министры Андрей Бабиш та, үзләренә каршы гибрид сугыш алып барыла, дип Мәскәүгә төртеп күрсәтте. Бу уңайдан Владимир Путин: «Россия Европа илләренә янамый һәм янарга да җыенмый», – дип белдерде.

Финанс базарларында хәл катлаулы. АКШның Федераль резерв системасы 16 сентябрьдә төп ставканы 0,25 процентка күтәрде. Трамп элекке ФРС җитәкчесен төп ставканы төшермәгән өчен алыштырган иде. Президент тарафыннан расланган яңа җитәкче, Трампның нәгърә оруына карамастан, аңа каршы адым ясады.

                            Рәшит Фәтхрахманов

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре