Рио-де-Жанейродагы G20 саммитында Кытай лидеры Си Цзиньпин фәкыйрьлеккә каршы көрәш алып баруда үз рецептларын игълан итте. Кызык як шунда: фәкыйрьлек турында сөйләшә башладыңмы, сүз авылга барып тоташа. Күк асты илендә авылны фәкыйрьлектән чыгаруның күпсанлы чаралары эшләнгән. Иң мөһим чараларның берсе – түрәләрне эшкә авылга җибәрү. 2015 елдан башлап 3 миллион партия функционерын шәһәрдән авылларга беренче секретарь итеп озатканнар инде.
Чараның рациональ орлыгы шунда: урындагы шартларны яхшылап өйрәнгәч кенә, үзәккә үткән мәсьәләләрнең рецептын табып була. Идея бик үк яңа түгел. Колхозлар төзегәндә, большевиклар шәһәр эшчеләрен авылга җитәкче итеп озату тәҗрибәсен кулланалар. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»ен хәзер мәктәпләрдә өйрәнмиләр бугай инде. Өйрәнсәләр, яшьләр Давыдовның ничек итеп авыл мужигына үрнәк күрсәтү өчен иртәдән кичкә кадәр җир сөреп каравын күрерләр иде. Әмма дә ләкин утызынчы елларда да, сугыштан соң да авылга җитәкче итеп җибәрелеп, анда төпләнеп калган бер генә шәһәр кешесен дә белмим мин. Аларның максаты да авылны күтәрү түгел, аны мөмкин кадәр күбрәк сыгу гына иде. Шуңа күрә авыл кешесе җирдә эшләп, иген үстереп, ит һәм сөт җитештереп ачлыктан интекте, авыз тутырып ашый алмады.
Брежнев КПСС җитәкчелегенә килгәнче, авыл кешесе бушка эшләде. Хезмәткә гарантияле түләү керткәч кенә, ниһаять, авылда да кулга акча бирелә башлады. Тарихка артык зур экскурсия ясыйсы килми, чөнки максат ул түгел. Хәзер яшьләр авылда бөтенләй диярлек калмый. Сәбәбе гади: эш авыр, түләү начар. Эшкә кеше табу проблемасы соңгы чиккә җитеп кискенләшә. Әлегә фермаларны мигрантлар коткара. Ләкин доллар курсы үсеп, сум бөтенләй очсызланса, мөһаҗирләрне дә тотып булмас шикелле. Ул проблема баш калкытырга гына тора.
Сүзне Кытай реформалары белән башлаган идек. Бу ил коммунистларының башлангычында печтек кенә бер кимчелек бар. Түрәне авылга җитәкче итеп җибәрдеңме, ул анда бик тиз бюрократлашачак: ришвәт алырга күнегәчәк, үз җаен җайлап яшәү ягын күбрәк кайгыртачак. Менә бу проблеманы – авылдагы фәкыйрьлек мәсьәләсен шул рәвешле чишү ысулын без «Ватаным Татарстан»да берничә ел элек тәкъдим иткән идек. Без башкарак, оптимальрәк юл күрсәттек: карьера ясарга теләгән һәркемне (шәһәрдә яшиме ул, авылдамы) берничә ел фермада сыер саварга, кырда тракторда эшләргә мәҗбүр итәргә, дидек. Әйтик, киләчәктә чиновникмы, депутатмы буласың килсә, хезмәт кенәгәңдә авылда биш елмы анда, өч елмы эшләгән дигән язу торсын.
Бездә бит хәзер түрәләрнең династиясе барлыкка килә башлады: әтисе – министр, улы – министр. Бер дә каршы килергә ярамый андый династияләргә, ләкин бала башта авылда хезмәт юлын үтсен. Авылда технологик эш урыннары булдыру, инвестицияләр ясау мәсьәләсен хәл итәргә булышачак ысул бу. Дума депутатларының уллары, оныклары авыл фермасында стажировка үтә икән (әйтик, министр оныгы белән бергә), ничек уйлыйсыз: бюджет проектына тавыш биргәндә алар ни өчен борчылачак? Авыл өчен, әлбәттә. Хөкүмәт бюджет проектын эшләгәндә үк авылга саллы инвестицияләр мәсьәләсен өстенлекле итәчәк.
Гаҗәпләнмәгез: көтү көтмәгән пәйгамбәр булмады. Аллаһның киләчәктә зур державалар белән идарә итәчәк илчеләре барысы да башта фәкыйрьлек һәм авыр хезмәт белән сыналдылар. Шунсыз гадел идарәче булып үсү мөмкин түгел чөнки. Илдә нинди зур чиновниклар армиясе барлыгын чамалыйсыздыр. Боларның һәркайсының әтисе юлын кабатларга теләгән балалары авыл мәктәбен үтә башласа, фермада эшләү өчен чират тезеләчәк, түрәләр саны да берникадәр кыскарыр, бәлки. Менә дигән административ аппарат реформасы үткәреләчәк. Югыйсә чиновниклар санын гел ун процентка кыскартып торалар, кыскарткан саен баш саннары артып тора.
Укучыларның күбесе идеяне юләргә санар, бәлки. Ләкин идеяне элекке авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев әфәнде дә күптән түгел генә күтәреп чыкты. Ул якындагы өч елда авылда кадрлар дефициты нәтиҗәсендә катастрофа көтелүен әйтте. «Яшь кыз сыер савучы булып авылга кайтсын өчен аңа 150–200 мең сум түләргә кирәк булачак, бездә андый акча юк. Якындагы киләчәктә булмас та», – диде. Һәм бюджетта эшләүчеләрне авылга җибәреп кенә мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлеген аңлатты. Бюджетта эшләүчеләрдән кемнәрне авылга җибәреп була? Укытучылар болай да җитешми. Мәктәпләрдә пенсионерлар өстенлек итә, алар китсә, мәгарифтә кадрлар мәсьәләсе авыл хуҗалыгындагыдан ким булмаячак. Табиблар – дефицитта. Хәтта полицейскийлар җитешми дип чаң сугалар. Кытлык сизелмәгән бюрократлар армиясе генә кала.
Авторны юләргә санамасыннар өчен тагын бер фактны китерәм. Быелның маенда Дәүләт Думасына «О государственной системе срочного перемещения рабочей силы» дигән канун проекты кертелде. Аны Федерация Советы Рәисе Матвиенко ханым, Дума Рәисе Володин җитәкчелегендәге бер төркем депутатлар тәкъдим итте. Берничә атаклы сенатор да кушылды. Канун эшче куллар артык булган тармаклардан кешеләрне кадрлар дефициты күзәтелгән урыннарга дәүләт җитәкчелегендә күчерү механизмын булдыруны күз алдында тота. Килешәм, килешәм, бик үк шәп нәрсә түгел бу. Шәһәрдән авылга ярдәмгә килүчеләрне күргән бар. Совет чорында бар иде бит шундый тәҗрибә: эшчеләр һәм инженерлар бәрәңге алырга җибәрелә иде. 1991 елда берничә йөз кеше автобусларга төялеп килеп төшә дә аркаларына аскан зур капчыклары тулганчы гына эшләп, басу кырыена куелган үлчәүгә якын да килмичә, бушка бәрәңге күтәреп кайтып китә иде. Базарда юк бәрәңге, монда – бушка. Вазгыять кабатланмасын өчен, авыл хуҗалыгы продукциясенең сатып алу бәясен өч-дүрт тапкыр күтәрергә була. Хезмәткә түләү мәсьәләсен дә, эшче куллар кытлыгын да шулай хәл итеп була. Ләкин моңа дәүләт тә, халык та әзер түгел. Майга һәм йомыркага бәя күтәрелүгә, бөтен ил ду куба. Шәһәргә киткән элекке авыл кешесе кыйбатка ашарга риза түгел. Хәзер авылның да бушка эшлисе килми инде. Дилемма кискен куела һәм ашыгыч хәл итүне сорый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез