Россиядә дә икътисад кризисы билгеләре ныграк шәйләнә. Илнең рәсми матбугаты дүшәмбе көнне: «Зима на потребительском рынке наступила в августе», «На смену деловой активности приходит деловой застой» дигән баш астында материаллар бирә, «Реальные расходы граждан уже ниже, чем в прошлом году», – дигән нәтиҗә ясый.
Реаль чыгымнар кимү реаль керемнәр азаюга турыдан-туры барып тоташуын аңлау өчен икътисадый белем кирәкми. Бай халык банк депозитларына акча илтүдән туктаган. Кирсенчә, банк хисабындагы акчаны кире таләп итәләр. Ел башында гына вазгыять бөтенләй башка булган: гыйнвар–апрель айларында 1 триллион сумнан артык акча депозитларга салынган. 1 апрельдән 13 августка кадәр банк хисабындагы физик затлар акчасы 700 миллиард сумга саеккан. Иң хәвефлесе: депозиттан акча качу темпы көчәя. 1–13 август аралыгында гына да 200 миллиард сум акчаны банклардан чыгарганнар. ЦМАКП – кыска сроклы фаразлар белән шөгыльләнә торган рәсми оешма – халык кредитлар алуга караганда акчасын күбрәк бурыч түләү өчен тота дип хәбәр итә. Халыкның реаль керемнәре үсүдән туктаса, бурыч алучылар әҗәтләрен түли алмый башлаячаклар дип куркыта.
Дәүләт Думасы депутатлары социаль тигезлек мәсьәләсен байрак итеп күтәрә: җитәкчеләр, хезмәт хакын кисеп, гади эшчеләргә түләргә чакыра. Дмиртий Гусев дигән халык хезмәтчесе: «Бүген кемнәрдер миллионнар ала, шул ук вакытта башкаларның хезмәт хакы МРОТтан түбәнрәк», – ди һәм җитәкче акчасын оешмадагы иң аз алган хезмәткәр кеременнән биш тапкырдан да зуррак итмәскә өнди.
Совет заманында ит дефициты шартларында халыкка ит ашауның сәламәтлек өчен зыяны турында материалларны күп укыталар иде. Бу традицияне яңартырга теләүчеләр дә күренә. Депутат Татьяна Буцкая россиялеләр манго һәм банан ашау өчен тумаган, бәрәңге, кишер, җир җиләге һәм кыяр ашасыннар дигән идеяне баш миләренә кертү белән мәшгуль. Россиянең Әрмәнстан белән арасы ямьсезләнеп ята бит әле. Россия моңа җавап итеп чик буена килеп җиткән слива, персик (шәфталу), виноград төягән әрмән фураларын кире бора. Чынлап та, бәрәңге төп ризыкка әйләнмәгәе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез