Тылсымлы ябыгу, күктән төшәчәк байлык! Ленинград өлкәсендә яшәүче ханым, төз гәүдә һәм байлык өмет итеп, багучыга барган. Барып кына калмаган, дүрт ел дәвамында аны 3,2 млн сумга баеткан да! Тик өметләре генә акланмаган.
Теге яисә бу проблеманы чишү юлын таба алмагач, күпләр багучыларның, күрәзәчеләрнең ишеген шакый. Әмма еш кына киләчәкне алдан күрүчеләр кырыгалдар булып чыга. Ленинград өлкәсеннән Ольганың да бит нияте гади булган. Баштарак ул багучыдан 4 мең сумга махсус карталар сатып алган, ябыгуга бәйле махсус им-томга заказ биргән. «Тылсым иясе»нә ул үзендә булган маясы белән дә, алтын зәркән әйберләре һәм кредитка алынган акча белән дә түләгән. Нәтиҗәсе булмагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Әмма хокук сакчылары нишләсен соң?! Акчаңны бит үз кулларың белән үзең барып тапшырасың. Юрист Булат Закиров сүзләренчә, әлегә күрәзәчеләрне Россия Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе («Мошенниклык») буенча хөкем итәләр. Россиядә экстрасенслар эшчәнлеген көйли, аларны махсус исәпкә басарга яки лицензия алырга мәҗбүр итә торган канун юк.
– Әгәр дә «күрәзәче» дигән кешенең гамәлләрендә җинаять составы, мәсәлән, мошенниклык билгеләре булса, аны җавапка тартырга мөмкин, – ди ул. – Моның өчен, иң беренче чиратта, хокук саклау органына гариза язарга кирәк. Багучыны җавапка тарту җайлырак булсын өчен, аның белән булган барлык сөйләшүләрне диктофонга яздырып бару зарур. Полициягә мөрәҗәгать иткәндә, дәлил буларак, багучы белән язышуыгызны раслаган скриншотны, аның социаль челтәрдәге аккаунтын, телефон номерын, аңа онлайн рәвештә акча күчергән булсагыз, чегын да күрсәтә аласыз. Күрәзәчене моның өчен нәрсә көтәчәге аның нинди җинаять кылуына, кешегә ни дәрәҗәдә зыян салуыннан тора. «Гади» мошенниклык очрагы өчен багучыга 120 мең сумга кадәр штраф салып, 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әгәр җинаять бер төркем кеше тарафыннан кылынган икән, штраф күләме – 300 мең сумга, иректән мәхрүм итү вакыты биш елга кадәр артачак.
Кайсы гына багучыга нинди генә сорау белән килсәгез дә, аларның алдау һәм ышандыру ысуллары бер төрле.
Әйтик, алар барлык кешеләргә дә туры килә торган гомуми сыйфатларны сездә күрә һәм шуны әйтә, сезнең «башкаларга охшамаган» булуыгызга басым ясый. Һәркем үзен дөньяга бер итеп тоярга тели инде ул.
Тагын бер ысул – бүлдерү. Мәсәлән: «Минем фина...» дип башлаган сүзегезне күрәзәче: «Күрәм, сезнең акча белән проблемалар бар...», – дип дәвам иттерергә мөмкин. «Әйе, минем кре...» – дисәгез, «Сезнең бик күп әҗәтләрегез бар», – дип өстәргә мөмкин. Әле хәлегезне тагын да мөшкелрәк итеп күрсәтү өчен, «бозым»ны якын кешегез ясаган дип тә фаразларга мөмкин «белгеч».
Күрәзәчеләр сезнең һәр хәрәкәтне, мимиканы бик игътибар белән күзәтә. Тиешле сүзгә кыяфәт тә, гәүдә дә реакция бирми калмый инде ул. Күрәзәчеләр моны яхшы аңлый һәм оста файдалана.
Әгәр дә күрәзәче сез көткән җавапны бирмәсә яисә кырыгалдар дигән данын агартырга теләсә: «Миңа бит карталар, Галәм, рухлар шулай дип сөйләде», – дип, җаваплылыкны үзеннән төшерергә ашыга.
Күрәзәчеләр үзләре турында язып, потенциаль аудиторияне дә яулый. Әйтик, «ирегезне гаиләгә кайтарам», «мөнәсәбәтләрегезне яхшыртам», «мәхәббәт тылсымы» дигән язуны күргән һәм төшенкелеккә бирелгән хатын-кызның мондый багучыга мөрәҗәгать итү ихтималы бермә-бер арта. Кыскасы, маркетинг алымнары күрәзәчеләрдә дә эшли ул.
Павел Жавнеров, клиник психолог:
– Кешеләр теге яисә бу мәсьәләнең гади чишелешләрен эзли. Психолог сүзләренчә, эзотерикага күбесенчә эмоциональ яктан тотрыксызрак кешеләр бирелә. Бу күренешләргә ихтыяҗ артуга исә соңгы арада булган вакыйгалар тәэсир итә. Әйтик, дөньякүләм проблемалар, бәяләр үсеше. Болар барысы да кешегә йогынты ясый, ул үзен бу хәлләрдән сакларга, рухи яктан тынычландырырга тели. Эзотерика җиңел җаваплар бирә.
Исламда багучылыкка мөнәсәбәт нинди?
«Әй, иман китергән бәндәләр, дөреслектә, шәраб, отыш уеннары, потлар, багучылык − шайтан гамәлләреннән булган начар эшләр. Алардан сакланыгыз» («Маидә», 90).
«Нинди юлда булган кешеләргә шайтаннарның иңгәнлеге белән хәбәр биримме? Күп ялган сөйләүчегә вә күп гөнаһлы азган кешегә иңәрләр. (Ул ялганчылар: сихерчеләр, багучылар, бидгатьчеләр, ишаннар кебиләр.) Ул шайтаннар фәрештәләрнең сүзен урлап, сихерченең, багучының, ишанның күңеленә салыр, кешеләр арасында яшерен нәрсәләрне белүчеләр булып саналу өчен, шайтаннарга ияргән кешеләр ялганчылардыр. Хакка каршы булган шагыйрьләргә Коръән әһеле иярмәс, мәгәр ахмак вә азгын кешеләр генә иярерләр» («Шагыйрьләр», 221–224).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез