Балтачта Җәваһирә Сәлахованы искә алдылар

Бу төбәк талантларга бик бай. Шулар арасында Татарстанның атказанган артисты Җәваһирә Сәлахова да бар. Быел аның тууына 100 ел тула. Шул уңайдан сөекле җырчыны туган авылында – Балтач районы Түбән Кенә урта мәктәбендә искә алдылар.

Җәваһирә Сәлахова затлы, зыялы, гомерен татар эстрадасына багышлаган җырчы. Заманында аңаҗырчы Рәшит Ваһапов, гармунчы Гани Вәлиев белән бергә, Татар дәүләт филармониясенең бер иҗат бригадасы булып республикабызның районнарына концертлар белән чыгарга тәкъдим итәләр. Шулай итеп ул 1942 елда филармониянең эстрада бүлегендә эшли башлый. 17 яшьлек җырчы сугыш елларында айларга сузылган гастрольләрдә йөри башлый. Авылдан-авылга трактор, ат, үгез җиккән арба, чаналарда барып, ягылмаган салкын клубларда чыгыш ясаса да, төшенкелеккә бирелми, халыкка рухи терәк булырга тырыша.  Ул госпитальләрдә дә, фронтта да чыгыш ясый. Сталинград, Брянск, Курск, Орел фронтларын уза. Барлыгы 148 концерт куйса, шуның 115-е алгы сызыкта була.

Туган авылында аның башыннан узган менә шушы хәлләрне искә алдылар. Әдәбият белгече Фоат Галимуллин исә яшьлегендәге кызык хатирә белән бүлеште:

– Бер очрашудан соң мин Җәваһирә апага: “Сез миңа штраф салдырган кеше”, – дидем. Ул аптырап калды, ә мин аның безнең авылда концерт куярга килүе турында сөйләдем. Ул чакта плугар булып эшли идем. Колхоздагы иң пычрак, тузан-туфрак эчендә эшләнә торган эш инде бу. Плугар ул сабанга утырып, сабан тирәнлеген көйләп йөри торган кеше. Эш эш белән, клубка бармыйча калып булмый бит инде, Җәваһирә апа үзе килгән! Шулай итеп мин эшкә бармадым, концертка бардым. Шуның өчен шактый гына сүз ишетергә туры килде, – диде ул.

Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов җырчының асыл сыйфатларына тукталды:

1981 елда Казан консерваториясенең 3 курс студенты буларак Римма Ибраһимова бригадасына эшкә чакырылдым. Җәваһирә апа ул чакта 50 яшеннән өскә чыккан иде. Әмма аңа ул яшьне биреп булмый, ул бик яшь күренә иде. Алар 120 сум белән пенсиягә чыкты һәм акча буталышы вакытына туры килеп, бик аз  пенсиягә яши башладылар, бик авыр хәлгә калдылар. Әнә шулай аптырап яшәгән вакытта аны кызы үзенә алып китте. Җәваһирә апа нинди генә хәлләр кичерсә дә, сер бирмәде. Ул үз бәясен белә иде, беркайчан да вакланмады, гайбәткә катнашмады, үзенә дә сүз тидертмәде.

Истәлекләр җыр-моң белән үрелеп барды.

Гөлинә Гыймадова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре