Шушы көннәрдә Балтачта, СВОда һәлак булган, үлгәннән соң "Батырлык" ордены белән бүләкләнгән дүрт якташ егетләренең хәрби бүләкләре якыннарына тапшырылды. Шеңшеңәрдән ефрейтор Рәмис Әхмәтханов, Нормадан Фәнис Ганиев, Балтачтан Ринат Гарифуллин, Кургемнан Юрий Тургеневлар гаиләләре өчен кадерле ядкарь, якыннарыннан соңгы бүләк буларак та кабул ителгәнгә, моңсу да, хисле дә чара булды ул.
https://vatantat.ru/2025/04/167128/
Берничә көн үтүгә инде, бүген яуда булганнарга ярдәм белән берьюлы дүрт төркем юлга чыкты. Биш машина, мотоцикл, генераторлар, сүтелеп җыйнала торган мунчалар, азык- төлек, киемнәр, андагы егетләр заказы буенча тупланган кирәк- яраклар... төялгән машиналар колонна булып, юлга кугалды.
- Андагы егетләребезгә ничә тапкыр ярдәм җибәргәнебезнең дә, тонналарда- сумнарда карасак та, инде төгәл исәбе дә юк бугай. Райондашларыбыз бу эштә искиткеч активлык күрсәтә. Хезмәте кергән һәркемгә, оештыручы, илтеп тапшыручы волонтерларга без бик рәхмәтле. Уртак тырышлык белән андагы егетләребезгә аз булса да туган як, туган өй җылысын илтеп җиткерә алабыз дип уйлыйм, - диде чираттагы гуманитар ярдәм илтүчеләрне ерак сәфәргә озатканда район башлыгы Рамил Нотфуллин. - Сез дә исән- имин йөреп кайтыгыз, аларга да тиз көннәрдә исән- сау туган якларына кайтырга насыйп булсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез