Азат Нургалиев: «Артист һөнәренә холкым туры килми»

Татарның “моң” сүзен башка телдә ничек кенә әйтеп карасаң да, төп мәгънәсен җиткереп булмый. Аны җаның-тәнең белән тоярга кирәк. Җырчыларның да моңлысы бар, моңсызы да. Моңлысын дөньяларың онытып тыңлыйсың. Андыйлар үзешчәннәр арасында да шактый. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Нургалиев та әнә шундыйлардан.

– Азат абый, шундый моңлы тавыш белән ни өчен сез артист булып китмәдегез?

– Беренчедән, минем музыкаль белемем юк, укымадым. Икенчедән, артист һөнәренә характерым туры килми. Сәхнә тота торган сәләтем юк. Мин үзешчән сәнгатьтә җырлап йөрдем. Төрле җирләрдә чыгыш ясарга туры килде: чит төбәкләргә дә чыктык, Казахстанда, Германия, Венгриядә дә булдык. Казанда да өчәр көн концерт куя идек. Актаныш районының «Агыйдел» ансамбле бар бит. Аның оешуына да ярты гасырдан артык инде. Бергәләп чыгыш ясадык, калганнар биеде, мин җырладым.

– Сезне бит филармониягә дә чакырганнар.

– Әйе, булды андый тәкъдим.

– Ризалашмавыгызга үкенмисезме?

– Юк, үкенмим.

– Сезгә моңлы тавыш кемнән күчкән?

– Әти-әнием гади колхозчылар иде, алар алай җырлап йөрмәде. Олы апам бик матур җырлый иде, авылда аны яраттылар. Ходайдан килгән сәләттер инде. Мине дә мәктәптә укыганда ук җырлаталар иде. Толыпка төреп ат, трактор арбасына утыртып күрше авылларга да концертлар куярга алып йөрделәр. Ул вакытта авылда музыка мәктәбе түгел, баян да юк иде диярлек.

– Җырчы булып китмәсәгез дә, иҗат барыбер үзенә тарткан. Гомер буе мәдәният тармагында эшләгәнсез.

– Мин хезмәт юлымны 1978  елда агроном булып башладым. Аннары мәдәният йорты директоры итеп билгеләделәр. 15 ел Актаныш районы мәдәният йортында директор булдым. Анда коллектив бик зур иде. Көне-төне эшләдек. Иртәнге җидедә чыгып китәсең, кайчан кайтасын да белмисең. Төнгә кадәр эшләгән вакытлар күп булды.

– Сезнең өчен сәхнә ул – нәрсә?

Сәхнәне суд, диләр бит. Кыяфәтең дә, киемең дә матур булырга тиеш. Сине бит ким дигәндә 500–1000 кеше карарга килә. Киемеңне энәсеннән җебенә кадәр күздән үткәрәләр, җырыңны да тикшерәләр. Янәшәдәге гармунчың да синең белән бер сулышта булырга тиеш. Сәхнә – куркыныч урын ул, анда әзерлексез чыгарга ярамый. Күпләрнең чыгасы килсә дә, сәхнәдә сирәк кеше генә үз урынын таба.

– Остазларыгыз булдымы?

Мин алай остазларга йөрмәдем. Ходай Тәгалә биргән тавыш белән җырладым. Бәхетем янымдагы гармунчылардан булды. Мирзанур Фәрукшин, Хәмит Гайсин, Инсаф Хәбибуллин югары дәрәҗәдәге баянчылар иде. Бу урында сузма, монда болайрак ит, дип гел киңәшләрен бирәләр иде.

– Җитмеш ягына чыксагыз да, барыбер җырлап йөрисез әле.

– Соңгы елларда Рәшит Ваһапов фонды «Яңа татар җыры» конкурсын оештырды. Анда мин якташым Инсаф Хәбибуллинның «Торналар авазы» җырын башкардым. Лауреат булдык. Аннары Ваһапов фонды районнардан үзешчән җырчыларны җыеп концертлар оештырды. Кешегә олыгайгач игътибар кирәк. Яшь чагында ул ничек тә уза. Миргаяз Шәрәфиев, Гөлнәзирә Талипова, Рисәнә Мостафиналар,  олыгайган көндә безгә игътибар булды, дип сөенәләр. Олыгайгач кешенең күңеле нечкәрә. Мондый эшчәнлекне туктатмаска иде. Сәләтле үзешчәннәребез бик күп. Җырчылар барыбер авылдан чыга бит. Безне дә чакырсыннар иде, дип әйтүчеләр шактый.

– Азат абый, сезнең хатыныгыз да милләтебезгә хезмәт итүче танылган кеше – Кадрия Рәис кызы Идрисова. Яшьрәк чакта сез популяррак булгансыздыр дип уйлыйм. Гаиләдә көнләшүләр булдымы?

Кадрия белән 43 ел бергә яшибез. Аның бервакытта да көнләшкәне булмады. Ул мине гел чараларга, чыгышлар ясарга йөртергә тырышты. «Бармыйсың», – димәде. Хәзер дә шулай. Әллә кемнәр, әллә нинди сүзләр җиткергән чаклар булды. Ул хакта монда сөйләп булмый. Ләкин безнең гаиләдә көнләшү булмады. Бер-береңә ышанмаудан да кыен нәрсә юк.

– Ни өчен яшьләр арасыннан нәкъ менә Кадриягә игътибар иттегез?

– Белмим дә инде. Ул күрше авыл кызы иде. Безнең танышу шул җырлау аркасында булды инде. Без концерт белән килгән идек. Шул концертта танышып киттек. Кадрия институтны тәмамлагач, безнең авылга укытырга кайтты. Бер ел йөргәннән соң өйләнештек. Аннары районга күчтек.

– Яратам шушы сорауны бирергә: сезнең гаиләдә кем баш? Кемнең сүзе югарырак?

– Минем сүз дип уйлыйм. Минем сүздән чыккан кеше юк.

– Җитәкче хатын-кыз белән яшәү авырмы?

– Ул бит эштә ишеген бикләп кайтып китә. Үзен өйдә ничек куя инде. Бездә мин тегендә, монда эшлим дигән кеше юк.

– Сезгә, бу – Кадрия Идрисова ире, дигән сүзләрне дә ишетергә туры киләдер. Күңелне төшермиме?

– Бервакыт бер чарага бардык. Аның турында социаль челтәрдә язып чыкканнар. Шунда катнашкан артистларны да санап киткәннәр. Мине Кадрия Идрисова ире дигәннәр. Андый нәрсәләр бар инде. Ул бит шулай, уңышларың булса да, аның аркасында, дияргә мөмкиннәр. Бу сүзләр Алмаз улыбызга да кагыла инде. Ә чынлыкта алай түгел. Кешенең уңышы кемдер аркасында булмый. Әгәр мин җырлыйм икән, мин аның аркасында гына җырламыйм бит инде. Сәләт кирәк, тырышлык кирәк.

– Улыгыз Алмаз Нургалиев бүген кино төшерү белән шөгыльләнә. «Җиде утрау чатында» документаль фильмын, Камал театры артисты Әзһәр Шакиров турында «Җылак» нәфис фильмын төшерде. Улыгызның иҗатында катнашасызмы?

– Мин читтән күзәтүче генә, нигә кирәк дигән фикердәрәк. Иҗат кешесенең тормышы авыр бит аның. Каршылыклары да очрап тора. Мисал өчен, спортчылар беренче килә икән, ул инде күренеп тора. Ә син җырлап, яисә кино төшереп, минеке әйбәт, дип әйтә алмыйсың. Жюрида да төрле кешеләр утыра. Әйбәт түгел, дияргә дә мөмкиннәр. Шуңа күрә иҗат бик авыр юл дип саныйм.

– Азат абый, авыр булса да, кызыгыз Алсуны да искә алыйк әле. Гомеренең иң матур чорында ул фаҗигагә юлыгып вафат булды. Алсу гаҗәеп моңлы тавышлы кыз иде. Мөгаен, ул җырчы булган булыр иде.

– Алсу бик матур җырлый иде. Ул озын көйләрне башкарырга яратты. Бәләкәй чакта бик игътибар да итмисең бит инде. Илшат Фәрдиев аның бөтен җырларын туплап, диск чыгарды. Шуны тыңлыйбыз да, профессиональ белеме булмаса да, җырның бөтен бормаларын дөрес итеп башкарган икән дип уйланып утырабыз.

– Хәзерге вакытта сезнең берсеннән-берсе матур дүрт оныгыгыз бар. Барысы да – ир малайлар. Сез нинди дәү әти?

– Мин кырысрак дәү әти инде. Эш кушам. Ә эш кушканны бик яратмыйлар бит инде.

– Ә дәү әни нинди?

– Дәү әни бик йомшак, иркәләп кенә тора. Берсе – коймак, икенчесе өчпочмак сорый. Барысын дә пешерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре