Газетага язылу

Авокадо, манго һәм лимонны ничек төшеннән үстерергә?

 

Сизәсезме: чит илләрдән кайтарыла торган экзотик җимешләр үстерү модага керде хәзер. Кайберәүләрнең чүлмәкләрендә мини-бакчаларның гөрләп утыруын күрергә мөмкин хәтта. Ә нигә үстермәскә?! Кызык та, мавыктыргыч та шөгыль бит. Биология фәннәре кандидаты Анна Чистякова мондый җимешләрне үстерү серләре белән уртаклашты.

Авокадо

Төшеннән үстерү өчен җимешнең өлгергән булуы кирәк. Бигрәк тә хасс сорты әйбәт тишелә һәм үсә.

Башта суга утыртып, тамырландырырга кирәк булачак. Төшен йомшагыннан алып, юарга. Шуннан 4 теш чистарткыч таякчыкны төшкә диаметры буйлап дүрт яктан ярты сантиметр чамасы тирәнлектә урнаштырырга. Таякчыклар төшнең стакан эченә төшеп китмәве өчен терәк булып торачак. Стаканга төшнең юан очы өчтән бер өлешкә суга төшеп торырлык итеп су салырга. Авокадо озак тишелә: ике атнадан 2–3 айга кадәр. Шушы вакыт эчендә суының кимемәвен күзәтеп торырга. Төше черемәсен өчен суга берничә сәдәф активлаштырылган күмер салырга мөмкин. Тамыр җибәреп, үсентесе 2–3 сантиметр булып үскәч, уңдырышлы көпшәк туфракка утыртырга. Төшнең өске өлеше, үсенте белән бергә, өскә чыгып калырга тиеш.

Үсемлеккә бүлмә температурасындагы су сибеп, вакыт-вакыт комплекслы минераль ашлама эремәсе белән тукландырып торырга. Кышын фитолампа белән өстәмә яктырту кирәк. Тәүлегенә 10 сәгать чамасы яктылык таләп итә чөнки.

 

Манго

Монысының да төшен өлгереп җиткән җимештән алырга. Ә инде өлгереп җитмәгән икән, башта алма яки банан янына куеп, өлгертеп җиткерергә кирәк. Шуннан төшен саклык белән генә ачарга да, орлыгын алып, кара төстәге пленкасыннан арындырырга. Орлыкны, черемәсен өчен, биофунгицид эремәсендә тотарга. Шуннан юеш чүпрәккә төреп, капкачлы пластик савытка урнаштырырга. Орлык шыта башлаганчы, савытны җылы урынга куеп торырга. Чүпрәкнең кипмәвен, күгәрмәвен әледән-әле карап-барлап торырга. Күгәрек исе килсә, чүпрәкне яңасына алыштырырга.

Орлык шыткач, тамырларын аска каратып, көпшәк туфраклы чүлмәккә утыртырга. Орлыкның үсентеле очын туфрак өстендә калдырырга. Дымлы мохит тудыру өчен, мангоны пыяла банка яки целлофан капчык белән капларга. Үсентенең беренче яфраклары пәйда булуга, өстендәге әйберен алырга.

 

Лимон

Бер-ике орлыгын әйбәт туфракка утыртып, су сибеп торасың икән, иртәме-соңмы тишеләчәк ул. Ә инде тизрәк тишелсен өчен, өлгергән җимештән иң эре орлыкларын алырга кирәк. Җылы суда юып, үсеш стимуляторы эремәсендә 8–10 сәгать тотарга. Шуннан соң орлыкларны көпшәк туфракка утыртырга.

Бигүк нәзберек үсемлек булмаса да, яктырак урында, даими тукландырып (цитрус үсемлекләре өчен махсус ашлама белән), су сибеп, бөркеп, ябалдашын вакытында кисеп-матурлап торганда, әйбәтрәк үсә.

Чәчәк атканда, лимон тирә-юньгә искитмәле хуш исләр тарата. Җимеш бирүгә килгәндә, бөтен шартын туры китереп үстерелсә, 6–8 елдан соң көтәргә мөмкин. Ә инде тизрәк җимешләнсен өчен үсентене ялгарга кирәк.

Шунысы да бар: биш елга кадәр лимонны һәр ел саен яңа – зуррак чүлмәккә утырту таләп ителә, чөнки тиз үсә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре