Августта чираттагы ял алуның отышлымы-юкмы икәнен аңлаттылар

Август – күбебез ял итәргә хыялланган айларның берсе. Тик менә акча мәсьәләсендә җәйнең соңгы аенда ял алу отышлымы икән? “Татар-информ” хәбәрчесе шуны белешкән.

Хезмәткәрләргә чираттагы ял өчен түләүне айдагы көннәрнең уртача саныннан (29,3) чыгып исәплиләр. Димәк, эш көннәре иң күп булган айларда “отпускной” әйбәтрәк чыга.

Август 21 эш көненнән тора. Башка айлардагы белән чагыштырганда, уртача күрсәткеч бу. Шуңа күрә җәйнең соңгы аен чираттагы ялга китү өчен отышлы дип санарга мөмкин. Шулай да сентябрь яки октябрьдә ял алу тагы да отышлырак булачак, чөнки бу айлар 22 һәм 23 эш көненнән тора.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре