Яңа тарифлар, халыктан килгән зар хатлары һәм чүп мәсьәләсе. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышында әнә шул хакта сөйләштеләр.
Белүебезчә, быелның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта. Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин моны «мәҗбүри чара» дип атады. Ә республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Алексей Груничев бәяләр кыйммәтләнүгә китергән сәбәпләрне атады.
– Тарифларны яңадан исәпләүнең төп нигезләмәсе – илнең Социаль-икътисадый үсеш фаразлары. 2024 елда ул ике тапкыр үзгәреш кичерде. Моның нәтиҗәсе буларак, республикада гражданнар өчен коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту күрсәткече 12,4 тән 17,5 процентка кадәр җитте, – диде ул.
Александр Груничев сүзләренә караганда, тарифларның кыйммәтләнүенә газга бәяләр артуы нык тәэсир иткән. «Искәртеп узам, 2025 елның 1 июленнән торак-коммуналь хуҗалык тармагы предприятиеләре өчен газны күпләп сатып алу бәясе 23,5 процентка артачак. Ә җылылык энергиясе эшләп чыгаруда газ чыгымнары 80 процентка кадәр җитәргә мөмкин», – диде комитет җитәкчесе. Тармакта хезмәт хакларын арттыру да ахыр чиктә коммуналь хезмәтләрдән файдаланучылар кесәсенә суга. Билгеле булганча, 2027 елга республикада ТКХ тармагында эшләүчеләрнең айлык акчасын райондагы уртача хезмәт хакына кадәр җиткерергә телиләр. «2025 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 16,7 процентка артып, 22,4 мең сумга җитте», – дип искә төшерде Александр Груничев. Аңлашыла ки, юньле-рәтле түләве булмагач, урам себерергә беркем дә чират тормаячак. «Коммуналь инфраструктураны яңарту, законнарга бәйле үзгәрешләр дә тарифларның артуына китерә», – диделәр утырышта. Химик реагентлар сатып алу да кыйммәтләнгән әнә. Быелгы кебек кышта анысы да кирәк.
Бу елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 17,5 процентка кадәр артачак. Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә исә күбрәк тә түлисе: биредә тарифлар 22,3 процентка үсәчәк. Чагыштыру өчен, 2024 елның 1 июлендә коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр уртача – 10,8 процентка, Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә 15,7 процентка артты.
Зарланмыйча түлиләр
Тарифлар кыйммәтләнә, ә менә коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты төшә. Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин әйтүенчә, республикада 970 күпфатирлы йорт «авария хәле»нә таба бара.
– Шул ук вакытта, 2023 ел белән чагыштырганда, былтыр Дәүләт торак инспекциясенә шикаять белдерүчеләр саны 35 процентка артты, – диде ул. – Без барлыгы 23 мең мөрәҗәгать алдык. Аларның 70 процентка якыны ике зур шәһәр – Казан һәм Чаллыга туры килә. Алай гына да түгел, узган ел автокалада яшәүчеләр арасында Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүчеләр 2,7 тапкыр арткан. Казан халкы – 13,7 мең, Чаллыда яшәүчеләр 3,4 мең шикаять язган.
Халык күбрәк гомуми милекне карап торудан зарлана (45,9 процент). Коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты да канәгатьләндерми (22,4 процент). Дәүләт торак инспекциясенә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр арасында идарәче оешмаларның эшеннән риза булмаучылар да күп (17,2 процент). Былтыр язылган штраф күләме 2,6 тапкыр артып, 15,77 миллион сум тәшкил иткән. Республикада яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр буенча 49 миллион сум акчаны кире кайтарганнар.
Бу хакта сөйләгәндә Александр Тыгин тагын бер нәрсәгә игътибар итте: узган ел коммуналь хезмәтләр өчен акча исәпләүгә бәйле шикаятьләр саны кимегән. «Гаҗәеп статистика, мондый хәлнең булганы юк иде әле: 2024 ел нәтиҗәләре буенча тәүге тапкыр халык арасында коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясауга бәйле мөрәҗәгатьләр кимүен күзәтәбез. 2023 елда шундый 3446 шикаятьләр теркәлсә, былтыр аларның саны 2424 не тәшкил итте», – диде Александр Тыгин һәм болай дип тә өстәде: – Бу – очраклылык түгел, ә җитди эш нәтиҗәсе».
Алга таба түләүләрне тагын да үтә күренмәле итү өчен, тармакта санлы рубль дә гамәлгә кертмәкчеләр. Дөрес, утырышта катнашучылар журналистларга аның ничек эшләячәген генә төгәл аңлатып бирә алмады, вакыт кирәк.
Чүп кенә түгел
Коллегия утырышында халыкны борчыган тагын бер мәсьәләне күтәрделәр. Ул да булса – каты көнкүреш калдыкларын чыгару.
– Республиканың Яшел Үзән, Питрәч һәм Лаеш районнарындагы 56 торак пунктта, чүп контейнерлары булмаган, чүпне капчыкларга җыю, аны түгү, ел әйләнәсе транспорт элемтәсе оештырылмаган килеш, милек хуҗаларына чүп чыгарган өчен узган еллар өчен исәп-хисап ясаганнар, – дип сөйләде Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь. – Чүп җыюны оештыручы төбәк операторлары мәсьәләне хәл итү юлы буларак, аны күрше торак пунктта җыю мөмкинлеге турында да әйтә. Безнең карашка, кулланучыларны мондый тигез булмаган шартларга кую дөрес түгел. Инфраструктура да юк, чүп чыгару факты да расланмаган, ә халык түләргә тиеш. Бу чарасызлыктан ничек тә булса чыгу юлын эзләргә кирәк. Илнең башка төбәкләрендә мондый хәл юк.
Бу форсаттан, чүп кенә булмаган әлеге мәсьәлә бу көннәрдә Яшел Үзән районының Күгеш авыл җирлегендә узган авыл җыенында да күтәрелгән. Кечкенә генә, юлсыз Тугай авылы халкына (авыл шушы җирлеккә керә. – Ред.) каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен зур суммада исәп-хисап кәгазьләре килгән. «Авылда нигездә картлар гына яши. Кибет тә, юл да, чүп контейнерлары да юк. Безгә ике кешегә чүп чыгарган өчен 14 мең 513 сум бурыч исәпләгәннәр. Авылда 20 мең сумнан артык исәп-хисап кәгазе алучылар да бар. Болай дәвам итсә, йөрәк өянәге белән егылабыз бит. Чүпне гомер-гомергә мичтә ягып, көлен бакчага түгәбез. Без нәрсә өчен түләргә тиеш? Бу хакта җыенга килгән район вәкилләренә дә әйттек. Күрше авылга ташыгыз, диләр. Башка сыймаслык хәл бит бу», – дип сөйләде Тугай авылында яшәүче Гөлшат Шакирҗанова. Әлеге сорау коллегия утырышында да ачык калды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез