Иң күбе яшелчәләр – барлыгы 5,7 мең тонна сатылган. Бәрәңге иң күп сатылганнар рәтеннән: аны 3,5 мең тонна сатып алганнар. Популярлык буенча икенче урында ит ризыклары - аларны 646,6 тонна сатканнар, аның яртысыннан артыгын сыер ите тәшкил итә. Өчлекне шикәр комы йомгаклый: анысы 577,8 тонна сатылган.
Шулай ук татарстанлылар 181 тоннага якын сөт һәм 1,2 миллионнан артык тавык йомыркасы сатып алган.
Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез