Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча Татарстан – илдә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. Әмма бездә дә кичекмәстән хәл итәсе проблемалар хәттин ашкан. Шуларның берсе – авыл җирлегендә төрле кооперативларга берләшеп, яңа эш урыннары булдыру.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары һәм күпсанлы белгечләр катнашында республиканың дүрт төбәгендә узачак зона киңәшмәләрендә шул турыда җитди сөйләшү булачак.
Ел ахырына санаулы көннәр генә калып барганда, авыл хуҗалыгында кайбер нәтиҗәләр турында фикер йөртергә була. Кызганыч, әмма алар әллә ни шатланырлык түгел. Корылык һәм пандемия афәте күп кенә мөмкинлекләрне тормышка ашыруга киртә куйды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, югалтулар хәтта Россия күләмендә авыл хуҗалыгы эш нәтиҗәләре белән чагыштырганда да зуррак. Тулаем продукция җитештерү күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда Россиядә 4,3 процентка кимегән булса, Татарстанда түбән тәгәрәү 11,9 процент тәшкил итә. Ел дәвамында запас частьлар – 28, ягулык-майлау материаллары – 22, минераль ашлама бәяләре 66 процентка артканда, табышлы эшләү турында хыялланырга гына кала шул инде.
Бу турыда сүз алып барганда, ирексездән «суга батучыны коткару – батучының үз эше» дигән гыйбарә хәтергә төшә. Бернинди кыенлыкларга карамыйча, авылда үз кыйбласын табып, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында елдан-ел югарырак нәтиҗәләргә ирешүче фидакарьләргә корылык та, җитештерелгән продукциягә тиешле бәя булмау да киртә түгел. Игенчелек, терлекчелек һәм башка тармакларда берсеннән-берсе югарырак нәтиҗәләргә ирешә андыйлар. Нигездә үз тырышлыклары белән көн күрсәләр дә, дәүләт ярдәменнән дә баш тартмыйлар. Нәтиҗәдә шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең баш саны 290 меңгә җитсә, фермер хуҗалыкларында сыер саны 4200гә арткан.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада 2021 елда төрле дәүләт программаларында катнашып, авылда кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында күпләп мал-туар, кош-корт асраучылар дәүләттән 676 миллион сумлык ярдәм алган.
Эшләргә теләге булганнар җаен таба үзе. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин сүзләренә караганда, авылларда кулыннан эш килә торган егет-кызлар әле дә байтак. Аларны табарга, ярдәм итәргә, кызыксындыра белергә генә кирәк. Гаҗәп, әмма факт: ел дәвамында Нурлат районында 1812 кеше үзмәшгуль булып теркәлеп, авыл хуҗалыгының төрле юнәлешендә үз эшен булдырган. Яңа оешкан кооперативлар саны да арта.
– Авылда мөстәкыйль эш башлаучыларның күпчелеге терлекчелек һәм кошчылык юнәлешен сайлый. Андыйларга «Агростартап» программасы буенча 476 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелде. Башка программалар нигезендә дә дәүләт ярдәме арта, – ди авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов.
Мондый мисалларны тагын китерергә була. Нәтиҗәсе дә үзен көттермәстер, шәт. Белгечләр исәпләвенчә, киләсе елда хуҗалыкларда савым сыерларның саны – 1840 башка, атлар – 840, кош-корт 540 мең башка артырга тиеш.
Әмма дәүләт ярдәме дә үзлегеннән килми. Аның таләпләре байтак. Кукмара, Саба, Тукай, Сарман районы хуҗалыклары дәүләт ярдәмен даими файдалана алсалар, тиешле документларны әштер-өштер генә әзерләү аркасында Әлмәт, Тәтеш, Баулы һәм кайбер башка район хуҗалыклары андый ярдәмнән быел да мәхрүм калган.
Авылда нинди дә булса эш башласаң, меңнәрчә кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Авырлыкларны җиңәр өчен берләшү кирәк, ди тәҗрибәле эшмәкәрләр. Ә берләшүнең иң отышлы юлы – кооперативлар төзү. Бу турыда сүз күп булса да, авыл җирлегендә яшәүче 900 меңнән артык кешенең бары тик 9 меңе генә шушы юлны сайлаган. Житештерелгән продукцияне эшкәртеп сату, дәүләт ярдәме алу һәм башка бик күп проблемаларны бергәләшеп эшләгәндә генә уңышлы хәл итеп була.
– Муницаль районнарга ел саен авылда яшәүчеләрне төрле кооперативларга берләштерү, яңа әгъзаларны күбрәк җәлеп итү бурычы куела. Илкүләм проектларда кооператив әгъзаларына тапшыру өчен терлек-туар, техника һәм башка кирәк-яраклар сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау мөмкинлеге бар. Быел 41 кооперативка 180 миллион сум акча бирелде. Башка юнәлешләргә дә ярдәм итү карала. Шуңа да карамастан, илкүләм проектны үтәүдән читтә калучылар бар. Андыйлар бөтен республиканың дәрәҗәсен төшерә, – ди Марат Җәббаров.
Камил Сәгъдәтшин
Фото: Татар-информ
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез