«2026 ел яңа автомобиль сатучылар һәм сатып алучылар өчен шатлыклы булачак дип әйтергә мөмкинлек бирүче бернинди факторлар да юк. Мин 2025 елда да мондый факторларны күрмәдем һәм сатулар күләменең 2024 елга караганда 5-10 процентка төшүен көттем. Ә чынлыкта алар 20 проценка кимеде», – диде эксперт.
Кадаков сүзләренчә, төп ставканың югары булуы, өстәмә кыйммәткә салым ставкасы (НДС) үсеше һәм утильләштерү җыемын арттыру сатулар үсеше өчен тоткарлаучы факторлар булачак. Шул ук вакытта халыкның сатып алу сәләте элекке дәрәҗәдә кала. Иң оптимистик фаразлар буенча, эксперт яңа елда сатулар узган ел дәрәҗәсен кабатлар дип көтә.
«Әгәр без узган елдагы кебек 1,3 млн санына ирешсәк, бу бик яхшы күрсәткеч булачак. Россиядә җитештерелгән машиналарга өметләнергә мөмкин булыр иде. Әмма күрүебезчә, җитештерү үсеше һәм сатуларның гомуми санында Россия машиналарының өлеше зур булуга карамастан, аларга бәяләр чит ил аналогларыныкы кебек үк кала», – дип белдерде Кадаков.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез