Илсөяр Котдусова (Мамадыш районының Югары Ушма авылы):
– Безнең җирлеккә алты авыл керә. Бөтенебезгә бер кибетебез эшләп тора. Ул Югары Ушмада урнашкан. Анда күп әйбер сатыла, бәяләре дә түзәрлек. Калган биш авылга җәйләрен атнасына өч, кышын ике тапкыр райподан автолавка килә. Анда инде күбрәк көндәлек товарлар гына була. Ә кирәк-яракны алдан алып куя торган гадәт бар. Районга да бармый тормыйсың. Күп кешегә балалары алып кайтып бирә.
Альбина Габдрахманова (Саба районының Шытсу авылы):
– Бездә кеше кирәк-ярагына районга йөри. Хәзер бөтен кешедә диярлек машина бар. Аннары авылда ике кибет эшли, өстәвенә почтада да сату итәләр. Теләгән кешегә авылда да әйбер җитәрлек. Башкасына районга барсалар да, халык көн дә яңа пешкән ипигә йөри. Авылдагы кибетләр районда алырга онытып кайткан әйберләр сата торган урынга әйләнеп бара. Шуңа да керем бик аз.
Ризәлә Габдрахманова, Яшел Үзән районының Тугай авылы:
– Безнең авылда кибет юк. Мин хат ташучы булып эшлим. Үземә кирәк яракны почтадан алып кайтам. Авылда 22 хуҗалык бар. Почтадагы товарларны сатарга да туры килгәли. Әмма авыл кешесе бик алам дип тормый. Бәяләр аерыла, почтада кыйммәтрәк диләр. Шуңа да күбесенең балалары шәһәрдән алып кайтып бирә. Кышка безнең авылга бөтенләй юл бетә. Әнә шуңа товарны күпләп алабыз да.
Рәшидә Газизуллина (Кукмара районының Вахит авылы):
– Бөтен кирәк-яракка районга барабыз. Ә инде көндәлек кирәк-ярак өчен йортыбыз каршында гына кибет бар. Авыл кешесенә иң кирәге – ипи һәм камыр ризыклары. Пешереп тә торасы юк. Тиз генә кирәк булганда, кибеткә керәбез дә чыгабыз. Үзем дә пешерәм. Өйдә олы яшьтәге каенатам бар. Аны вакыт белән генә ашатам. Ул гадәтләнгән режим белән генә ашый. Боткадан өзмим.
Альфира Исхакова (Тукай районының Сәмәкәй авылы):
– Безнең авылда бер генә кибет бар. Анысын да минем кече улым ачты. Шөкер, анда бар нәрсә дә җитәрлек. Авыл халкы канәгатьтер дип уйлыйм. Беркайчан да кирәк-яракны күпләп алмадым. Бәя артыр дип тә борчылмыйм, бу товар сатуда бетәр дигән курку юк. Авыл кешесенә яңа пешкән икмәктән дә кадерлесе юк. Бөтен кеше ипигә дип кибеткә йөри. Бездә аны күрше Сарман районыннан китерәләр.
Әлфия Җәләлетдинова (Сарман районының Саклаубаш авылы):
– Күп итеп мал тотабыз. Сыер булгач, сый да җитәрлек. Каймагы үзебезнеке, эремчек тә бар, корт та ясап куям, катыктан да өзелмибез. Маебыз үзебезнеке. Итне бик сирәк сата башладык. Балаларга бирәбез, артыгыннан казылык ясап куябыз. Үзең үстергән мал итенә җитми инде. Җәй буе бакчада казынгач, кыш буе ашыйсың инде. Яшелчә, җиләк-җимешләрне кышка күп итеп әзерләп куйдым. Кибеттән шикәр комы белән он гына сатып алабыз. Камыр ризыкларын гел үзем пешерәм. Ипи дә салам. Аны колмак белән ясыйм. Кибеттәге ризыкның составы да куркыныч бит хәзер. Шуңа да үзем күпләп пешерәм. Онытып торам икән әле: кибеткә кәнфиткә йөрим. Менә шул гадәтемне бетерә алмадым. Бик тә шоколад яратам.
Савнария Хәбибрахманова (Саба районының Олы Арташ авылы):
– Аякларым авырткач, бик еракка чыгып йөрмим. Районга күбрәк ирем бара. Бөтен кирәк-яракны аңа язып җибәрәм. Әмма авылдагы кибетебез дә бик бай. Дөрес, бездә инде райпо кибетләре ябылды. Шәхси эшмәкәрләр халыкны бернәрсәгә дә тилмертми. Авыл кешесенә ни кирәк – шул бар. Күбрәк үзем пешерәм. Бәлеш, өчпочмак, мантыйларны гел күпләп ясыйм. Ит белән бәрәңгедән генә ясап булмый бит әле аларны. Оны кирәк, борычы, тозы, лавр яфрагы... Менә шул вак-төяккә кибеткә йөрибез инде. Тормышка зарланырлык түгел бит хәзер. Кибет киштәләре сыгылып тора. Сөенеп кенә яшәрлек.
Зөбәрҗәт Нургалиева (Чаллы):
– Әти белән әнием Минзәлә районында яши. Авыл кешесе кибеттән әйбер алмыйча да яши ала, дим мин. Безнең әниләр кибеткә йөрми. Бөтен кирәк-яракларын без алып кайтабыз. Сеңлем белән икебез чиратлап алып кайтабыз. Безне әти белән әни укытты, зур урыннарда эшлибез. Аларга иң тәмлесен ашатасы килә. Җиләк-җимештән бер дә өзмибез. Әни үзе камыр ризыклары пешерә, көн саен иртән ботка ашыйлар. Ит белән сөт үзләренеке. Менә ипине дә җайладык. Атнасына 5 буханка ипи җитә икән аларга. Шуны ял көне алып кайтабыз да туңдыргычка куябыз. Әни кирәк чакта ипине духовкага куеп ала. Яңа гына мичтән чыккан кебек була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез