«Сез Минскида белорусча сөйләшүче кешене ишетмәссез. Телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне авыл саклый». Әлеге фикерне Белоруссиядән Казанга Авыл яшьләре конгрессына килгән Марина Еременко әйтте. Татарстан яшьләре дә аның сүзен куәтләде.
Энҗе Хисамова – «Челны-бройлер» оешмасында мал табибы булып эшли. Тумышы белән Актаныш районының Иске Бикчәнтәй авылыннан булган туташ салага кайтып эшләргә дә каршы түгел.
– Авыл кызы булгач, ветеринария тармагы миңа бик якын. Хайваннарны яратам, миңа калса, ветеринария – авыл хуҗалыгында иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Чаллыга килгәнче авылда мал табибы булып эшләп алдым. Хәзер дә, әгәр туры килсә, авылда яшәргә һәм эшләргә кайтыр идем. Бу мине бер дә куркытмый. Кияүгә чыгып, гаиләм белән рәхәтләнеп авылда яшәр идем. Гомумән, авыл хуҗалыгының күп юнәлешләре кызыклы, киләчәге өметле. Яшьләрне дә җәлеп итеп булыр иде. Иң мөһиме – яхшы хезмәт хаклары, яшәр һәм ял итәр өчен шартлар булу кирәк. Һәм, әлбәттә инде, теләк, – диде яшь белгеч.
Энҗенең фикеренчә, мондый халыкара чаралар яшьләр өчен файдалы һәм кызыклы.
– Безнең барыбыз алдында да бер бурыч тора – яшьләрне авыл хуҗалыгына җәлеп итү. Шушы ике көн эчендә без бик күп экскурсияләрдә булдык. Мәсәлән, кичә Саба районына бардык. Һәм, дөресен генә әйткәндә, мин андагы үсешне, инфраструктураны, яшьләр өчен тудырылган бик күп мөмкинлекләрне, спорт объектларын күреп шаккаттым. Авыл, район җирендә дә шулай яшәп һәм эшләп була икән бит! Һәм алар әле дә үсә, яңалыкка омтыла. Район башлыгы Рәис Миңнеханов безнең белән аралашкан вакытта: «Районга эшләргә һәм яшәргә кайтыр өчен сезгә нәрсә кирәк? Нәрсә җитми?» – дип сорады. Мин үзем теннис белән кызыксынам. Район башлыгына да әлеге спорт төренә бәйле хыялларымны җиткердем, – диде Энҗе.
Быел Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе оешуга – 15 ел. Шуңа күрә халыкара чараны да Казанда уздырырга булганнар. Өч көн дәвамында Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан, Төркия, Белоруссия, Казахстан, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан һәм Кытайдан килгән яшьләр бер-берсенең проектлары белән танышты, элемтәләр булдырды. Районнарга чыгып, төрле темаларга фикер алыштылар. Мамадыш районында авыл эшмәкәрлеге турында, Алабуга районында – авыл туризмы, ә Сабада яшьләр сәясәте турында сөйләштеләр.
Аграр яшьләр берләшмәсенең башында торган Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов яшьләргә рәхмәтен һәм киңәшләрен җиткерде.
– Мин сезгә рәхмәтле. Төп эшләрегездән тыш, сез әле иҗтимагый файдалы эшләр белән шөгыльләнергә дә вакыт табасыз, чөнки авыл безнең өчен бик мөһим. Ул икмәк, басулар, сөт, икътисад кына түгел, ә безнең телебез, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез дә. Ә болар – безнең байлыгыбыз. Аны кадерләргә һәм сакларга кирәк. Без башкалардан шуның белән аерылып та торабыз. Шәһәр яшьләрне үзгәртә, ә авыл саклый, – диде ул.
Кызганыч, авыллар бетә, кечерәя, яшьләр төрле сәбәпләр аркасында читкә китә. Монысы да яңалык түгел.
– Моның сәбәпләре турында уйлангансыздыр инде. Безгә сезнең караш мөһим, чөнки авылны яшьләргә тапшырабыз. Аны сезгә саклыйсы, ә без – бу эштә ярдәмчеләр. Федераль дәрәҗәдә ниндидер темаларны күтәрергә кирәк икән, мин сездән тәкъдимнәр көтәм, – дип тәмамлады сүзен Илдар Гыйльметдинов.
Бу мәсьәләдә күрше Чуашстанның данлыклы Шыгырдан авылыннан үрнәк алырга кирәк. Алар авылны саклап калуның ысулларын иман ныклыгында, бердәмлектә һәм хезмәттә тапкан. Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина Шыгырданнан килгән вәкилгә сүз биргәнче үк: «Анда халык йортларда түгел, икешәр-өчәр катлы хан сарайларында яши. Һәр гаиләнең үз җитештерү цехы, техникасы бар. Бер авылда гына да унбер ит эшкәртү һәм ике сыр ясау цехы бар», – диде.
Шыгырдан территориаль бүлеге җитәкчесе Илнар Абайдуллин сүзләренчә, авыл халкы телне, динне, тамырларын саклап яши. Монда 6 мең кеше яши, 2 меңнән артык йорт бар. Мәйданы 5 мең гектарны тәшкил итә. Сигез мәчет, бер мәдрәсә эшли. 300 дән артык кече һәм урта бизнес объекты бар. Төп юнәлеш – терлекчелек. Шәхси хуҗалыкларда 8 меңнән артык мөгезле эре терлек бар. Аларның 1,5 меңе – сыерлар. Ит һәм ит продуктлары төрле төбәкләргә озатыла.
– Безнең халык тырыш кына түгел, динле, иманлы да. Динне кысрыклаган елларда да авылда азан тавышы тынмаган. Бүген дә авыл халкы хәләл принципларына тугры калып яши. Мәчетләр төзиләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, җәмәгать советы эшли. Әгәр гаиләдә кем дә булса каты авырып китсә яки кыйммәтле дәвалану кирәк булса, совет ярдәм итү турында карар чыгара һәм ике-өч көн эчендә кирәкле акчаны җыеп та тапшыралар. Бу – чын бердәмлек үрнәге, – диде Илнар Абайдуллин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез