Сигезенче мартны чәчәкләрсез күз алдына да китереп булмый. Якыннарын сөендерү өчен, ир-атлар иң матур гөлләмәләр сайларга тырыша. Ә тәкъдим, кем әйтмешли, баштан ашкан. Ипи кибетендә дә, базарда да, юл чатында да чәчәк саталар бу көннәрдә. Бәяләре дә нык аерыла. Аллы-гөлле чәчкәле Казан урамнарыннан «ВТ» хәбәрчесе дә әйләнеп кайтты.
Бәясе көн саен арта
Башкаланың Җиңү проспекты базарына җиткәнче үк, ерактан матур көй яңгырап тора. Әнә бәйрәм рухын ничек күтәрәләр. Базар эче исә тулы бер чәчәк ярминкәсен хәтерләтә. Ел әйләнәсе җиләк-җимеш сатучы агайлар да, гадәти товарларын эчкәрәк этеп, беренче рәткә лалә чәчәкләре тезгән.
– Лалә чәчәге – бәйрәм төсе. Ал, кызым, – ди сатучы. – Өч чәчәкле бәйләм 500 сум тора. Бүген иртән генә Казан янәшәсендәге теплицадан китерделәр. Өйдә әле озак сакланачак.
«ГАЗель»дән сату итүчеләрдә лалә арзанрак тора. Чәчкәләрнең зурлыгына, төсенә һәм төренә карап, бәясе 110 сумнан башлана.
– Бүген иртән күмәртәләп сату базасыннан бер машина чәчәк алып килгән идек, сатып бетердек. Монысы да кичкә кадәр калмаячак. Кочак-кочак чәчәк сатып алалар, – ди сатучы. – Бәясенә дә карап тормыйлар. Былтыр бер лаләне уртача 80–90 сумнан саткан идек. Быел чәчәк кыйммәт. Моны санкцияләргә бәйләп аңлаталар. 8 Мартка чәчәкнең күбесен Казахстан аша алып кайтканнар.
Быел мимоза сатучылар лалә сатучылардан да күбрәк. Сары төстәге әлеге чәчкәне базарга тартмалар белән ташып кына торалар.
– Мимоза ул – яз килү билгесе. Төсе дә кәефне күтәрә, – дип, товарын мактарга кереште Наҗия апа. – Мин хатын-кызларга баш киемнәре сатам. Иш өстенә куш дигәндәй, чәчәк бизнесына да кереп киттем әле. Бик яхшы алалар. Шулай булмый ни, быел чәчәк кыйммәт. Ә мимозаның бер ботагы – 150 сум.
– Әле иртән генә 100 сум иде бит, – дип, сөйләшүгә кушылды янәшәдә генә яулык сайлап басып торган апа.
– 8 Март көнне 300 сум булачак, – дип пышылдады Наҗия апа.
Өстәлдә ятучы мимоза бәйләмнәрен рәтләп: «Әле калса», – дип тә өстәде.
Бер читтәрәк чәчәкләрне бизәкле тартмаларга да тутырып саталар иде. Баксаң, бу – сабыннан ясалган гөлчәчәкләр икән. Чын чәчәктән аерып та булмый.
– Чәчәк шиңә, ә безнең бүләк һәрвакыт күңелне иркәләп торачак, – ди сатучы.
Хуш исле тартмаларның бәясе 600 сумнан башлана. «ВТ» хәбәрчесе басып торган арада гына да, өч кеше: «Хезмәттәшләргә шәп бүләк», – дип, икешәр тартма сабын чәчәк сатып алды.
Пычкы-чүкеч алыр чак түгел
Чәчәк бәяләрен белешергә теләп, кибетләргә дә кердек. Азык-төлек кибетләрендә касса янында торучы лалә бәйләмнәре белән әллә ни кызыксынучы күренми. Ә менә зур гипермаркетларда чәчәк бәйләмнәре янына якын да килә торган түгел. Төзелеш материаллары сатучы кибетләрнең берсендә, мәсәлән, биш данәле лалә бәйләме 238 сум тора. Дөрес, чәчәкләре ачылып кына килә әле. Тик товарны киштәгә чыгарырга да өлгермиләр, шундук әрҗәсе белән зур кәрзингә салып куялар.
– Яңа өзелгән чәчкәләр Мәскәүдән кайта. Кичтән җылы суга утыртыгыз, иртә белән үк ачылып китәчәкләр, – дип киңәш итә сатучылар. – Озаграк сакларга теләсәгез, төнгә суыткычка куярга мөмкин. Тик тигез өслеккә яткырырга кирәк.
Март аенда – «урак өсте»
Илнур ЛАТЫЙПОВ, Балтач районының Смәел авылында чәчәк үстерүче:
– Чәчәкне теплицада ел әйләнәсе үстерәбез. Төгәл саны юк, ел фасылына карап, бездә төрле гөлләр үсә. Смәелдә җылытылган, ел әйләнәсе эшли торган ике теплицабыз бар. Чәчәкләрнең төренә килгәндә, аларга сорау ел фасылына бәйле. Мәсәлән, көз көне хризантемалар күпләп сатабыз. Яз көне – лалә, әлбәттә. 8 Март бәйрәменә чүлмәкле гөлләр сораучылар да күп. Аларны да үстерәбез. Дөньякүләм хәлләргә бәйле рәвештә, хәзер орлык алып кайту бик катлауланды. Бу исә ахыр чиктә чәчәкнең бәясендә чагыла. Үзегез күреп торасыз: гөлләмә бәяләре елдан-ел кыйммәтләнә. Лалә чәчәге суганчасы, мәсәлән, урау юлар белән чит илләрдән кайта. Аның сыйфаты да начарланды. Без генә хәл итә алырлык мәсьәлә түгел шул бу. Илдә орлыклар селекциясе белән шөгыльләнүче оешмаларны санарга кул бармаклары да җитә. Көньяк төбәкләрдә моның өчен шартлар бик яхшы, әлбәттә. Әмма вакыт кирәк. Голландиядә, мәсәлән, лалә суганчасын 300 елдан артык үстерәләр. Димәк, аларның 300 еллык тәҗрибәсе бар. Чәчәк үстерү бер дә җиңел түгел. Карамасаң, берсе дә үсми. Аларны вакытында урнаштырып бетерергә дә кирәк. Ярар, киләсе елга сатарбыз дип, складка тутырып куеп булмый бит. Чәчәкләр үстерү минем өчен бизнестан бигрәк, яраткан шөгыль кебек ул. Матурлык тудыргач, күңелгә рәхәт. Гөлләрнең яңа төрләрен утыртып карарга тырышабыз. Быел чуклы лалә чәчәкләребез бик матур. Аларны өзеп бетергәч, теплицага бакча гөлләре утыртачакбыз.
Рания ШӘРӘФИЕВА, Казанда чәчәк кибете хуҗасы:
– Чәчәкләргә бернинди кытлык юк. Дөрес, чит илләр ябылгач, бәясе бик нык кыйммәтләнде. Чөнки хәзер сатудагы чәчкәләрнең 70–80 проценты диярлек урау юллар белән кайта. Иң сыйфатлы гөлчәчәкләрне, мәсәлән, Кения һәм Эквадорда үстерәләр. Аларның чәчәк төймәләре зур, озак саклана. Лалә, лилия, гладиолус кебек чәчәкләр Белоруссия аша кайта. Хәер, лаләне Мәскәүдә дә бик күпләп үстерәләр хәзер. Илнең Көньягындагы чәчәк патшалыкларын әйткән дә юк. Бер данә лаләнең үзкыйммәте 40–45 сумнан башлана. Чәчәк сатучыларның «урак өсте» елга өч кенә инде ул: Белем көне, Әниләр бәйрәме һәм 8 Март. Былтыр март аенда гадәттәгедән өчләтә күбрәк чәчәк саттык. Бу көннәрдә дә тәүлек әйләнәсе эшлибез. Ярдәмгә тагын бер сатучы ялладык. Ишеткәнсездер, социаль челтәрләрдә: «Быел чәчәк сатып алырга ярамый, гөлләмә аша агуларга мөмкиннәр», – дигән имеш-мимешләр дә таралды. Тик гүзәл затларны сөендерергә теләүчеләр моның ише хәбәрләрдән курыкмый. Шикләнәсе дә юк. Бу – сафсата. Чәчәк ул – шундый ук товар, аның бөтен документлары бар. Ә менә исенә килгәндә, әйе, хәзер чәчәкләр элеккеге кебек хуш исле түгел. Соңгысы җитештерү технологияләре үзгәрүгә бәйле.
Энә дә – бүләк, ир-ат та...
Ир-атларның хатын-кызлар өчен күп нәрсәгә әзер булуын чамалыйсыздыр инде, тик интернеттагы тәкъдимнәр шаккатыра. Мондый игъланнарга без дә күз салдык.
Игъланнар сайтында «8 Мартка нәкъ шул татар»ның иң арзанлы хезмәте 5260 сум тора. Казанда яшәүче урта яшьтәге түбәтәйле ир-ат, фотосурәте үзенеке булса, әлбәттә, мондый хезмәтне ни өчен тәкъдим итүен дә аңлаткан. Бәйрәм көнне 101 гөлчәчәк тоткан бәхетле хатын-кызларның сторисларын карап утырырга теләмәүчеләргә бу! Озын сүзнең кыскасы, «нәкъ шул татар» белән социаль челтәрләр өчен фотога төшү – 5260 сум, башкаладагы рестораннарның берсенә барып чәй эчеп кайту – 21600 сум (ашау-эчү сезнең хисапка), кайчан кияүгә чыгасың инде дип аптыратмасыннар өчен, әби белән танышу – 15000 сум, көнне бергә үткәрү 48100 сум тора. Үзең сатып алган чәчәкне 14400 сумга бүләк итә дә ала әле ул. Бер тәүлек эчендә әлеге игъланны 1 меңгә якын тапкыр караганнар.
Бәйрәм көнне «шәхси машина йөртүче»гә дә заказ бирергә мөмкин. Артур исемле егет, мәсәлән, 4600 сумга Казан буйлап 2 сәгать йөртеп кайтырга риза. «Шәп әңгәмәдәш һәм яхшы музыка» да вәгъдә итә ул.
Фотосурәттә мускулларын күрсәтеп төшкән Николай исә бергә селфи төшкән өчен 500–2000 сум акча сорый. «Бәясе ник аерыла?» – дип тә кызыксындык аннан. Бу фотога төшүең вакытына һәм урынына бәйле икән. Әллә нинди нечкәлекләре бар, билләһи.
Мондый игъланнар ил күләмендә дә шактый. Тик Мәскәүдә берәү барысын да уздырган. Ул «365 көнгә шәхси шагыйрь» булып торырга тәкъдим итә. Сиңа көн саен яңа шигырь багышлап җибәргән өчен аз да түгел, күп тә түгел – 15 миллион сум түлисе.
Венера КАСЫЙМОВА, психолог:
– Мондый игъланнарга әллә ни аптырыйсы юк. Бүген хатын-кызлар ир-атлар белән бер дәрәҗәдә тормыш йөген тарта, шуңа күрә шәхси тормышка вакытлары юк. Тагын шунысы да бар: без интернеттагы матур фотосурәтләр артына качып яшәргә өйрәндек. Чынбарлыкта гаиләдә эт кебек талашып яшәсәк тә, социаль челтәрләргә елмаеп төшкән, бәхетле фотолар гына куябыз. Моның ише тәкъдимнәр ир-атларны бизиме? Монысы – икенче мәсьәлә.
Сораштыру
8 Мартка нәрсә көтәсез?
- Чәчәк 34%
- Акча 28%
- Акчалы сертификат 25%
- Косметика яки парфюмерия 13%
- Кием-салым 8%
- Берни дә кирәкми 5%
(Февраль азагы – март башында Идел буе федераль округында яшәүче хатын-кызлар арасында үткәрелгән сораштырудан)
Белгеч киңәше
Чәчәк бәйләме нәрсә сөйли?
Диана САФИНА, флорист:
Чәчәкләр саны
- Өч яки биш – хөрмәт.
- Җиде – мәхәббәт.
- Тугыз һәм аннан да күбрәк – якын итү.
Төсе
- Кызыл – мәхәббәт.
- Алсу – якын итү.
- Әфлисун төсе – бәйрәм хисе.
- Зәңгәр яки зәңгәрсу – тугрылык.
- Шәмәхә – олуглык.
- Ак – пакьлек.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез