Чәчәктән – табынга. Умартачылар бал суырта башлады. Кайберәүләр иртәрәк дип уйлый, августны көтә. Быел уңыш артык мактанырлык түгел, әмма табышка өметләнәбез, диләр. Ни генә булмасын, халыкка тәмле бал кирәк. Ә анысын каян белергә? Бәясе күпме булыр? Умартачыларны кызу эшләреннән бераз бүлеп алыйк әле.
Фырылдап торсын
Кукмарада яшәүче Тәлгать Сөнгатуллин балны берничә көн элек кенә суырта башлаган әле. Ел саен 2–2,5 тонна уңыш ала икән. Быел да өмете зур аның.
– Бер кеше генә яши торган Тәмле Чишмә авылында безнең умарталык. Үземнеке – 20 умарта, арендага алганы – 50. Хуҗасы уңышның дүрттән берен бирә. Техника, туклану чыгымнарын каплый, – ди Тәлгать абый. –Кешеләр быел балдан зарлана. Безнеке начар түгел. Болын, урман янәшәдә бит. Бал кортларына нектарның төрлесен җыярга мөмкинлек бар. Авылларда юкә иртә чәчәк атты. Ул вакытта яңгырлы булды. Шуңа күрә кортлар нектар җыя алмады. Ә бездә ул соң чәчәк аткач, миңа бәхет елмайды. Кортлар кәрәзне пичәтләгәч кенә суырта башлыйм. Ашыгудан файда юк.
Җиде яшеннән үк умартачы бабасы янында кайнашып үскәч, бал алуның бар нечкәлекләрен белә Тәгать абый. Кортлар белән дуслыгы да бар. Уртача рус токымлы усал кортлар асраса да, хуҗасын чакмыйлар, исеннән үк сизәләр. Тәлгать абый – элеккеге хәрби. Шуңа күрә умарта эшенә дә таләпләре җитди аның. Башкача булмый да, балын Мәскәүгә җибәрәсе бар бит. Ә анда сыйфатка бармак аша гына карамыйлар. Шуңа күрә балына махсус тикшерү дә үткәрергә туры килә. Һәр умартачы да шулай эшләргә тиеш, дип саный. Кышын кортларына шикәр комы түгел, бал ашата. Югыйсә ике атнадан банкадагы бал төбенә утыра башлаячак. Чын бал кашыкка алгач, сузылганда «фырлаган» тавыш чыгарырга тиеш. Менә шундый серен ачты.
– Кайчан бал була инде, дип Мәскәүдән көн саен шалтыратып торалар. Краснодардан килгән әллә ничә машина балны кире борганнар. Таләпләргә туры килмәгән. Умартаны хәзер кайда гына асрамыйлар. Ояларны фермага якын җиргә куючылар да бар. Бал кортлары тирестә йөри. Аннан инде, балдан тәмсез ис килә, дип зарланалар. Экологик яктан чиста булуы бик мөһим. Безнеке табигать кочагында булгач, андый нәрсә борчымый. Мәскәүдә балның өч литры 6 мең сум тора. Ә мин ярты бәядән бирәм. Авылда ул бәягә берәү дә алмый. Кукмарада 3 литрын 2 мең сумга саталар. Минемчә, бәя 4 меңнән дә ким булмаска тиеш, – ди тәҗрибәле умартачы.
Сыйфат турында сөйләшүне дәвам иттерәбез. Тәлгать Сөнгатуллин әйтүенчә, халык ашыйсы ризыгын тикшереп карау ысулларын да белә.
– Балга йод тамызалар, химик карандаш белән сызып карыйлар. Болай итеп, ни дәрәҗәдә су барлыгын белеп була. Әгәр төсен үзгәртсә, димәк, дымы күп. Бу инде – өлгереп җитмәгән дигән сүз. Күләме күбрәк булсын өчен, иртә суыртучылар да бар. Андый адымга барырга кирәкми. Кеше юкка акча түләми бит, – ди ул. Шул урында үзе дә минән: «Ни өчен балны белгән кешедән алырга кирәк?» – дип сорый. Шунда ук җавабын да бирә: «Начар булса, кире илтеп, акчасын алырга була. Белмәгән кешегә илтеп булмый. Шуңа күрә тәмле бал ашыйсыгыз килсә, аны ышанычлы умартачылардан алырга тырышыгыз». Балны беркайчан бозылмый, диючеләр дә бар. Ә монысына нинди җавап ишетербез икән? «Юк, алай түгел. Бер елдан соң бал искергән булып санала. Ул сыйфатын югалта», – ди Кукмара умартачысы.
«Качак тормышы»
Без шалтыраткан умартачылар арасында, быел бал юк, дип кыска тотучылар да, иртәрәк бит әле, диючеләр дә булды. Шунысына игътибар иттек: умартачылар арасында кортларын төрле җирләрдә сәяхәт иттерүчеләр арта бара. Рәхәттән йөрмиләр, халыкка төрле бал тәкъдим итәселәре килә чөнки.
Саба районының Сабабаш авылында яшәүче Булат Хәмидуллин бал суыртырга ашыкмый әле. Бу эшкә август урталарында гына тотынырга җыена.
– Кортлары кәрәзне пичәтләсә дә, вакыты буенча иртәрәк әле. Тәмле бал ашыйсы килә бит. Башка елларда да шулай тотына идем. Умарталарым 15 оя гына. Бер атна эчендә суыртып бетерәм, – ди ул. – Бал төрле булсын өчен умарта ояларын Питрәч, Теләче якларына алып барам. Карабодай күп үсә анда. Әлеге үсемлекнең балы гадәти түгел. Без берничә егет берләшеп, чиратлашып сакларга барабыз. Балны үзебез өчен тотабыз, туганнарга күчтәнәчкә бирәбез. Бал кортлары янында кайнашу – яраткан шөгылем. Мәрхүм әтиемнең эшен дәвам иттерәм.
«Бәясе күптән артырга тиеш иде»
Без шалтыратканда, Биектау районы умартачысы Вилдан абый Зәйнуллин Самара якларында карабодай басуында йөри иде. Умарталар тәгәрмәчтә, машинага төйиләр дә төрле урман, кырларга йөртәләр шулай. Болай иткәч, табышы ике тапкыр мулрак булырга мөмкин.
– Бар кешенең дә күчереп йөртергә мөмкинлеге юк. Чыгымнар сорый. Арбасы, техникасы, ягулыгы, ярдәмче умартачы кирәк. Төнге йокыларыбыз кала. Барысын да исәпләсәң, чыгымлы хезмәт. Шуңа күрә балның бәясе артуга аптырарга урын юк. Күптән артырга тиеш инде ул. Бәяне бер төрле куегыз дип таләп итеп булмый. Һәр кешенең тизрәк сатып бетерәсе, кредитын ябасы, башка чыгымнарын каплыйсы бар, – диде ул, сүзне кыска тотып.
«Бал кортлары оча алмый»
Лаеш районының Державин авылында яшәүче Сөнгатуллиннарның умарталары 200 дән арта. Аны кечкенә авылда тоталар. Кешеләрне корт чакмасын дип, еракка илткәннәр. Аларның да төрле урыннарга йөртү тәҗрибәсе бар. Тәкәмөгез (донник), карабодай басуларына, ахырдан көнбагышка күчерәләр.
– Күпләр юкә балы ярата. Ирем менә шул урыннарны эзләп китте әле. Яшьләр балның сыегын, әбиләр куесын, утырганын сорый. Кемгәдер ярмаланып торганы ошый. Өч литрының бәясе – 1–3 мең сум. Көнбагыш балын 1 меңгә дә биргәлибез. Без кыш буе агропаркта сатабыз. Ишле гаиләне туендырырга җитә. Быел ничек булыр, белмим. Өмет зур инде, узган ел юкә чәчәге агачның башында гына иде. Быел күп булып та, нектар юк, бал кортлары оча алмый, – ди Рауза апа.
Актаныш районындагы Чиялек авылы умартачасы Гали Ханнановның да хәлен белештек. Аларның да умарталары 200 гә җитә.
– Май әйбәт килде. Яңгыр яуды. Гел яңгырга китәр дип курыккан идек. Һава ачылып китте тагын. Үсемлекләр яхшы үсте. Кортлар оча, бал ташый. Юкә иртә чәчәк атты. Юкәдән бал алучылар зарлана, әлбәттә. Мин әле бал суыртырга тотынмадым. Халык сорый инде. Җитешмәгәч, суыртмый торабыз әле. Аннан бит, балыгыз сыек, дип сүгә башлаячаклар. 1 литрын 2 мең сумнан сатарбыз дип уйлап торабыз. Юкә балын Башкортстан якларында 3–3,5 мең сумга бирәләр. Безнеке – төрле чәчәкләрдән җыелган бал. Бер алган кеше гел ала. Тәмләп карагыз, дип әйтәм. Кайберләрен суырткан җиргә дә алып кереп күрсәтәм. Кешенең төрлесе бар, – ди Гали Ханнанов.
Тәмле балны ничек сайларга?
*Белгән кешедән алыгыз.
* Чәчәк исе килеп торсын.
*Кашыкка чорналырлык куе булса, бу инде – өлгергән дигән сүз. Кашыктан агызганда, калкулык шикелле өелеп калырга тиеш. Сыек әйбер чыпылдый. Кире төшергәндә, сыгылмаланып тартылып ала.
*Кабып карагач, тамак төбен әчеттерә.
*Чын бал куе була, төсе төрлечә булырга мөмкин. Карабодайныкы – кара, юкә, тәкәмөгезнеке ачык төстә. Төскә аптырарга кирәкми.
Бәясе күпме?
Бал (3 литрлы банкада) – 1,5 – 3,5 мең сумга кадәр
Кәрәз (1 кило) – 1000–1200 сум
Бал икмәге (перга) (100 грамм) – 500–600 сум
Балавыз (1 кило) – 550–700 сум
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез