Авылның ике ләгънәте: балтырган белән паспортсызлыкны нәрсә берләштерә?

Берничә көн элек 1972–1978 елларда чыккан Арча район газетасы «Коммунизмга»ның төпләмәләрен актарып утырдым. Совет чорының сулышы газета битләрендә яхшы сизелә: тормыштагы кимчелекләр фельетоннар ярдәмендә рәхимсез тәнкыйтьләнә, гаеплеләрнең исемнәре атала, аерым оешмалардагы җитешсез яклар да өскә калкытыла. Соңгысына оешма җитәкчеләре төпле һәм тулы җавап бирә.

Шунысы кызык: газетада басылган күп материаллар минем хәтердә калган. Хәтердә калган шундый бер язманы эзләп, төпләмәләрне алдыма ачып салдым да инде мин. Газета саннарының берсендә (1972 елгы) почмакка урнаштырылган уч төбе кадәр генә мәгълүмат игътибарны җәлеп итте: «Чыктым аркылы күпер» дип атала. Журналистлар колхоз җыелышлары беркетмәләрен күтәргәннәр дә, шулардагы мәгънәсезлекләрне фаш иткәннәр. Менә «Известия» колхозы идарә утырышы беркетмәсеннән бер өзек: «Фәйзрахманов Рәфкать паспорт алу өчен рөхсәт язуы сорый. Карар: паспортсыз авылда йөрергә өйрәнсен».

«Ватаным Татарстан» битләрендә бу теманы күтәргәнем булды минем. «Коллыкны озату юбилее» дигән язма авыл кешесенә паспорт алырга рөхсәт иткән карарның 50 еллык датасына багышланган иде. Хәзер күпләрнең шкаф тармасында төп паспортыннан тыш чит илләргә чыгу хокукы бирә торган паспорты да яткан заманда кайчандыр кемнәрнеңдер эчке паспортны җиргә тезләнеп тә алу мөмкинлеге булмау гаҗәп тоеладыр. Әмма бу хак иде. Чит илләргә атаклы шәхесләр дә райком комиссиясе алдында уңышлы имтихан тотсалар гына чыга ала иде...

Автор «Известия» колхозы колхозчысының паспортсыз калу тарихын милләтнең ассимиляциясенә бәйләргә тели. Паспорт алу авыл кешесе өчен ник кирәк? Авылдан чыгып качу өчен. Авылда исә чып-чын крепостное право. Халыкның ни дәрәҗәдә хокуксызлыгын югарыда китерелгән беркетмә юллары ачык чагылдыра. Күз алдыгызга китерегез: идарә вәкилләре дип аталган ниндидер кешеләр синең тормышыңны шулкадәр ирексезли ала икән, алар алдында тезләнү генә түгел, шуышырсың да. Авылдан китү, шәһәрнең бер тулай торагында кечкенә генә бүлмәдә ятакка ия булу үзеннән-үзе сине югарырак категория кешесенә әйләндерә: «коллар»га югарыдан карый башлыйсың, «деревня», «колхозник» дигән мыскыллаулы сүзләр барлыкка килә. Мин үзем «авылда яшәгән килеш шушыларга ирешә алгач...» дигән сүзләрне әле дә ишеткәлим.

Паспортсызлык, ягъни хокуксызлык авылның чын ләгънәтенә әверелә, берничә катлау кешесенең деградациясенә юл ача: а) үзен махау авыруы белән чирләгән кеше амплуасында хис итүче хокуксызларның әхлакый яктан түбән төшүе, б) авыл бюрократиясенең шәхес буларак череп таркалуы, в) сәнәктән көрәккә әйләнүен оныткан кичәге авыл, бүгенге шәһәр кешесенең, тәкәбберләнеп, түбән тәгәрәве. Боларның һәркайсы турында томнар язарга булыр иде. Әмма без теманы тарайтабыз, милләтнең ассимиляциясе хакында гына сөйләшәбез.

Ирекле рәвештә паспорт алу мөмкинлеге булмаса да, авыл кешесе барыбер читкә ычкынуның җаен таба. Моның берничә законлы юлы бар: армиядән кайтмыйча читтә төпләнеп калу, комсомол путевкасы белән гигант төзелешләргә китү, чит өлкәләрдәге авылларга (нигездә Ерак Көнчыгышка) язылып китү… Адәм баласы, бу ысуллар белән туган халкыннан аерылып, чит кавемнәр арасына китә. Ул анда теләмәсә дә ассимиляцияләнә: тел һәм гореф-гадәтләр акрынлап онытыла, балалар инде күпчелектә рус телле булып үсә, оныклар гаиләне дә башка кавемнәр белән кора, чөнки үзләрен инде татар дип бөтенләй хис итми. Әле соңгы көннәрдә генә читтә яшәүче берничә милләттәштән хәбәр алдым: оныклары (кыз балалар) гаилә корачак парларын әти-әниләре белән таныштырганнар. Берсенең дә сыңары безнең милләттән түгел. Икенче буын әле (татарлыгын сакларга тырышканнар хакында бара сүз) гаиләне үз милләте кешесе белән корган, өченче буын инде моңа омтылмый да,  кирәксенми дә.

Совет чорында авылда яшәп калган катлау бар бит әле. Китәргә мөмкинлеге булса да калучылар бар, сәләте чамалы булу сәбәпле китәргә куркып калучылар җитәрлек. Совет чорының авыл тәртипләре шундый: яшим дисәң, сиңа терлек асрарга кирәк, чөнки авыл кибетендә ит, сөт-катык сатылмый. Җитмешенче елларда без, авылда терлек тотып та, итне җитәрлек ашый алмый идек, чөнки гаиләң ишле булса да, бер баш сыердан артык асрый алмыйсың. Терлек азыгы табып булмый. Авыл кешесе басудан чүп үлән җыя (күрсәләр, ачуланалар, чөнки чүп үлән арасына культуралы үсемлекләрне дә кыстыру гадәте бар), коры елгалар, болыннар, урман аланнары, куаклыклар качып чабыла. Менә монысында җирле бюрократия үзенең бөтен өстенлеген күрсәтә дә инде: төнлә, я таңда качып чапкан печәнеңне фермага кайтартып бушаттыра, башка санкцияләр кулланыла. Шуңа карамастан, кешеләр елга-болыннарны пәке белән кырган төсле итәләр иде. Моның әһәмиятен номенкулатура аңламый, шуңа күрә кайдадыр актив рәвештә, кайдадыр пассиврак печән чабучыларга каршы репрессияләр куллана.

1960–1970 елларда совет хөкүмәте тырышлыгы белән авылларга балтырган – Сосновский балтырганы дигән афәтне кайтарталар. Терлек азыгы буларак кайбер колхозлардан иктерәләр аны. Афәтен аңлап алуга, борщевик игү туктатыла, әмма әрсез үсемлек кешеләр һәм терлекләр йөрми торган урыннарда аз гына күләмдә үрчеп кала, киң таралмый. Автор ассызыклый, киң таралмый, чөнки көтү йөргән урыннарда сыерлар һәм сарыклар аңа таралырга ирек бирми. Көтү йөрмәгән җирләрне, качып, халык чистарта: үрчергә һич мөмкинлек юк. 2000 нче еллар башында гына көтүләр кимеп, кешеләр печән чабудан бизә башлагач, кинәнә теге үсемлек. Минем эш өстәлендәге ясалма акыл әйтә: борщевикка каршы көрәшүнең иң яхшы биологик ысулы – сарыклар, ди. Сарык көтүләре – хәзер экзотика инде, эзләп тә таба алырлык түгел.

Укучылар гаҗәпләнер: паспортсызлык белән балтырган темасын ник бергә китереп куштың әле, диярләр. Бу теманың икесен дә безнең халыкның хокуксызлыгы мәсьәләсе берләштерә. Балтырган исә – милләтнең ассимиляциясе символы, шуңа һәйкәл булып тоела миңа. Халык аз гына көчсезләнүгә, яулый да ала...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре