Нинди музей ул, нилектән авыл халкының рухи тормышы үзәгенә әверелгән? Монда инде тарихны барламыйча, үткәннәр белән тыгыз бәйләнештә булмыйча һич мөмкин түгел.
Музей Уразлы имамнары – заманында Мөхәммәтгали хәзрәт һәм аның улы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт яшәгән йортның бер өлешендә. Мөхәммәтнәҗип хәзрәт – минем газиз дәү әтием. Хәзрәтнең кызы, минем әнием – барлык тормышын татар матбугатына – шул исәптән «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасына да багышлаган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Мөхәммәдьярова да шушы йортта дөньяга аваз салган.
Авыл тарихының безне кызыксындырган чорына караган мәгълүмат Казан губерна статистик комитеты басмаларында саклана. Мәсәлән, 1879 елда чыккан «Казан губернасы торак пунктлары исемлеге. 1 нче чыгарылыш. Казан өязе» китабында Кукмара волостена кергән Уразлы авылында 1878 елга 92 хуҗалык булганлыгын, барысы 356 крестьян яшәгәнен күрәбез. Авылда 3 су тегермәне, 2 җил тегермәне, 3 кибет булган.
Шунысы кызык, халык саны үзгәреп тора. 1885 елда басылып чыккан җыентыкта хуҗалык саны – 74, ә халык саны – 344, өстәвенә ир-атларның (балта осталары) бер өлеше читкә китеп эшләгән. 1906 елгы архив документында исә авыл җыены карарында инде 116 йорт хуҗасы һәм халык саны 400 дип күрсәтелгән.
Хәзрәтләр нәселенә килгәндә, тумышы белән күршедәге Олы Җәке авылыннан булган 26 яшьлек Мөхәммәтгали хәзрәт Уразлыга имам булып 1874 елда килә һәм 30 елдан артык шушында хезмәт куя. Уразлы мәчете җәмигъ мәчете булганга, анда ике имам эшли. Шулай итеп, башта ул имам (икенче мулла), соңрак имам-хатыйп (өлкән мулла) вазыйфасын үти.
Мөхәммәтгали хәзрәт, аның жәмәгате Хәсәнә абыстай гаиләсендә 8 кыз, ә 1885 елда Мөхәммәтнәҗип исемле уллары туа. 1905 елда Мөхәммәтнәҗип Апанай мәдрәсәсен тәмамлый һәм Уразлы мәчетенә башта имам (1906), аннары имам-хатыйп вазыйфасына билгеләнә. Аның жәмәгате Кече Киек авылы мулласы Галяүтдин хәзрәт кызы Хәмдениса була.
Күршедәге Олы Җәке мәчетендә имам-хатыйп вазыйфасын Мөхәммәтгали хәзрәтнең бертуганы Хәҗи Мөхәммәтгариф башкара. Аның улы Фатыйх та Апанай мәдрәсәсен тәмамлый, ләкин ул дини юлдан китми, ә Казан император университетының медицина факультетында белем ала, профессор дәрәҗәсенә ирешә. 1922–1927 елларда ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары вазыйфасында була. Казан шәһәренең бер урамы профессор Мөхәммәдьяров исемен йөртә.
Без сөйләгән шәхесләр данлыклы «Үтәк шәҗәрәсе»ндә чагылыш тапкан нәселгә карый. Күренекле галим М.Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре» китабында әйтелгәнчә, бу шәҗәрә 1913 елда Казанда Вараксин типографиясендә басылып чыга. Аның буенча Мөхәммәтгали һәм Мөхәммәтгариф – сигезенче, Мөхәммәтнәҗип тугызынчы буынга карыйлар.
Уразлы мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт 1928 елга кадәр эшли. Бу ел – дин әһелләренә каршы репрессияләр башланган ел. Беренче тапкыр ул 1928 елның 15 ноябрендә кулга алына, махсус билгеләнештәге лагерьга сөрелә. Гаиләсе кулаклаштырыла, башта аларга мунчада яшәргә рөхсәт ителә, ә аннары Хәмдениса абыстай балалары белән авылдан китеп, Казандагы туганнарының утынлыгында урнашырга мәҗбүр була.
Икенче тапкыр Мөхәммәтнәҗип хәзрәт 1937 елның декабрендә кулга алына һәм 10 елга хөкем ителә, Бөек Ватан сугышы ахырында кайта һәм 1954 елда Казанда вафат була.
Хәзрәт йортында 1935 елдан башлангыч мәктәп эшли, укытучылар яши. Мәчеттә исә клуб урнаша. Мәчет яңадан торгызыла башлагач, 1995 елда клуб хәзрәт йортына күчерелә. Яңа клуб төзелгәч, иске йорт ташландык хәлдә кала. Ләкин аны ятим итмиләр, халык монда музей булдыру фикерен җиткерә һәм шулай эшләнә дә. Үткәннәргә әнә шул рәвешле хөрмәт күрсәтәләр.
Иң мөһиме – музей бүген дә яши, ул тулылана, музейсыз Уразлыны хәзер күз алдына да китерү мөмкин түгел.
Гөлшат Мостафина,
тарих фәннәре кандидаты, Россиянең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез