• Фото: Татар-информ

Бәя төшү нигә курыкыныч?

Якын Көнчыгыштагы киеренкелек әлегә Россия бюджетына уңай йогынты ясый, чөнки нефть бәяләре, кайнап, өскә күтәрелә. Үткән атнада кара алтын фьючерслары баррельгә 79 долларны узып китте.

Американың кабельле һәм иярченле CNBC телеканалы: «Израиль Иранның энергетик инфраструктурасын җимерсә, кара алтын бәясе 200 долларга җитәргә ихтимал», – дип сөйләде. Якын Көнчыгыштагы җир мае ятмаларын ялкын чорнап алса, бәяләрне фаразларга да куркыныч. Ләкин андый бәяләр берәүгә дә бәрәкәт китермәс, глобаль икътисадның җимерелүен генә тизләтер.

Әлегә Россиянең финанс базары, кара алтын ярыйсы гына бәядә торуга карамастан, турбулентлык зонасында. Без аны Үзәк банкның чираттагы утырышта ук төп ставканы янә күтәрергә биргән вәгъдәсеннән күрәбез. Россия Фәннәр академиясенең төп фәнни хезмәткәре Игорь Николаев долларның Яңа елга 100 сумга җитәсен фаразлый. Товар бәяләренең долларга тотынып үсүен без беләбез. Алар әле сум тотрыклы торганда да үсүдән туктамый. Әмма Плеханов исемендәге РЭУ доценты Мария Долгова юата: түбән бәяләр россиялеләр өчен зыянлы, ди. Аның фикеренчә, куллану бәяләре түбән төшсә, Россия икътисадының динамикасына тискәре тәэсир ясаячак, димәк, компанияләр азрак җитештерәчәк һәм хезмәт хакларын түбәнәйтәчәк. Академик фән вәкилләренең керделе-чыктылы фикерләренә без күнектек инде. Алардан депутатлар да калышмый. Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб пенсияләрнең түбән булуында россиялеләрнең үзләрен гаепләде: имеш, алар аз эшләгәннәр яисә хезмәт хакларын конвертларда алганнар. Илдә уртача пенсия инде 23 мең сумнан узып киткән икән, анысын да өстәде. Светлана ханым белән килешәбез, әлбәттә, бар кеше дә зур хезмәт хакы алып эшли алмый. Һәркем «озын сум» артыннан чапса, кем укыта, кем дәвалый? Бер нәрсә генә бераз аптырата: 23 мең сум күп акча микәнни? Билләрне кысып буганда яшәп була андый акчага. 13 меңгә яшәгән пенсионерлар да байтак. Россиядә соңгы елларда пенсиянең уртача хезмәт хакына нисбәте кими. Халыкара норма – 40 процент тирәсе, ягъни пенсия күләме уртача хезмәт хакының шул күләмендә булырга тиеш. Бездә хәзер ул 23–24 процент кына һәм кимүгә таба бара.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре