Бал исе, кортчылар өчен киңәшләр, табигатьтә ял. Балтач районының кечкенә генә Бөрбаш Сәрдегәне авылы төрле өлкәләрдән килгән умартачыларны үзенә җыйды. Кунаклар, утыртырга дип, юкә үсентеләре алып килгән. Авылны танытырга күп кирәкми, менә шундый җылы очрашулар да җитә.
Авылга чакыру
Мөдәррис Габдрахманов лаеклы ялда булса да, тик утыра торган кеше түгел. Моңа кадәр туган авылына гармунчыларны җыйган булса, бу юлы бал осталарын чакырган. Алар арасында Башкортстан, Чуашстан, Ульян өлкәсе, үзебездәге Буа, Арча, Саба, Кукмара һәм башка районнардан килгән һәвәскәр умартачылар да бар. Мондый очрашулар шул ягы белән файдалы: һәр кортчы үз уңышы һәм югалтулары турында сөйли. Мондый очрашуны узган ел Биектау районының Мүлмә авылында яшәүче Мәсхүт абый үз хуҗалыгында оештырган. Мөдәррис абый шунда икенче елга үзенә чакырырга вәгъдә биргән.
– Авылыбызда 50 ләп кенә йорт бар. Элек аны Байлар Сәрдегәне дип йөрткәннәр. Байлар күп булган чөнки. Кечкенә генә авылда 3–4 кибет тотканнар. Чит илләр белән эш иткәннәр хәтта. Ә хәзер халык, эш юк дип, авылдан шәһәргә китә. Ферма беткәнгә дә бер-ике ел инде. Шөкер, улым авылда калды. Кибет тотабыз, халыктан сөт җыябыз, – ди ул.
72 яшьлек Мөдәррис абый әтисенең һөнәрен дәвам иттерә. 20 ләп баш умарта тоталар.
– Авыр заманнарда бал ачлыктан коткарган. Сугыш вакытында ашарга ипи булмаган бит. Элек балны ипигә алыштыралар, дип сөйли иде әни. Урман янәшәдә – бездән бер генә чакрым тирәсе. Юкә чәчәк атканда, бал алып калабыз. Быел уңыш әйбәт булды, – ди Сәрдегән умартачысы. – Күп нәрсәгә «Ватсап»тагы умартачылар төркемендә өйрәндем. Анда кыйммәтле киңәшләр бирәләр. Махсус йорт – апийорт ясадым. Эчендә умарталык, эскәмия бар. Шунда менеп ятасың да бал корты безелдәвеннән тынычланып ял итәсең. Файдасын сизәм.
Кемнеке тәмлерәк?
Очрашуның иң кызыклы өлеше – бал бәйгесе. Һәр кеше үзе белән бал алып килгән. Умартачылар, тәме, исе, үзлегенә карап, балның иң яхшысын ачыкларга тырышканнар. Жюри әгъзалары итеп, төрле төбәкләрдән килгән умартачыларны сайлаганнар. Алар арасында Башкортстаннан килгән, 30 ел стажлы, дүртенче буын умартачы Айдар Фәррахов, Кукмарадан Юрий Сафронов та бар. Җиңүчеләргә умарта бүләк иткәннәр. Монысы инде – бәйгене оештыручы Яшел Үзән кортчысы Илмир Миндубаев күчтәнәче. Ул үзе дә – дүртенче буын умартачы. Чакмый торган токымлы кортлар үрчетә.
– Сабан туенда чүлмәк ватыш, капчык киеп йөгереш, ат чабышы була бит. Нигә әле бездә бал бәйгесе булмаска тиеш? Бу инде – умартачылар өчен үзенә күрә сезонны төгәлләү дә. Бәйгедә 31 кеше катнашты. Балны өч төрле номинациягә бүлдек. Ачык төстәге, кара-кучкыл һәм крем сыман баллар. Соңгысын махсус керттек. Ни өчен дигәндә, яшьләрнең балга исе китми. Аларны җәлеп итү өчен, крем сыман бал продуктлары ясыйбыз. Крем-балның төрлесе бар. Киптерелгән кура җиләге, имбир, прополис кушабыз. Балалар бик ярата. Дару яки төрле витамин эчкәнче, кешеләр бал икмәге, балавыз ише продукцияләрне кулланса, күпкә файдалырак булыр иде, – ди Илмир Миндубаев.
Чын бал нинди була? Белгечтән анысын да сорадык.
– Ул нинди чәчәкләрдән җыелганга карый. Бал кортлары бер генә төрле чәчәктән ширбәт җыймый бит. Күпләр, яхшы бал утырырга тиеш, дип әйтә. Составында фруктоза күп булса, бал тиз генә утырмый. Глюкоза күп икән, әйтик, көнбагыш, рапстан җыелганы бер атна эчендә төбенә утырырга мөмкин. «Моның балы куе, шикәр ширбәте ашаткандыр», – дип шикләнүчеләр дә бар. Бу фикер дөрес түгел. Алар бит балның составын белми, – ди Илмир Миндубаев. – Юкә балы – иң авыры. Ул үтә күренмәле булсын өчен күп тырышлык куярга кирәк. Мин үзем юкәнекен яратам. Утыргач, юкә балы ап-ак була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез