Бәйрәм бетте, бәя калды: акча кая ага?

Кыйммәтләнә дә кыйммәтләнә, сизәсезме? Нәрсә дип, тормыш инде. Яңа елга аяк бастык кына, ул арада кибет киштәләрендә тәмәке, каһвәгә бәяләр артуы турында хәбәрләр килә башлады. Торак, машина хакы инде күптән кул җитмәскә әверелде. Быел төзелеш һәм ремонт материаллары да 30 процентка кадәр артачак, дип кисәткәннәр. Ә 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар үсәчәк. Акча кая ага?

Тамак хакы

Статистика мәгълүматларына караганда, былтыр илдә яшәүче урта хәлле дүрт кешелек гаилә иң кирәкле азык-төлек җыелмасына (ипи, ярмалар, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм ит ризыклары) аена уртача 21,1 мең сум акча тоткан. Бу урында шуны да искәртик: алдагы ел белән чагыштырганда, 2025 елда моңа киткән акча 25 процентка арткан. Юк, корсак үсмәгән, бәяләр кыйммәтләнгән, шуңа күрә чыгымнар да зуррак. Соңгысы яшәү урынына карап аерыла, дип тә әйткән белгечләр. Мәсәлән, шәһәр халкы төп азык-төлек җыелмасына аена бер кешегә уртача 7799 сум акча тотса (бу – барлык чыгымнарның 31 проценты), авылда яшәүче бер кеше аена уртача 6600 сумлык (бу – барлык чыгымнарның 37 проценты) ипи-сөт сатып алган, ди.

Быел тамак хакы тагын да артачак. 2025 елда кайбер төр азык-төлек бәяләре 25 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк, дип фаразлаганнар. Алай гына булса әле. Узган ел атланмай безне бәягә карап артык шаккатмаска өйрәтте инде. «Росстат» китергән саннардан күренгәнчә, 2024 елда илдә азык-төлек бәяләре – 12,7 процентка, ә атланмай хакы исә 43,8 процентка арткан. Ел башында кондитер ризыклары, каһвә кыйммәтләнәчәк, дип көтелә. Акцизлар арту сәбәпле, тәмәкегә, алкогольле эчемлекләргә дә бәя өстәячәкләр.

Китмәсен түбә

Яшәр өчен баш өстендә түбә дә кирәк. Торак базарындагы хәлләрне чамалау өчен, соңгы биш елда Казанда фатир бәяләре өч тапкыр диярлек кыйммәтләнүен искә алу да җитә. Бүген кесәң калын булмаса, тораклы булу бик читен. Әле булганы өчен дә ничек түләп бетерәсе? Кыш башлануга халык коммуналь түләү кәгазьләре кыйммәтләнүеннән зарлана башлады. Чаллыда берәүгә декабрь өчен 80 мең сумлык счет-фактура килеп төшкән әнә. Милек хуҗасы бәхетенә, ял арасында исәп-хисапны дөрес ясамаулары ачыкланган.

Ут-су бәясен бергәләп күтәрәчәкбез: бу елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 17,5 процентка кадәр артачак. Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә исә күбрәк тә түлисе: биредә тарифлар 22,3 процентка үсәчәк.

Иш өстенә куш дигәндәй, төзелеш һәм ремонт материаллары сатучылар, быел бәяләр 30 процентка кадәр артачак, дип кисәткән. Товар ташучылар моны бензин һәм логистика кыйммәтләнү белән аңлаткан.

Яңа ел бүләге

Чакрымнар тагын да кыйммәтләнәчәк. Бу елның 1 гыйнварыннан Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү бәяләре артты. Казанда, мәсәлән, автобуска утырган өчен 38 сум (банк картасы белән түләгәндә. – Ред.) урынына 43 сум түлисе. Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабугада юл хакы 35 сумнан 40 сумга җитте. Яңа елдан җәмәгать транспортында билетсыз йөрүчеләргә дә штраф күләме 300 сумнан 2,5 мең сумга кадәр күтәрелде.

Узган ел нәтиҗәләренә караганда, былтыр сатылган яңа автомобильнең уртача бәясе 3 миллион 500 мең сум тәшкил иткән. Соңгы биш елда Россиядә машиналар ике тапкыр кыйммәтләнгән.

Илдә үткәрелгән соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 91 проценты бәяләр үсешеннән канәгать түгел. Ил халкының 48 проценты алдагы ике елда үзенең матди хәле начараячак дип фаразлый. Россиядә яшәүче һәр өч кешенең берсе исә тотрыклы киләчәккә ышана. Ә менә респондентларның 14 проценты алга таба тагын да яхшырак яши башламакчы. Бу – нигездә 120 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алып эшләүчеләр.

Фикер

Фәнис ХӨСӘЕНОВ, Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече:

– Бәяләр һәрвакыт үсте һәм үсәчәк. Моның сәбәбе бик гади: без икътисад шартларында яшибез. Шуңа күрә икътисадның үсүе мөһим. Ә моның өчен тармакта гел өстәмә акча булып торырга тиеш. Бу урында шунысын да искәртик: Үзәк банк еллык инфляция күрсәткечен 4 процент дәрәҗәсендә фаразлый. Димәк, моңа ирешә алган очракта да, бәяләр барыбер 4 процентка үсәчәк. 2024 ел нәтиҗәләре буенча еллык инфляция 10 процент чамасы тәшкил итте. Нәрсәдер, мәсәлән, азык-төлек күбрәк, нәрсәдер азрак кыйммәтләнде. 2024 ел нәтиҗәләре буенча һәм быел коммуналь хезмәтләрнең дә сизелерлек артуы көтелә. Бу – халыкның матди хәленә нык тәэсир итәчәк. Аерым алганда, пенсионерлар һәм бюджет тармагында эшләүчеләрнең керемнәре азрак үсә. Шуңа күрә аларга быел авырракка туры киләчәк. Дәүләт әлеге категория гражданнарның керем дәрәҗәсен арттыру юнәлешендә җитди карар кабул итмәсә, әлбәттә.

Соңгы ун елда азык-төлеккә бәяләр ничек үзгәргән?* (сумнарда)

Азык-төлек 2015 ел 2025 ел
Шешәдәге сөт, 1 л 45,90 89,99
Ак ипи (батон) 18 65,99
Он, 1 кг 29,90 69,99
Шикәр комы, 1 кг 34,90 64,99
Йомырка, 10 данә 40,90 119
Сыер мае, 180 гр 59,90 219,99
Каймак, 180 гр 30,90 62
Сыр, 100 гр 69,90 179,99
Тавык боты, 1 кг 159 259,99
Скумбрия консервы 49,90 118,90
Кока-кола, 1,5 л 49,90 94,90
«Альпен Голд» шоколады 37,90 74,90

*Бәяләр «Пятерочка» кибетенең товарлар каталогыннан алынды

Сораштыру

Бәяләр артканны сиздегезме?

Венера КАСЫЙМОВА, ике бала әнисе:

– Олы кызым мәктәптә укый. Бәйрәм ялларында ук сыйныф җитәкчесе, 2025 елдан Казан мәктәпләрендә туклану бәясе 10 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк, дип кисәтеп куйды. Туклану картасына атна саен 500 сум акча сала идек, хәзер – 550 сум. 1 гыйнвардан балалар бакчасы өчен түләү артуы да гадәти күренешкә әйләнде. Бу хакта әти-әниләр төркемендә кызу бәхәс булып алды инде. Айлык түләү уртача 900 сумга кыйммәтләнгән, ди.

Айрат МУСИН, эшкуар:

– Базарда сорау һәм тәкъдим кануны бар. Бәяләр әнә шуннан чыгып үсә. Әгәр хезмәткәрләргә яхшы хезмәт хакы түләмәсәм – эшләргә кеше, сыйфатлы, димәк, зуррак чыгымнар таләп иткән хезмәт тәкъдим итмәсәм – заказлар калмаячак. Гади тел белән әйткәндә, менә шул. Без ишекләр кую белән шөгыльләнәбез. Былтыр бәяләр 15–20 процентка артты.

Рөстәм ЗАРИПОВ, финанс киңәшче:

– Бәяләр артуыннан бигрәк, тормыш кыйммәтләнде. Чөнки чыгымнар гына түгел, керемнәр дә үсте. Мондый шартларда кулдагы акчаны дөрес итеп тота белергә кирәк. Бүген дәүләт сәясәте югары инфляция күрсәткечен төшерүгә юнәлдерелгән. Без исә, бәяләр кыйммәтләнә дип, кирәксә-кирәкмәсә дә мөмкин кадәр күбрәк товар сатып алып калырга тырышабыз. Шул рәвешле инфляцияне куабыз гына. Бүген зур сатып алуларны кичектереп торырга киңәш итәм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре