Аз йоклауның симерүгә сәбәпче булуын ачыклаганнар

«JACC» медицина журналында күптән түгел бик кызыклы тикшеренү нәтиҗәләре басылып чыккан. Анда йокы туймау һәм симерүнең үзара бәйләнеше аңлатылган.

Галимнәр уздырган әлеге тикшеренүдә 19–39 яшьләрдәге 12шәр кешедән торган ике төркем катнашкан. Аларны 21 тәүлеккә сырхауханәгә урнаштырып, бер төркемдәгеләргә тәүлегенә 4–5 сәгать кенә, ә икенче төркемгә 9 сәгать чамасы йоклау мөмкинлеге бирелгән. Шул ук вакытта алар җаны теләгән  кадәр ашый алган. Тәҗрибәдә катнашучыларның күпме күләмдә ашавын, кулланылган калорияләрен, май тукымасы күләмен һәм аның бүленешен, шулай ук энергия сарыф ителү дәрәҗәсен контрольдә тотканнар. Нәтиҗәдә, аз йоклаган кешенең күбрәк ашавы, нәтиҗәдә артык калорияләр җыюы ачыкланган. Энергияләре сарыф ителмәү сәбәпле, алар 21 көн эчендә шактый авырлык җыярга өлгергәннәр. Йокысы туйганчы йоклаучылар исә ашау белән артык мавыкмаган, аларның гәүдә авырлыгында да сизелерлек үзгәрешләр күзәтелмәгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре