Бакча алмасының төшенә кадәр файдалы санала. Ул организм өчен шифалы йодка, яман шешкә каршы торучы амигдалин (В17) витаминына бай.
Әмма чамадан тыш куллансаң, амигдалин агуга әйләнергә мөмкин. Алманы килограммы белән ашарга күнеккән кешедә ашказаны җәрәхәте, гастрит, колит авырулары баш калкытырга мөмкин. Шуңа күрә табиблар көненә күп дигәндә ике алма гына ашарга киңәш итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез