Балта остасы: «Дөнья бетә, дисәләр дә, авылдан китмим»

Матурлык һәм табигать яратучы. Кукмара районының Ядегәр авылында яшәүче агач остасы Алмаз Мифтаховка бик туры килә торган сүзләр бу.

Урындыклар, өстәлләр, эскәмияләр, сыерчык оялары, кош җимлекләре, кыскасы, күңеле ни тели, шуны эшли ул. Авылның матур бер почмагына урнашкан өен дә матурлаган, бакчасын да ялт иттергән.

– Мин агач белән бары тик ял иткәндә, күңел кушканга гына шөгыльләнәм. Төп эшем бөтенләй башка юнәлештә. Нәрсәгә күңел тарта, нәрсәгә кул кычыта – тотам да ясыйм. Мин кушканга, әмер биргәнгә эшли торган кеше түгел. Бөтен эшне тыныч кына, үз тәртибем белән эшләргә яратам. Агач белән эшләгәндә исә тынычланам, ял итәм. Акча китерә торган төп һөнәрем булмаса да, остаханә дә ясап куйдым. Кышны шушында уздырсам, җәен инде мин – табигать баласы. Бакча эшләре, чишмә, эш – җәем менә шулай уза, – ди Алмаз.

Башлыча чыршы, имән һәм юкә белән эшләргә ярата икән. Әлеге агачлардан әллә нинди матур сыннар да эшләп куйган. Гади эшләнмәләренә артык кыйммәт хак сорамаса да, арада 8 мең сумлык кош җимлекләре дә бар. «Сораучылар бармы?» – дип соравыбызга менә ничек дип җавап бирде:

– Сораучылар күп, алучылар юк. Бәлки кыйммәтсенәләрдер, – диде ул. – Кызганыч, берара халык агач чүбеннән ясалган җиһазларга, тиз янып китә торган материалларга өстенлек бирә башлады. Аларның сәламәтлеккә дә зыяны бар, чыдамлылыгы да шул кадәр генә инде. Хәзер кабат агач модасы кайта башлады. Ишегалларына җәелгән брусчатканы кубарып атып, таш, агачка күчүчеләр дә арта. Тик барыбер бәясеннән куркалар әле. Ә бит сыйфатлы, яхшы әйбер арзан була алмый. Агач сәламәтлеккә дә файдалырак.

Алмазның төп эш урыны – ишегалдындагы остаханәсе. Анысы да гадәти генә түгел, ә Кавказ якларындагы йортларга охшатып, үзгә бер стиль белән эшләнгән.

Бакчада, остаханәдә мәш килеп сөйләшеп йөрүебезне күреп, күрше йортта яшәүче Алмазның әнисе Гөлсинә апа да чыкты безнең янга. Алмазның бертуганы Азатның да бик сәләтле агач остасы булуын аннан белдек.

– Алар икесе дә кечкенәдән хыялый балалар иде. Бик матур итеп рәсем ясадылар, тынгысыз булдылар, – диде әниләре Гөлсинә апа. – Азат беренче класста укыганда укытучысы: «Аның күңеле бер дә дәрестә түгел, гел уйланып утыра», – диде. Соңыннан укытучысын үзебезгә чакырдым. Азат ясаган әйберләрне күргәч, шаккатты. Азат сеңлесе Алсуны урамда тартып, этеп йөртә торган арба ясап куйган иде. Соңрак белдек: дәрестә шул турыда уйлап утырган булган икән. Уйлаганын тормышка ашырганчы тынычланмады.

Кулыннан килмәгән эше булмаса да, Алмаз әлегә өйләнмәгән. Сизелеп тора: әни кешегә бу да тынгылык бирми.

– Күптән түгел генә Азатыбыз өйләнде. Яр итеп үзе шикелле рәссам кызны сайлады. Балалар белән бергә яшибез. Килен белән матур торасың килсә, күзең күрмәсен, колагың ишетмәсен. Төп кагыйдә шул. Менә Алмазыбыз гына әлегә парлы түгел. Аралашкан кызлары авылга кайтырга теләмиләр, – дип көрсенеп куйды Гөлсинә апа.

Әнисенең сүзләрен ишетеп торган Алмаз: «Насыйбы булыр, әни», – дип елмаеп, өстәп куйды:

– Авылны бик яратам шул мин. «Дөнья бетә», – дисәләр дә, чынаягыма үлән чәе ясап, Ядегәр тау башына менеп карап утырачакмын, тик моннан бер кая дә кубарылып чыгып китмәячәкмен. Тормышта гел күтәренке рух сакларга кирәк. Агач утыртыгыз, табигатьне һәм кешеләрне яратыгыз. Агач кына түгел, бакча эшләрен дә бик яратам. Төрле-төрле җимеш агачларын, декоратив куаклар, чәчәкләр алып кайтып үстерәм. Тормышның бөтен яме дә үзеңә шөгыль табып, матур итеп яшәүдә бит инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре