Авылда сәрхүш ир туктап торган машиналарга бәрелгән: зыян күрүчеләр бар

Кичә Биектау районы Дөбъяз авылында Hyundai автомобиле юлдан чыгып, туктап торган өч автомобильгә бәрелгән. Машина белән 54 яшьлек ир-ат идарә иткән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, ир-ат исерек килеш машина йөрткән. Һәлакәттә  18 һәм 17 яшьлек җәяүлеләр зыян күреп, хастаханәгә озатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре