Газетага язылу

Авылдан читкә китеп акча эшләүчеләр: «Тырышсаң, рәхәт яшәргә була»

Сала белән кала арасы бакча артына чыгып кергән кебек кенә. Читкә китеп акча эшләүчеләр шулай ди.

Авылдан читкә китеп акча эшләүчеләр: «Тырышсаң, рәхәт яшәргә була»
Илдар Мөхәммәтҗанов

Берәүләрнең һәр иртәсе шәһәргә чыгып китүдән башланса, кайберәүләр якыннарын айлар буе күрми. Акча җитмиме, нужа йөртәме, әллә кешенең тормышын үзгәртәсе киләме? Йөреп эшләүчеләрнең тормыш фәлсәфәсен аңларга тырышып карадык.

Ай саен аерылышу

Безнең якта Себергә барып эшләүчеләрне «Себер бае» дип йөртәләр. Азнакай районының Урманай авылы егете Ришат Шәфыйков та Нижневартовскига кесә ягын калынайтырга дип киткән. Авылда андый кушамат такмасалар да, сигез ел эчендә шактый гына мая җыярга өлгергән ул.

– Тормыш шартлары яхшырды. Ике катлы йорт салдык. Тырышсаң, рәхәт яшәргә була, – дип шөкер итә Ришат. – Башта авылда клуб мөдире булдым, аннан таш чыгардым. Карьер ябылгач, Себергә чыгып киттем. Эш кирәк бит, гаиләне туендырасы бар. Анда авылдашым Рафис урнаштырды. Үзе шул якларда төпләнеп калды. Подъемниклар ремонтлыйм. Бер ай эшлим, бер ай ял итәм. Тагын бер елдан лаеклы ялга чыгар вакыт җитә. Кайтырмынмы, калырмынмы – әлегә белмим. Еракка йөреп эшләү арытмады. 53 яшь кенә әле миңа. Гаиләм бар. Өч бала үстерәбез. Хатыным еракка китүемә каршы килмәде. Ул үзе хат ташый. Ачык йөз белән озатып кала, каршы ала. Рәхмәттән башка сүз юк.

Нәселләре белән Себергә барып эшләүчеләрне дә эзләп таптык. Әнә Минзәләдә яшәүче Люция Гаязованың ире 40 ел Себердә эшләп кайткан. Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу – бораулаучы. Люция апаның бертуган энеләре, балалары да шул якта. Улы Альберт та Иркутскида хезмәт куя икән. Аның эшкә барып урнашуына да 26 ел вакыт үткән.

– Ирләренең еракка чыгып китүенә бар хатын-кызның да сабырлыгы җитми. Ә сез ничек түздегез? – дип сорадык хуҗабикәдән.

– Балалар үстерәсе бар иде. Алар дип яшәдек. 4 айдан ук яслегә йөрттем. Хатын-кыз өйдә генә көтеп утырырга түгел, эшләргә тиеш дип саныйм. Ирем вахта белән барып йөрде. Элек ике атна эшләп кайталар да, ун көн безнең янда торып китәләр иде. Хәзер аерылышу бер айга сузыла, – ди Люция апа. –Әтиләрен авыр эштән кайта дип көтеп алдык. Тәмле ризыклар пешереп куя идек. Төнлә кайтса да, балалар да йокламыйча, сагынып каршы алдык. Бер-береңә ышанып, вәсвәсәгә бирелмичә яшәү кирәк. Киленем дә улымны көтеп ала. Юл йөрүләре җайлы түгел, араны меңләгән чакрым аерып тора бит. Күңелем белән шуларны уйлап яшим. Акча дип саташмадык. Балаларыбыз мөстәкыйль булып үсте. Шөкер, җитеш тормышта яшибез. Ике катлы йорт салдык, машиналар алдык.

Акча җитмәгәч...

Саба районының Миңгәр авылы егете Ленар Ярмөхәмәмәтов ун елдан бирле ерак юлларга йөри. Россиянең барлык шәһәрләрен гизеп чыккан. Иң ерагы – Владивосток, Кырым, Мурманск. Без сөйләшкәндә «дальнобой егет»нең Сургутка барышы иде. Өенә ун көннән әйләнеп кайткан чаклары да була, кайчак якыннарын ай буе күрмичә түзеп торырга туры килә. Йөкнең төрлесен ташый. Хәзерге вакытта азык-төлек илтә, алып кайта.

– Лесхозда алты ел янгын сүндерүче булып эшләгән идем. Электән үк сәфәрләргә чыгып, дөнья күрергә хыялландым. Теләгем тормышка ашты. Беренче вакытта юл йөрү газаплары туйдырса да, хәзер ияләштем инде. Нәрсәсен яшереп торасың инде, чыгып китүем акчага бәйле булды. Ипотека түлисе бар иде. Шөкер, анысын капладык инде. Кесә ягы калыная. Айга 150 мең сум акча эшләп була. Әмма шул ягы бар: өйдә торып, гаиләгә вакыт бүлеп булмый. Шунысы кызганычрак, – ди 39 яшьлек өч бала атасы. – Хатыным башта сүз әйтмәде, акча кирәк иде бит. «Кайтмыйсыңмы соң?» – дип тә әйткәли. Хәзер инде үзем юлга чыгарга атлыгып торам. Үзе бер яшәү рәвешенә әйләнде. Аңлашып яшәгәндә, юл йөрү гаилә мөнәсәбәтләренә киртә түгел дип саныйм.

Кечкенә авылда берни юк

Равил Ризаэтдинов 4 йортта 7 кеше яшәгән Сарман районының Боламык авылында гомер итә. Көн саен Азнакайга барып эшләп кайта ул. Ике ара – 100 чакрым. 39 яшьлек егет өчен ул ара каядыр кибеткә баруга гына тиң хәзер.

– Авыллар бетеп килә. Эш булмагач, яшьләр шәһәргә китә. Аларның да фатир, машина аласы, матур итеп киенәсе килә. Ни генә дисәң дә, барысы да акчага килеп төртелә. Еракка чыгып эшләү күп кешене ардыра. Синең кебек бер көн дә йөреп эшли алмас идек, дип әйтүчеләр бар, – ди Ришат.

Ришат башта крестьян-фермер хуҗалыгы булдырып, терлекләр асраган. Тик табыш китерми башлагач, 2019 елда аны туктаткан. «Август – Мөслим» хуҗалыгында аңа яхшы хезмәт хакы тәкъдим иткәннәр. Акчасыннан бигрәк, яңача технологияләр белән эшләү дә кызыктырган. Хәзер шунда участок җитәкчесе вазыйфасын башкара. Еракка китеп эшләрмен дип башына да китермәгән.

– 2010 елда Азнакай районына беренче тапкыр эш буенча барырга туры килде. Бик ерак, башка килмим, дип кайтып киткән идем. Алай дияргә ярамый икән. Ун ел дигәндә, шунда эшкә урнаштым. Дөресен генә әйткәндә, монда яшим, дисәм дә була. Иртәдән кичкә кадәр шунда. Көн саен өйгә кайтып йөрим. Барып эшләү миңа азарт өсти, – ди ул. – Еракка йөрү гаилә мөнәсәбәтләренә йогынты ясый дисезме? Әйе, гаиләнең ныклыгы шунда сынала да инде. Баламны ялгыз үстерәм. Ике арада эш тә комачаулагандыр, бәлкем. Авыл хуҗалыгында яхшы уңыш аласы килә. Соңга калып кайткан чаклар да була. Андый очракта кая йөргәнеңне аңлатып булмый. Аңлатсаң да, хатын-кызның бөтерергә ярата торган гадәте бар. Гаиләдән читтә булу җиңел түгел, билгеле. Бала чирләп китсә, сырхауханәгә илтә алмыйсың. Хатын-кызның ачуы чыгарга мөмкин. Андый чакта булыша алмау ир-атның күңелен тырнап тора. Ирләрне дә аңлап була, акча эшләргә дип чыгып китәләр. Өй салам, машина алам, гаиләне тагын да яхшырак яшәтәм дип тырыша алар. Хатыннарның аңлаганнары да күп, аңламаганнары да бар.

Пенсия искә төште...

Балтач кызы Гөлнара Ганиева бер елдан артык Казанга – республика клиника онкология диспансерына барып эшли. Ике ара – 100 чакрымнан артык. Икътисадчының шәһәргә китүенә нәрсә сәбәпче булган?

– Тормышымны үзгәртеп, яңа сулыш бирәсем килде. Әмма иң беренче чиратта пенсия турында уйладым. Танышларым арасында 14 мең сум пенсия алучылар да бар. Аңа ничек яшәп булсын?! Әле бит балаларга да булышасы килә. Һәр ананың йөрәге шундый бит, – ди 52 яшьлек Гөлнара. – Башта районда статистика бүлегендә эшләдем. Җанисәпләр, сораштырулар үткәрә, хисаплар туплый идек. Кыскартуга эләккәч, кибетче булып урнаштым. Кибетне әле дә ташламадым анысы. Казанга исә пенсия турында уйлап, бюджет эше кирәк, дип киттем. Танышым тәкъдим итте. Операцияләр бүлегенә урнаштым. Хезмәт хакым әйбәт. Айга сигез тәүлек эшләп кайтам. 50 мең сумлап акча алам. Мин бик риза. Кыенлыкларын күрмим. Юл йөрү дә куркытмый. Иртәнге сәгать 4 тә торып, биштә чыгып китәм. Машиналар йөреп тора. Нигә алданрак бармадым икән, дип үкенеп куям кайчак. Шәһәрдә яшәргә кызыкмыйм, авылда да бик рәхәт. Ирем каршы килмәде. Үзеңә җайсыз булмаса, эшлә, диде. Каядыр барып эшләү гаиләне какшатырга бер сәбәп дип уйламыйм. Барысы да кешенең үзеннән тора.

Республикада барлыгы 2043,4 мең кешенең эш урыны бар. Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу – эш яшендәге халыкның 62,4 проценты дигән сүз. Россия буенча әлеге күрсәткеч – 61,8%. Эшсезләр саны исә – 35,6 мең кеше (1,7%).

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре