Бу җәйне авылда әби-бабасы янында үткәрәчәк оныклар саны бермә-бер артып китмәгәе. 2020 елдан бирле ил күләмендә гамәлдә булган һәм әти-әниләргә балалар ял лагерена юллама сатып алган акчаның яртысын кире кайтару мөмкинлеге биргән кешбэк программасы быел озайтылмады. Димәк, өлкәннәргә балалар ялын үзләренә кайгыртырга туры киләчәк. Бу җәйдә ял күпмегә төшәчәк?
– Ике улым да спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Каникул саен ял лагерена барулары – гадәти хәл. Укудан бушаган арада шул рәвешле спорт күнекмәләрен ныгыталар. Спорт мәктәбендә лагерьга бару, кем әйтмешли, ихтыяри-мәҗбүри. Узган ел җәй көне ике баламның һәркайсына 27 мең сум акча түләп, бер сменага (18 көн) ял итәргә җибәрдем. Балалар кешбэк программасы гамәлдә булгач, түләгән акчаның яртысы кире кайтты. Быел исә әлеге программа булмаячак, диләр. Тренер бу хакта алдан ук кисәтеп, балаларның җәйге ялына акча җыя торырга киңәш итте. Тик бу кадәр акчаны кайдан аласы? – ди Казанда яшәүче Венера Зәйнуллина.
Аның кебек хафага төшкән әти-әниләр шактый. Билгеле булганча, ил буйлап сәяхәт итәргә теләүчеләргә һәм балалар ял лагерьларына баручыларга ташламалы дәүләт программасы 2020 елның августында гамәлгә керде. Аның максаты да билгеле. Пандемия аркасында шактый кыен хәлдә калган туризм тармагын янә аякка бастыру өчен халыкны юллама бәясенең яртысын (әмма 20 мең сумнан да күп түгел. – Ред.) «Мир» картасына кире кайтару тәкъдиме белән кызыктырдылар. Ике як өчен дә отышлы, кыскасы. Узган ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда балалар ял лагерьларына юллама сатып алган әти-әниләр кешбэк программасы ярдәмендә 500 миллион сумга якын акчасын янга калдырган. «Алдагы ел белән чагыштырганда, 2022 елда кешбэк программасы буенча балалар ял лагерьларына юллама сатып алучылар саны ике тапкыр артты. Июнь башында барлык юлламаларның 80 проценты сатылып беткән иде инде», – дигән иде ул вакытта яшьләр эшләре министры вазыйфасын башкарган Тимур Сөләйманов.
Һәм менә рәхәткә өйрәнгәч кенә ташламалы программаны бетерделәр. Дөрес, бу хакта рәсми рәвештә кистереп әйтүче юк. Федераль казнада моның өчен акча каралмаган, шул гына. Аңлашыла ки, бүген акчага болай да урын күп. Илнең стратегик эшләнмәләр үзәгенең Икътисадый һәм социаль үсеш юнәлеше җитәкчесе Виктория Павлюшина сүзләренә караганда, кешбэк программасы – пандемия һәм илдә махсус хәрби операция игълан ителү чорында туризм тармагына күрсәтелгән вакытлыча ярдәм чарасы гына иде. Бүген исә тармакта вазгыять тотрыклы, дигән ул. Дөрес, моның белән килешмәүчеләр дә бар.
– Без 2019 ел күрсәткечләре дәрәҗәсенә җитмәдек әле. Ул вакытта ил буенча 65 миллион турист сәяхәт итсә, кешбэк ярдәмендә былтыр илгә килгән кунаклар саны 61 миллион чамасы тәшкил итте. Әгәр быел программа эшләмәсә, без туристларның 15 процент чамасын югалтачакбыз, – ди Россия туризм индустриясе берлеге җитәкчесе Илья Уманский.
Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов әйтүенчә, әлеге программа туристлар санын арттырырга нык ярдәм иткән.
– Былтыр, мәсәлән, Казан туристик кешбэк программасы буенча сәяхәт итүчеләр саны буенча Краснодар крае, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе белән берлектә, беренче бишлеккә эләкте. Республика федераль программада актив рәвештә катнашты. Ул бигрәк тә шифаханәләр, круиз компанияләре һәм балалар лагерьлары өчен отышлы булды, – диде ул.
Моны юллама сатучылар үзләре дә раслый.
– Кешбэк федераль программасы Казан шәһәре муниципаль лагерьларында 2021 һәм 2022 елларда гамәлдә булды, – ди башкалада дистә елга якын балаларның ялын оештыру белән шөгыльләнүче «Ял» үзәге директоры Константин Крайнов. – Әйтергә кирәк, ташламалы программаны әти-әниләр бигрәк тә яратып кабул итте. Узган ел нәтиҗәләренә караганда, кешбэктан 10 меңгә якын әти-әни файдаланган. Быел программаның язмышы билгесез. Бу хакта бернинди рәсми мәгълүмат та юк. Ничек кенә теләсәк тә, без федераль программаны гамәлдә калдыруга тәэсир итә алмыйбыз шул.
«Ял» шәһәр үзәгенә унбер балалар лагере керә. Җәйгә юлламаларны 6 апрельдән сата башларга ниятлиләр. Сүз уңаеннан, былтыр балалар кешбэк программасы ярдәмендә җәйгә юлламалар сатып алу 31 марттан башланды. Казанга якын, яшәү шартлары яхшы булган лагерьларга юлламаларны көне-сәгате белән алып бетерделәр.
– Узган ел белән чагыштырганда, юллама бәяләре үзгәрмәде диярлек. Әти-әниләрнең матди мөмкинлекләреннән чыгып эш итәргә тырышабыз. Мәсәлән, быел җәй көне 18 көнлек ял 9 мең сумнан 13 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Казан оешмалары һәм предприятиеләреннән ялга баруның бер сменасы 40 мең сумга кадәр җитәчәк. Инде хәзер үк әти-әниләр арасында юллама сатып алуга сорау зур икәнен сизәбез. Федераль программадан башка да бу җәйдә лагерьларда урын калмаячак, – ди Константин Крайнов.
Узган елдан аерма шунда гына: быел лагерьга юллама бәясе тулысынча әти-әниләр җилкәсенә төшәчәк. Россия Дәүләт Думасының Туризм һәм туристик инфраструктураны үстерү комитеты җитәкчесе Сангаджи Тарбаев сүзләренә караганда, программаны берникадәр үзгәрешләр кертеп, янә гамәлгә кертергә дә мөмкиннәр. Мәсәлән, ул аз керемле гаиләләргә яки Кырым кебек аерым төбәкләргә ял итәргә барырга теләүчеләргә ярдәм чарасы булып калырга мөмкин. Тик соңгысы әлегә, кем әйтмешли, суга сәнәк белән генә язылган.
Мәсьәләгә ачыклык кертүләрен сорап, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына да шалтыраттык. Чөнки балалар ял лагерьлары белән нәкъ менә алар эшли. Тик министрлыкта әти-әниләрнең күңеленә сары май булып ятарлык бер генә җылы сүз дә әйтмәделәр.
Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр Татарстанда балалар лагерена юлламаның уртача бәясе тәүлегенә – 1191,3 сум, ягъни 18 көнлек бер сменага 21,4 мең сум тәшкил иткән. Республика балалар сәламәтләндерү лагеренда ялның бер сменасы – 21,3 мең сум, муниципаль лагерьда – 18,2 мең сум, коммерцияле оешмалар өчен 24,7 мең сум торган.
Эльвира Вәлиева
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез