Газетага язылу

Автоюрист мотоциклчыларга шлемсыз йөргән өчен 1,5 мең сум күләмендә штраф янавын әйтте

Мотоциклда яки мопедта шлемсыз йөргән өчен 1,5 мең сум күләмендә штраф каралган. Автоюрист Лев Воропаев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Ул аңлатканча, юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә мотоциклчылар саклагыч шлем кулланырга тиеш. Ул булмаган очракта, йөртүче РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

Шул ук вакытта Воропаев билгеләп үткәнчә, шлем экипировканың бердәнбер мәҗбүри элементы булып кала, ул булмаган очракта җәза каралган. Саклану костюмыннан башка йөргән өчен штраф салынмый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре