Аларны очратканда, мин аларның эчендә ут барлыгын күрәм. Әмма бу сәясәткә әверелергә тиеш. Без каршы торабыз. Мәгълүмат сугышы булачак. Цифрлы сугыш булачак. Әйе, мин боларның барысын да аңлыйм. Һәм без бергәләп көрәшәчәкбез. Иң мөһиме: сез әзер булырга тиеш… Сез каршы торырга тиеш».
Соңгы ике-өч елда аеруча күп кан түккән сиончы лидер нәрсәгә каршы торырга тели? Кемгә каршы көрәшмәкче була? Исламга, әлбәттә. Мөселманнарны юк итү, аларның җирләрен тартып алып, «Бөек Израиль» дәүләте төзү һәм, гомумән, бөтен дөнья белән идарә итү – сиончыларның күптәнге хыялы.
Нетаньяхуның мәгълүмат сугышын төп көрәш мәйданы дип атавы гаҗәп түгел, чөнки сиончылар глобаль медиа кырны кулларында тотуга карамастан, нәкъ менә мәгълүмат сугышында оттыралар да.
Израиль һәм Америка тандемының мөселманнарга каршы хәлиткеч сугышка әзерләнүен АКШның Сугыш министры Пит Һегсетның беләгендәге гарәп хәрефләре белән язылган «кяфер» татуировкасы да раслый.
Эпштейн файлларының бер чите ачылып, хакыйкатьнең бик аз өлеше күренүгә, шул аңлашылды: хәзерге дөнья лидерларының күпчелеге – педофиллар, сексуаль коллык сәүдәсен оештыручылар һәм иблискә табынучылар. Соңгы раслауны Сальвадор Президенты Найиб Букеле сүзләре белән ныгытыйк: «Без беләбез: Сальвадорда күп кенә бандалар сатанизм белән шөгыльләнгән, аларның кайберләре АКШта да эшли». Букеле әйткән бандалар башында бик йогынтылы кешеләр тора. Сенегалда педофиллар челтәре оештырып, балаларны коллыкка сатып, аларга махсус рәвештә куркыныч чирләр, шул исәптән ВИЧ йоктырып, гитлерчыларны күпкә уздырган җинаятьләр кылган банда башында француз эшмәкәре һәм икътисадчысы Пьер Робер тора, мәсәлән. Ул үткән елның апрелендә кулга алынды. Аның бандасы нигездә ислам мәдрәсәләре укучыларын урлаган. Бер Эпштейн гына түгел, көнбатышлы элитар җинаятьчеләр исемлеге зур, дип әйтүем. Вазгыятьнең иң ачы ягы шунда: болар үзләре көн дә кылган җинаятьләрдә мөселманнарны, исламны гаеплиләр иде. Эпштейнның Израиль армиясен финанслый торган махсус фонды булу да расланды. МОССАД агенты икәнлеге дә сер түгел.
Хәзер карыйк: яһүдләр кешелек дөньясына ниләр бирде? Җир шарын инде өченче тапкыр канлы сугышка этәрәчәк риба – процент капиталы системасын, гадәттән тыш зур һәм җелекне суыра торган салым талауларын… Хәтта коммунизм да – шулар җимеше… Боларга соңгы җинаятьләрне китереп кушсак, яһүдләр активында юньле бернәрсә дә табып булмый бит әле монда.
Ислам боларга каршы ниләр куя? Бары тик байлардан гына фәкыйрьләр файдасына җыела торган зәкят салымы, мөселман булмаганнардан түләтелә торган җизья салымы (күләме катгый, зурайтып булмый). Соңгысын түләүчеләр хәрби хезмәттән азат ителә, дәүләт яклавында яшиләр, һ.б. Бу система бүген бер илдә дә гамәлдә түгел, яһүдләр уйлап чыгарган система белән катнаш өлешчә генә кулланыла. Процентсыз капитал туплау һәм аны үстерү механизмы. Исламның салым системасы турында сокланып, андагы гаделлеккә шаккатып, Россиянең элекке салым министры Александр Починок зур һәм кызыклы чыгыш ясаган иде. Шуннан соң никтер озак тормый үлеп китте. 56 яшьтә генә иде әле.
Исламда тагын бер бәрәкәтле идея бар: ул үзең үлгәч тә дәвам итә торган сәдака – игелек эшләргә өнди. Мәчетләр, мәктәпләр, пансионатлар төзи аласың, кое казырга мөмкин, агач утырту да бик әҗерле, син үләннән соң да сиңа дога кылучы һәм синең өчен сәдака бирүче тәрбияле бала калдыру да мөһим. Ятимнәрне тәрбияләсәң дә шундый ук нәтиҗәгә ирешә аласың. Бала тәрбиясе катлаулы, әмма бик мөһим. Бизнес белән шөгыльләнеп, вакытын дөнья кууга сарыф итүчеләрнең тәрбияләве уңышлы ук барып чыкмаска ихтимал. Бу очракта инде ахирәтен кайгыртучы башка изгелек белән компенсация ясарга омтылачак. Әле күптән түгел генә 91 яшьлек төрек карты Әхмәд Кёсе шундый гыйбрәтле борылыш ясады.
Балаларының үзенә игътибарсыз икәнен аңлап алуга, аларга мирас итеп калдырылачак малының бер өлешен үз авылы Аксарайда мәчет төзү өчен тотты. «Алар мине бу дөнья тормышында ялгыз калдыргач, мин үлемнән соң миңа файда китерәчәк эш калдыруны теләдем», – диде ул.
Мисырда шундый ук ният белән төзелгән һәм инде дүрт гасырдан артык мөелманнар файдалана торган бер мәчет бар. Аның тарихы кызыклы һәм гыйбрәтле. Бер бай ике кило йөзем җимеше (виноград) сатып ала да: «Хатынга илтеп бир», – дип хезмәтчесенә тоттыра. Бизнес белән бәйле эшләрен төгәлләп өенә кайткач, хатынына йөзем ашарга теләвен әйтә. Хатын исә: «Без балалар белән ашап бетердек инде аны», – ди. Бай: «Ике килограмм җимеш җибәрдем, миңа бер йөзем дә калдырмадыгызмыни?», – дип гаҗәпләнә һәм сүзне озынга сузмыйча өеннән чыгып китә. Шәһәрнең иң яхшы урынында җир сатып ала. Аннан соң төзүче эшмәкәрне шунда алып килә дә: «Хәзер үк шушында мәчет төзи башла», – дип әмер бирә һәм соңлап кына өенә әйләнеп кайта. Хатыны кайда йөрүен сорагач: «Сез мине исән вакытта ук бер йөзем җимеше белән искә алмадыгыз. Үлгәч сәдака белән искә алмаячагызны аңладым һәм үземә мәңгелек тормышта әҗер биреп торачак мәчет төзергә булдым», – дип җавап бирә.
Бу ике тарихта балалар өчен зур гыйбрәт бар. Бу юлларның авторы ике йөз елдан артык элек татар бае салдырган мәчеттә башын сәҗдәгә ора.
Баланың әти-әнисе өчен кылган изгелеге-догасы турында исә хәдис бар. Ул Әбү Һөрәйрәдән риваять ителә һәм хәсән (яхшы) хәдисләр исемлегендә. «Чынлыкта, Аллаһ җәннәттә колының дәрәҗәсен күтәрә. Кол аптырый: «Йа Раббым, минем мондый изгелекләрем юк иде, ни өчен бу әҗер миңа?» – дип сорый. Аңа җавап бирелә: «Улыңның синең өчен кылган догасы сәбәпле».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез