Газетага язылу

(Б)акча казучылар: «ВТ» журналисты бакчачылык белән көн иткән авылларда йөреп кайтты

(Б)акча казучылар: «ВТ» журналисты бакчачылык белән көн иткән авылларда йөреп кайтты
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Бу якларның тарихы да, бүгенге сулышы да җиргә тыгыз бәйләнгән. Яшел Үзән районының Олы Яке авыл җирлегенә аяк басуга, табигатенең матурлыгы һәм халкының тырышлыгы сокландыра. Биредә яшәүчеләр элек-электән үз бакчаларын зур байлык дип санаган: монда һәр карыш җирдән бәрәкәт алырга күнеккән. Кәбестә, суган, сарымсак, табыннарның төп ризыгы булган бәрәңге турында алар барысын да белә. Ничек аласын да, ничек бирәсен дә.

«Сәнәк, чалгы күтәреп чыктык»

Бу җирлек турында күптәннән белә идем, тик анда бару һаман сузыла килде. Юлга кузгалгач, халкының ни өчен нәкъ менә бакча эше белән шөгыльләнүе турында уйланып бардым. Җирләре бик уңдырышлыдыр һәм башкалага якын булгач (Казанга нибары бер сәгать юл), сату уңайлыдыр, дип уйлаган идем. Хикмәт җирдә һәм башкаланың якын булуында гына түгел икән. Бакчачылык белән көн итүләренең берничә сәбәбе бар. Беренчесе – тәҗрибә, эш рәтен белү. Эш шунда ки, элек Олы Якедәге «Уразлы» совхозы «Татплодоовощпром» составына кергән була. 2006 елда хуҗалык «Яке» җәмгыяте булып үзгәртелә, тик нибары 4,5 ел гына эшләп кала. Шуннан соң тагын берничә тапкыр исемен һәм җисемен алыштырып эшли дә, ахыр чиктә, 2016 елда бөтенләй таркала. Ә анда эшләгән кеше үз хуҗалыгында күпләп яшелчә үстерә башлый.

– Хәзер инде ул – безнең яшәү рәвеше. Һәркайсыбызның үз сатып алучысы бар. Монда барыбыз да диярлек белемле агрономнар кебек остарып беттек. Мул уңыш алу өчен, барысын да белеп үстерергә кирәк бит. Иң мөһиме – агулап, төрле дарулар сибеп үстермибез. Шуңа күрә базарда безнең яшелчәләрнең абруе зур, – ди кайчандыр совхоз теплицаларында эшләгән Талия Дәүләтшина.

Икенче сәбәбе – уңайлы шартлар. 1976 елда «Татмелиорация» җирлектә су трассасы салган була. Ул берничә авыл басулары аша узып, күлгә төшә. Бүген шәхси хуҗалыклар да, фермерлар да шуннан файдалана.

– 2016 елда аны сүтеп атмакчылар иде. Барыбыз да кулга сәнәк, чалгылар тотып, күтәрелеп чыктык. Шулай итеп, трассаны саклап кала алдык. Мондый корылма республикада берничә урында гына бар. Заманында «Карагуҗа» һәм безнең совхоз бөтен Татарстанны кәбестә белән тәэмин итеп торды. Кыяр, помидор, кишер, чөгендер һәм бәрәңге үстердек, – ди Фирая Фәйзуллина.

Билгеле, башкалага якын булуның да йогынтысын әйтмичә булмый. Алыпсатарлар килеп тә ала, кешеләр үзләре дә илтеп сата. Сүз уңаеннан, зур җиләк плантацияләре дә 2012 елда республикада беренчеләрдән булып шушы авылда барлыкка килә.

Берсе ябылса, икенчесе ачыла

Шулай итеп, монда яшәүчеләр бакчачылыкны тормышларын алып баруның, гаилә бюджетын ныгытуның төп чыганагы дип саный. Җирлеккә Олы Яке, Каратмән, Уразлы, Үтәнгүш, Никольский авыллары керә. Алар арасында Каратмән халкы тырышлыгы, үҗәтлеге белән аеруча аерылып тора.

– Безнең авыл халкы элек-электән бик тырыш булган. Хәзер дә күршесе бакчага чыкса, икенчесе дә калышмый, күршесе ике бозау алса, койма аша булган абзарга да өченче мал кайтып баса. Урамда ике катлы йорт калкып чыкса, икенчесе дә яңа алыштырган түбәсен сүтеп, өенең икенче катын күтәреп куя. Бездә хәтта баланы да ярыша-ярыша алып кайталар, – дип көлә тумышы Каратмәннән булган җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина. – Уңганлык-булганлык нәселдән, әти-әни тәрбиясеннән килә, дип уйлыйм. Бу безнең канга сеңгән. Җирлектә аеруча үҗәт берничә гаилә бар. Аларның балалары да җиргә тешләре белән берегеп, эшне умырып эшли. Башка яшьләрнең хәзер алай батырып эшлиселәре килми, алар җиңел акча эзли.

Җирлектә 503 хуҗалык бар. Фирая апа әйтүенчә, һәр хуҗалыкка елына уртача 500–600 мең сум табыш туры килә. Элек тапкан акча тагын да күбрәк булган.

– Элек һәр йортта диярлек утызышар сутый кәбестә, иллешәр сутый бәрәңге утырттылар. Зур кибетләр челтәрләре ачылгач, табыш азайды, чөнки ихтыяҗ кимеде, – ди ул.

Табышлы шөгыль

Каратмәндә яшәүче Фәридә Галәвиева укытучы булып эшли. Җәйге ялы вакытында бакчасында күпләп бәрәңге һәм сарымсак үстереп сата. Бакча җиләге һәм карлыган үсентеләрен дә, кыяр белән помидор, чәчәкләрне дә бик теләп алалар, ди. Матур бакчасын без дә күреп чыктык. Ник бер чүп булсын: бар җире тәртиптә, ялт итеп тора!

– Авылда без өч бертуган, һәркайсыбызның бакча, каралты-куралары бик зур. Энем бик тырыш, үгезләре, җирләре, бакчалары бар. Техника кирәк булганда, гел ул ярдәм итә. Безгә кәтмән тотып, чүбен генә утыйсы кала, – ди ул. – Бездә бөтен халык үҗәт. Урамда бер генә кеше дә эшсез йөрми. Матур мәгънәдә ярыша-ярыша эшлибез.

Йортыннан читтәрәк тагын ун сутый җирдә бары тик сарымсак кына үстерә икән.

– Бик яратам җир эшен. Чүбен вакытында утасаң, бакчачылыкның бер мәшәкате юк аның. Сарымсакларымны да көтеп торып алып бетерәләр. Казанга барып йөрмим, күрше-тирә авыллардан килеп алалар. Акчасын утырып санаганым юк, ләкин кереме яхшы. Карлыганның үсентесен – 100, җиләгенең килосын 150 сумнан сатам. Сарымсакны да башкаларга караганда арзанрак бәядән җибәрәм. Әйтик, башкалар 350–400 сум дисә, мин 250 дән тәкъдим итәм. Аның уңышы ел да мулдан була. Сарымсакның «Сибирский» сортын утыртам. Ул эре дә, нык та була. Черемә белән утыртырга кирәк. Аннан соң да өстенә черемә салам. Чүбен кул белән утаганнан соң, арасын кәтмән белән йөреп чыгам, чөнки һава йөрүе мөһим. Октябрь башында утыртабыз да июльнең 20 ләрендә җыеп алабыз, – ди Фәридә Галәвиева.

Олы Якедә яшәүче Эльмира һәм Илдар Нәҗмиевләр унбер гектарда кәбестә, бәрәңге, суган, сарымсак, кабак, чөгендер үстерә. Башкалардан аермалы буларак, яшелчәләрен ел әйләнәсе саталар.

– Моңа кадәр дүрт сыер саудык, хәзер инде аларын икегә генә калдырдык. Ике танабыз бар. Яшелчә белән эшләү җиңелрәк. Бердән, мәшәкате азрак, икенчедән, табышы яхшырак. Бигрәк тә бәрәңге һәм кәбестәне үстерү отышлы, чөнки аларның уңышы да мулрак, сату бәясе дә әйбәтрәк. Кәбестәне тозлап та сатабыз, алай эшләгәндә акчасы кесәгә тагын да күбрәк керә. Кергән белән чыкканны төгәл исәпләп бармасак та, бөтен хуҗалыгыбызны бакчачылык белән алып барабыз. Йортны да, каралты-кураны да шул акчага карадык, балаларны да шуңа укыттык, техниканы да яшелчә сатып алабыз, – ди ул.

«Рәис суганы»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярата торган суганны да якелеләр үстерә.

– Рәис Шәрипҗанов хуҗалыгында үсә торган суган эре һәм сусыл була. Без аны ел да Казанга күргәзмәгә алып барабыз. Бер генә елны да Рөстәм Нургалиевичның игътибарыннан читтә калган юк, – ди Фирая Фәйзуллина.

Суган үстерүченең үзе белән дә күрешеп сөйләштек. Әлеге яшелчәдән тыш фермер алты гектар мәйданда кәбестә, бәрәңге, чөгендер һәм ташкабак үстерә. Иң отышлысы – кәбестә, суган һәм чөгендер.

– Мәктәптә укыганда хуҗалык кәбестәсен, азык чөгендерен утап үскән балалар без. Белемем буенча агроном. Шуңа күрә яшелчәнең бөтен җаен беләбез. Хәзер инде суганны туфракка трактор белән утыртабыз. Күп итеп җитештерсәк тә, алыпсатарлар белән эшләмибез. Чөнки алай эшләүнең файдасы аз, быел бигрәк тә. Шифаханә, ашханә, кафеларга илтәбез. Ә кибетләр белән эшләү бик авыр, – ди Рәис.

Ул үстерә торган «Эксибишен» сортлы суган бик эре һәм төче була. Тик озак саклап булмый, шуңа күрә аны августта җыялар да көзен үк урнаштырып бетерү җаен карыйлар.

– Хәтта күпчелеген көзгә дә калдырмаска тырышабыз. Иң яхшысы – 1 сентябрьгә кадәр сатып бетерү, чөнки аннан соң Волгоград суганы чыга. Ә аның бәясе арзанрак, – ди Рәис. – Татарстанда яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр аз, үзебездә үстерелгән генә җитми. Минем дә мәйданнарны арттырасым килми, чөнки аның мәгънәсен күрмим. Хәлләр болай барса, биш елда бөтенләй бетәргә мөмкинбез. Ягулык кыйммәт, банкларда ставкалар зур. Шуңа күрә быелгы сезон базарда күп нәрсәне хәл итәчәк. Я калабыз, я бетәбез.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре