Шуның 17,5 меңе 14–17 яшьлек үсмерләргә туры килә. Дәүләт Думасының Гаиләне яклау комитеты рәисе Нина Останина әйтүенчә, мондый җинаятьләрдә катнашучыларның 74 проценты – укучылар һәм студентлар. Моннан тыш, үсмерләр арасында авыр һәм аеруча авыр җинаять кылу очраклары арткан. Социаль челтәрләр балаларны җинаятьчелеккә торган саен ныграк җәлеп итә. Хәтта 8 яшьлек балаларны да җинаять юлына бастыралар. «Социаль челтәрләрдә аларны уеннар һәм төрле төркемнәр аша җәлеп итәләр», – дигән ул.
Депутат сүзләренә караганда, 2024 елда җинаять кылган 14 мең үсмер җинаять җаваплылыгына тарту яшенә җитмәгән. Моннан тыш, профилактика органнарында эшләүче 5 мең хезмәткәргә үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен чара күрелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез