Газетага язылу

Әзер ризык сатып аласызмы? 

Бурятиядә 89 кеше әзер ризык ашап агуланган. Алар барысы да бер үк сәүдә үзәгеннән бер үк оешма җитештергән продукция сатып алган. Ә сез әзер ризык сатып аласызмы?  

Алсу Гатина (Әлки районының Иске Алпар авылы):

– Бер тапкыр да әзер ризык сатып алганым юк. Аның составында нәрсә булганын каян беләсең? Кәтлит, пилмән, фрикаделька, мантый кебек ризыкларны үзем ясап әзерләп куям. Өчпочмак ясап туңдырып караган идем дә ошамады. Вакытың булганда пешереп ашауга берсе дә җитми инде.

Гөлназ Шәехова (Чаллы):

– Төрле вакыт була. Махсуслашкан кибетләрдән әзер ризык сатып алган чаклар да, авыл фермерларыннан ярымфабрикатлар китерткән вакытлар да бар. Хәзер кейтеринг хезмәтләре дә бик популяр. Кунаклар килгәндә анысы да бик уңайлы. Продуктлар сатып алып әзерли башласаң, акчасы да, хезмәте дә күп кирәк. Кунакларың килгәнче арып-талып, эштән чыгып бетәсең. Шуңа күрә быел иремнең туган көненә дә, кызымныкына да кейтеринг кына чакырттык. Ә кибеттәге әзер ризыкларны, салатларны эштә чакта, төшке ашка гына алгалыйм. Тәмнәре төрлечә булса да, сыйфаты буенча күңелгә шик керткән юк.

Язилә Мингатина (Аксубай районының Яңа Дума авылы):

– Алганыбыз юк, барысын да үзем ясап куям. Безнең йортта ир-атлар күп, ашарга җиткереп кенә бетер. Хуҗалыгыбыз зур, күп итеп атлар, сыерлар, кәҗә, сарыклар тотабыз. Иремнең дә, үземнең дә туганнар шушы авылда яши. Хуҗалык зур булгач, ярдәмләшергә килүчеләр дә күп. Башта төп йортта яшәдек. Аннан соң аерым йорт салып чыктык. Кызганыч, узган ел бик яшьли каенанам үлеп китте. Ул булмагач, йорт мәшәкатьләре тагын да артты. Барысын да карап, урнаштырып, җыеп-җыештырып өлгерергә кирәк. Мондый чакларда алдан ясап куйган пилмән, голубцы, мантый ише ризыклар бик нык ярдәм итә.

Илдус Хатыйпов (Казан):

– Ашыйсы килгән саен алабыз. Көн дә түгел анысы, тик әзер пилмән, мантый, фри бәрәңгесен алгалыйбыз. Әзер салатларны да алабыз. Ә итле әзер ризыкларны кибетләрдән алырга тырышмыйм, чөнки сыйфатына ышанмыйм.

Лилия Хөснуллина (Азнакай):

– Мин үзем өйдә ярымфабрикатлар, сырлар ясап сатам. Быелдан аерым бер бүлмә булдырып, рәсми төстә эшли башладым. Ризыкларымны алучылар бик күп. Бигрәк тә шәһәр халкы яратып ала. Ләкин авыллардан сорап килүчеләр дә бар. Авыл кибетенә пилмәннәр куеп саткан чаклар да бар, бик тиз алып бетерәләр. Азнакай зур түгел, күпчелегебез бер-беребезне белә. Минем пешекче икәнлегемне дә, медицина кенәгәсе барлыгын да белгәч, ышанып алалар. Чөнки хәзер кешенең вакыты юк, ә әзер ризык һәрвакыт уңайлы. Ышанычлы һәм тәмле булса бигрәк тә. Үземнең исә кибеттән бер тапкыр да әзер ризык алып ашаганым юк.

Ландыш Җиһаншина (Казан):

– Гадәттә ял көннәрендә ярымфабрикат шикелле ризыкларны үзем әзерләп куям: фарш чыгарам да фрикаделька, котлетлар ясап, суыткычка тутырам. Пылауга дип ваклап ит турап, пакетларга салам. Шулайрак итмәсәң, җитешеп булмый. Кишерне дә төрлечә әзерләп куйдым. Беразын турап, беразын кыргычтан чыгарып, суыткычка тутырдым. Кабак, ташкабакны да шулай иткәлим. Эштән кайткач, балаларның дәресләрен әзерләүгә дә күп вакыт китә. Кул астында әзерләп куелган ризыклар булгач, кичке ашны әзерләү уңайлырак.

Гөлназ Щукина (Кайбыч районының Чүти авылы):  

– Без озак еллар ярымфабрикатлар ясап сатабыз. Бик күп төрле ризыклар ясыйбыз. Элек кешеләрнең өйләренә дә, Казанга да илтеп бирә идек. Тик хәзер алай эшләмибез. Кибетләргә куеп кына сатабыз. Шунысын әйтә алам: өйдә генә ярымфабрикат ясаучылар яңгырдан соң үскән гөмбә кебек артты. Күләмнәре буенча безнең ише рәсми рәвештә эшләүчеләрдән дә арттырып җибәрәләр. Салым, эшчеләренә хезмәт хакы түлисе, анализлар бирәсе, документлар белән мәшәкатьләнәсе юк. Яса да яса гына. Шул ук вакытта оешмаларда, предприятие, цехларда эшләргә кеше юк. Әгәр боларны контрольгә алмасалар, безнең ише кибетләр, оешмалар ябылып, барысы да өйдә генә эшләүгә күчәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре