Газетага язылу

Акыл эзләгәндә

Ниһаять, глобаль икътисадта рәсми рецессия билгеләре игълан ителә башлады. Евросоюзның иң куәтле дәүләтләреннән берсе – Франция эчке тулай продуктның 0,1 процентка кимүен таныды. Иң зур кимү Ирландиядә (–2%), аннан соң Литвада (–0,4%), Румыниядә (–0,2%), Швециядә (–0,2%). Германия икътисады беренче кварталда 0,3 процентка үскән дип санала.

«Ватаным» хәбәрчесе саннарга аз гына ачыклык кертә. ЭТПны төгәл исәпләү мөмкин түгел. 0,5–2 процентка кадәр саннар статистик хата була ала. Чын югалтулар зуррак булырга тиеш. ЭТП кимүен нефть бәясенә карап чамалап була. ЭТП үскәндә, кара алтын бәясе дә үсә, киресенчә булганда, җир мае очсызлана. Хәзерге вазгыятьтә бик көчле нефть шогы кичерелүгә карамастан, кара алтын бәясе 100 доллардан түбәнрәк икән, бу ихтыяҗның артык зур булмавын күрсәтә. Чагыштырыгыз, 2014 елның 19 июнендә, кара алтын бернинди чикләүсез сатылганда, Brent сортлы нефть бәясе 117 долларга җиткән иде. 2008 елда әле ул 147 долларлык чикне дә җиңел яулады. Шуннан чыгып әйтә алабыз: кара алтын дефициты шартларында бәяләрнең рекордлы үсеше юк, димәк, дөнья икътисады авыр сулый.

 

Кытай икътисадыннан начар хәбәрләр килә. Төзелешкә, заводларга, җиһазларга инвестицияләр 1,6 процентка кимегән. Белгечләр бу уңайдан яза: «Бу тукталышның нәтиҗәләре Азия чикләреннән бик еракларга барып җитәчәк. Яңа проектларны гамәлгә ашыруның туктатылуы нефтьтән алып металларга кадәр чималга булган дөньякүләм ихтыяҗның кимүенә китерәчәк».

 

Автор АКШтагы вазгыятькә тукталып тормый. Анда да шом һәм хәвеф дәрәҗәсе арта. Бу хәлдә Иран тирәсендәге конфликт бугазга эленгән элмәк дәрәҗәсенә якынлаша. Тәһранда мизгелне дөрес бәяләделәр: тоттылар да АКШ белән сөйләшүләрдән чыгу турында белдерделәр. «Сөйләшүнең мәгънәсе юк, чөнки Трамп туктаусыз уен кагыйдәләрен үзгәртә», – диделәр. Фарсылар килешүгә Ливан мәсьәләсен дә кертүне таләп итә. Ливанда исә Израиль ерткычлыкның мастер-классын күрсәтә. Бәйрутны җир белән тигезләргә җыена. Тәһран, Бәйрутка һөҗүм булса, Израильгә ракета яңгыры гына түгел, Бәб әл-Мәндиб бугазын ябарга да вәгъдә итә. Глобаль икътисадның тагын бер артериясе ябылу җимергеч нәтиҗәләргә китерәчәк. Мондый киләчәк хәтта Трампны да айнытты. Ул телефоннан шалтыратып, Нетаньяхуны ачуланды, акылдан язган, дип атады. Израиль матбугаты бу уңайдан: «Трамп үзеннән дә ныграк саташкан тагын берәүне тапты», – дип яза. Хәзерге вазгыятьтә Ливанда тынычлык игълан ителде. «Ватаным» хәбәрчесе төбәктә тынычлык озак бармас дип фаразлый.

                       

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре