Авыл укытучысы Ленар Хәбибуллин: «Безгә ялгышырга ярамый»

Чистай районындагы Мөслим мәктәбенең география укытучысы Ленар Хәбибуллин «Ел укытучысы – 2024» бәйгесенең «Авыл укытучысы» номинациясендә җиңгән иде. 34 ел гомерен укытучылыкка багышлаган Ленар Хәбибуллин белән авыл мәктәбе, аның язмышы, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләштек.

 – Ленар Әсгатович, авыл укытучысы нинди ул? Сезне ниләр сөендерә һәм көендерә?

– Авыл укытучысының тормышы – авылдашлар күз алдында. Бакчасы чүпле, ихатасының коймасы аз гына җимерелгән булса да, бу нинди укытучы инде, диячәкләр. Шул ук вакытта, авыл кешесе укытучыга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Тракторда эшләүче Азат абый, мин эштә чакта, бакча капкасын үзе ачып, ялт иттереп бакчаны сукалап-эшкәртеп чыга. Инеш аша торган күршем, минем мунча миченә дип кечкенә балта белән утын ярып азапланганымны күреп, сорап та тормыйча, мотоциклга утырып олы балтасын (бездә калун диләр) китереп тә житкерә. Тормыш иптәшем Алсу белән берәр конференция яки семинарга барасы булса, икенче сыйныфка күчкән улыбыз Булатка күрше Фәнсия апасы күз-колак булып тора... Менә шундый тоташ күрше, туган, дуслардан торган бердәм авыл гаиләсендә, хөрмәтле кеше булып, тормыш алып бара бүгенге авыл укытучысы. Аның эше дә, тормышы да авыл белән бергә үрелеп бара. Берәрсе яңа өй салса, чишмә-коелар яңартылса, гөрләтеп авыл бәйрәмнәре үткәрелсә – шатлыгыбыз арта. Укытучыга карата хөрмәт саклануына куанып яшибез.

Авылда яшьләргә генә түгел, урта яшьтәгеләргә дә эш урыннары булмау гына борчу тудыра, киләчәккә ышанычны киметә. Терлекчелек комплекслары эреләндерелде, хәзер алар кайбер авылларда гына очрый, җирләрне инвестор читтән килгән күчмә бригадалар белән эшкәртә, шуңа эш урыннары да юк диярлек.

 – Авыл укытучысына шәһәрнекеннән калышмас өчен шартлар җитәме?

– Бүген авыл мәктәпләренең мөмкинлекләре аз дип әйтмәс идем. Дөрес, алдынгы шәһәр мәктәпләре белән чагыштырып булмый. Соңгы 4–5 елда «Үсеш ноктасы» программасы буенча күп кенә авыл мәктәпләренең биология, химия, физика лабораторияләре җиһазландырылды. Без тәкъдим иткән «Әтием биштәре» проекты да матди базаны тулыландырырга ярдәм итә. Мәсәлән, Мөслим авылының 1888 елгы, Чистай районының хәзерге топографик картасын тактага эленә торган элеккеге карталар кебек зур итеп ясаттык. Шулай да, барлык кабинетларда да җиһазлар җитәрлек, дип әйтеп булмый. География укытучылары метеорология мәйданчыгы өчен җиһазлар, эленмә карталар кайтуын көтә. Авыл мәктәпләрендә интерактив такталарны күбрәк күрәсе килә. Биология кабинетларын беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү өчен манекеннар белән тәэмин итү көн кадагында торырга тиеш.

– Сез «Ел укытучысы» бәйгесенә «Әтием биштәре» проектын тәкъдим иткәнсез. Аның үзенчәлеге нәрсәдә?

– Әбием сандыгы бар, ә нигә бабамның эш тартмасы юк? Үзебезнең милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән укыту-тәрбия алымнары Сингапур методикасыннан кайсы ягы белән ким? Әлеге проектны тормыш иптәшем, татар теле укытучысы Алсу белән бергә башкардык.

Дәрестә заманча җиһазлар болай да еш кулланыла. Кулдан ясалган приборлар, тарихи экспонатлар укучыларда аеруча кызыксыну уята. Алар укытучы кулындагы «Әтием биштәре» ачылуын көтеп тора. Анда дәрес өчен кирәкле әсбаплар бар. Гаиләдә куллану өчен дә бик кулай ул.

– Укучыларыгызда ничек кызыксыну уятасыз?

– Дәрес үткәргәндә, бертөрлелектән котылырга, аны төрләндерергә тырышам. Материал укучылар өчен катлаулы булса, аны гадирәк итеп җиткерү юлларын эзлим. Мәсәлән, укучы Россия флагындагы төсләрнең урнашу тәртибен истә калдыра алмый икән, мнемотехника ысулын тәкъдим итәргә була. Төсләрнең баш хәрефләрен истә калдырырга бик җиңел, өстән аска таба укысак «АЗК» сүзе килеп чыга. Без аны «АЗК законы» дип атыйбыз. А – ак, З – зәңгәр, К – кызыл төс. Шулай итеп, иң начар укучы да Россия, Татарстан флагларындагы төсләрнең тәртибен, илебез чикләрендә урнашкан дәүләтләрне бик җиңел истә калдыра ала.

Кызык хәлләр дә булгалый. Бервакыт дәрестән тыш вакытта укучылар белән татар милли ашлары турында да сөйләшкән идек. Берничә көннән соң география дәресендә бер укучым, мин Россия халыклары турында сөйләргә телим, җавабым тулырак булсын өчен, татар халкының милли ашларыннан берсен дәрескә дә алып килдем, дип, өстәлгә кайнар бәлеш чыгарып куймасынмы! Әле бит ул бәлешне дәрескә өлгертер өчен иртәнге сәгать 4тә торып пешерергә дә кирәк. Менә шундый креатив, тәвәккәл укучылар укый безнең мәктәбебездә.

– Яңа уку елыннан дәрестә телефон кулланырга ярамый. Ничек уйлыйсыз, файдасы булырмы?

– Укучыларга дәрестә дә телефон кулланырга мөмкинлек биреп, арттырып җибәрдек шикелле. Бигрәк тә контроль эшләр барышында телефоннан бик оста файдаланырга өйрәнделәр. Шул сәбәпле, укучыларның белеме реаль бәяләнми. Укытучыда да, әти-әнидә дә бала белә икән, дигән фикер туа. Телефонны дәрестә кулланудан тыю аңа бәйлелекне киметергә ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Балаларның күбесе болай да өйдә көнозын телефоннан аерыла алмый. Тыю белән беррәттән, гаджетларны алыштырырлык башка чараларны да табу кирәк.

– Авылларда балалар саны елдан-ел кими бара. Сезнең мәктәптә хәлләр ничек? Укучыларыгыз укып бетергәч, кире әйләнеп кайтамы?

– Соңгы 10–15 елда авыл мәктәпләрендә балалар саны бик нык кимеде, хәтта күп мәктәпләрдә кайбер сыйныфлар бөтенләй юк. Аяныч хәл, күпчелек авылларда балалар саны 30дан да артмый. Мәктәп ябылса, авылның киләчәгенә ышаныч кими. Бездә хәлләр алай ук начар түгел. Мөслим урта мәктәбендә 53 бала белем ала. Балалар бакчасына 13 бала йөри. Хәзер укучылар уку йортларын тәмамлап кире авылга, мәктәпкә кайтмый диярлек. Укучыларга, яшьләрне ничек авылга кайтарып була, дигән сорауны биргәч, иң беренче чиратта, эш урыннары булдырырга кирәк, диләр. Авыл җирендә балалар ялын оештыру өчен мөмкинлекләрнең азрак булуын да әйтәләр. Хәзер авылда торучы кайбер гаиләләр, балаларын төрле яклап үстерү өчен, атнага берничә мәртәбә шәһәргә төрле музыка түгәрәкләренә, спорт секцияләренә йөртергә тырыша.

 Мәктәпләргә яшь укытучыларны, шулай ук ир-ат укытучыларны тарту өчен нишләргә?

– Авыл мәктәбенә яңа гына уку йортын тәмамлап кайтучы укытучы – соңгы елларда бик сирәк күренеш. Ир-ат элек-электән гаиләнең матди терәге булып саналган. Бүген 20–30 мең сум хезмәт хакына гаиләне тәэмин итү бик кыен. Ир-ат укытучыларның мәктәптә булмавының төп сәбәбе шунда. Яшь укытучылар, шулай ук ир-ат укытучылар дәрестән тыш вакытта, укучылар өчен күп төрле кызыклы спорт, хезмәт түгәрәкләре һәм секцияләре алып бара алырлар иде. Бу, үз чиратында, аларның хезмәт хакын саллы гына арттыру мөмкинлеге дә бирер иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре