Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров: «Көзен тырышмасак, язга авырга туры киләчәк»

Амбарларга кырлардан 2,3 млн тонна ашлык кайтарылды. Республикада бөртекле культураларны җыеп алу ахырына якынлаша. Узган ел белән чагыштырганда, уңыш күләме ике тапкырга азрак. Корылык игеннәрнең уңдырышлылыгына да тәэсир итми калмады, әлбәттә.

Быел бер гектардан чыккан уңыш күләме уртача 15,4 центнерны гына тәшкил итә. Республикада бәрәңге һәм яшелчә уңышы да мактанырлык түгел. Мондый вазгыятьтә бәяләр күтәрелмәсме? Халыкка нәрсәгә өметләнергә? Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистлар белән очрашуда урып-җыюга нәтиҗә ясады һәм иң актуаль сорауларга җавап бирде.

Аның сүзләренчә, республика казанына иң күп ашлыкны өч район – Алексеевск (103 мең тонна), Чистай (102,5 мең) һәм Арча (102,5 мең) җыйган. Уңдырышлылык буенча беренче урынга Тукай районы (гектарыннан 21,7 центнер) чыккан. Шулай ук Тәтеш (21,5 центнер), Чистай (20,7), Балтач (19,9) районнарының нәтиҗәләре яхшы. Иң түбән күрсәткечләр исә Кайбыч (10,3), Югары Ослан (9,6) һәм Әлмәт (6,3 ц/га) районнарында.

Инвесторлар арасында чәчүлек мәйданнарының иң  күбе «Агросила» холдингына туры килә. Аларда, башкалар белән чагыштырганда, уңдырышлылык та зур.

– Без аларны һәрвакыт үрнәк итеп куябыз. Алар технологияләр белән бик җитди шөгыльләнәләр. Анда республика кысаларында гына түгел, Россия буенча да профессиональ команда тупланган. Без үзебез дә алардан тәҗрибә алабыз. Технологияләр белән яхшы эш барган җирдә уңыш та әйбәт, – дип мактады министр агрохолдингны.

Марат Җәббаров сүзләренчә, быелгы корылык елында җирләрне эшкәртү, үсемлекләрне тукландыру, эретмә комплексларын куллану уңай нәтиҗә биргән. Быел кырларга тугыз процентка күбрәк туклыклы матдәләр кертелгән. Әлеге вакытта аграрийлар силоска кукуруз, рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм яшелчәләр җыю белән мәшгуль. Зәй районы шикәр чөгендерен эшкәртүгә керешсә, Буа зонасы урып-җыюга якынча сентябрьнең беренче көннәрендә чыгарга планлаштыра. Гомумән алганда, республикада 1,6 млн тонна татлы тамыразык җыеп алырга уйлыйлар. Уңдырышлылык, узган ел белән чагыштырганда, 45 процентка азрак.

Газетаның узган саннарында билгеләп узуыбызча, быел хуҗалыкларга терлек азыгы әзерләү дә җиңел булмады. Министр китергән мәгълүматлар буенча, республикада азык 92 процент әзерләнгән.

– Бу, узган ел белән чагыштырганда, азрак. Ләкин әле силос әзерлисе бар. Узган елгы запаслар да бар иде. Без районнар белән атна саен бу мәсьәлә буенча җыелышлар уздырабыз. Проблемалар булыр дип уйламыйбыз, – диде Марат Җәббаров.

Болардан тыш, быелгы уңышны җыеп алу белән беррәттән, киләсесенә дә әзерлек эшләре бара. Игенчеләргә 540 мең гектар мәйданда көзге культураларны чәчәргә кирәк.

– Уҗым культураларын чәчәргәме-юкмы икән, дигән шик тә бар иде, – диде министр. – Ләкин көзен чәчмәсәң, язгы культураларны утыртып бетерергә өлгереп булмаячак. Авырга туры киләчәк. Кемнеңдер техникасы җитмәячәк. Кемнеңдер җирне эшкәртергә өлгерми калуы бар. Шуңа күрә көзге культураларны чәчә башларга кирәк иде. Бүген чәчүлек мәйданнарының яртысында эшләр төгәлләнеп килә.

Киләсе елга яхшы уңыш алыр өчен дә көзен яңгыр булуы кирәк. Кызганыч, әлегә явым-төшем күренми.

– Һәр хуҗалык көзге уҗымга зур өметләр баглап тора, чөнки ул күбрәк уңыш бирә. Шуңа күрә бүген яңгыр кирәк. Ул булмаса, чәчкән уңышның тишелеп чыкмавы да, үсеп китә алмавы да бар. Ә уҗым мәйданнары күп. Безгә хәзер яңгыр телисе генә кала, – дип белдерде Марат Җәббаров.

Бәяләр турында

Ашлык һәм яшелчә уңышының көтелгәннән азрак булуын истә тотып, бәяләр тагын да өскәрәк сикермәсме? Бүген халыкны борчыган төп сорау әнә шулдыр, мөгаен. Бу уңайдан министрның да борчуы бар.

– Миңа калса, бәяләр барыбер берникадәр күтәрелми калмас, – диде ул. – Быел берара яшелчәләргә бәяләр бик нык артты. Ләкин ул узган елгы уңыш бетеп, быелгысын җыеп алырга өлгермәгән вакыт иде. Башка сәбәпләре дә булды. Быел ашлыкка бәя күтәрелер дип уйлыйм. Яшелчә, бәрәңгегә килгәндә, Татарстандагы ярминкәләр ярдәмендә без бәяләрне күпмедер дәрәҗәдә контрольдә тота алачакбыз. Республикада әлеге яшелчәләрне җыеп, сатуга чыгара башладылар.

Кыскасы, яшелчәләрне һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен арзанрак бәядән сатып алырга теләүчеләр өчен традицион көзге ярминкәләр 11 сентябрьдә башланачак. Һәм алар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Андагы бәяләр кибеттәгегә караганда, арзанрак булачак. Моннан тыш, министрлык ярминкәдә сату итүчеләрнең юл чыгымнарын тулысынча каплаячагын әйтте. Дәүләт ярдәме шулай ук икмәк пешерүчеләргә дә барып ирешәчәк.

– Быел без бәрәңгене дә, яшелчәләрне дә шул ук күләмдә утырткан идек. Барлык мәйданнарда да су сиптерелде. Шуңа күрә халыкны яшелчәләр белән тәэмин итүдә ниндидер авырлыклар булыр дип уйламыйбыз. Шәхси хуҗалыклардагы бәрәңгене дә исәпкә алсак, 1 млн тонна уңыш җыеп алырбыз. Республика яшелчә белән халыкны 65 процент тәэмин итәргә әзер. Калганын башка төбәкләрдән кертү буенча эш алып барыла,  –  диде министр.

Ашлык бәяләренә килгәндә, Марат Җәббаров Россия дәрәҗәсендә бәяләрне көйли алмауларын әйтте.

– Бүген барлык чикләр дә ачык. Россиядә гомуми уңыш күләме узган елдагы кебек. Корылык Идел буе зонасына гына кагылды, – дип белдерде.

Грантлар

Очрашу вакытында Марат Җәббаров дәүләт ярдәме, грантлар турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, узган ике елда 393 фермер грант алуга ирешкән. Бу ярдәм республикадагы сыерлар санын – 8 меңгә, мөгезле эре терлекләрне – 8,3 меңгә,  атларны – 2 меңгә, сарыкларны – 4,8 меңгә, кош-кортларны – 2 миллионга, умарта ояларын 5 меңгә арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

2021 елда хуҗалык итүнең кече формалары өчен 671,7 млн сум акча каралган. Әлеге ярдәм гаилә фермаларын, кооперацияләрне үстерү өчен тотылачак. Шулай ук республикада «Агростартап» һәм «Агропрогресс» программалары да уңышлы эшләп килә. Кызганыч, финанслау җитеп бетмәү сәбәпле, ярдәм теләгән барлык кешегә дә барып ирешә алмый. Мәсәлән, «Агростартап» программасы буенча 152 гариза тапшыручының нибары 60ы гына акча алачак.

Болардан кала, Татарстанда кооперативларга һәм шәхси хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтелә.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Зөһрә Садыйкова уңыш Авыл хуҗалыгы Ярминкә Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров

Көн хәбәре